(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче ноябрь, Алена Мирошниченко). «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» оешмасының Евразия бүлеге президенты, Казан Мэры Илсур Метшин «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең барлык җиде бүлеге президентлары һәм вәкилләре катнашында узган бөтендөнья берләшмәсенең башкарма бюросы утырышында катнашты. Башкарма бюро әгъзалары соңгы тапкыр бу составта якындагы җомгада узачак «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья советы утырышында 2019-2022 елларга бөтендөнья оешмасының җитәкче органнарына сайлаулар алдыннан очраштылар.
Бөтендөнья оешмасының устав мәсьәләләре буенча фикер алышынган утырышны «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» президенты, Көньяк Африканың Йоханнесбург шәһәре экс-мэры, Йоханнесбургның шәһәр Советы әгъзасы Мфо Паркс Тау уздырды.
Очрашуда катнашучылар соңгы өч елда башкарылган эшләр һәм киләчәктә Бөтендөнья оешмасының төп бурычларын тормышка ашыру буенча тәкъдимнәр белән уртаклаштылар. Утырышта Якутск, Әстерхан, Кызыл, Нур-Солтан (Казахстан), Ростов-на-Дону, Бишкек (Кыргызстан) һәм Мәскәүдән «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия бүлеге вәкилләре катнашты.
«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» оешмасы - җирле үзидарәгә гражданнарның хокукларын нәтиҗәле гамәлгә ашыру максатларында 2004 елда барлыкка килгән ассоциацияләр, берлекләр һәм аерым муниципаль берәмлекләрнең ирекле халыкара берләшмәсе. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеген ныгыту, аларны халыкара дәрәҗәдә, шул исәптән БМОда тәкъдим итү һәм демократик принципларны тормышка ашыру өлкәсендә иң көчле һәм йогынтылы структура булып тора.
Бүгенге көндә «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» 10 меңнән артык шәһәрне һәм дөнья ассоциацияләрен берләштерә һәм планетада яшәүчеләрнең яртысыннан артыгының мәнфәгатьләрен кайгырта.