Казанда күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча зур программа дәвам итә. Шәһәр мэры Илсур Метшин Рихард Зорге урамындагы тулы капиталь ремонт планлаштырылган 75 нче йортта эшләрнең барышын тикшерде, шулай ук Рихард Зорге урамындагы 67 нче йорт ишегалдының төзекләндерелүен карады.
1981 елда төзелгән Рихард Зорге урамындагы 75 нче йорт Казанның быелгы капиталь ремонт программасына кертелгән 241 күпфатирлы йортларының берсе булды. Йортта 93 гаилә яши, бу 237 кешегә якын. Халык диварларның туңуыннан зарланган — төзүчеләр фасадны җылытачаклар. Шулай ук түбә, керү төркемнәре, инженерлык челтәрләре, подъездлар һәм башка элементлар ремонтланачак. Йортта тулы капиталь ремонт март аенда башланган һәм инде 71% ка башкарылган.
«Бу йорт – иске түгел, ләкин, кызганычка каршы, яшәү шартлары бик яхшыдан түгел. Ул баштан ук җылылык изоляциясе белән проблемалары булган йортлардан. Ул елларда менә шулай төзегәннәр. Өлешчә ремонт, мәсәлән, 2013 елда фасадны ремонтлау, 2018-2022 елларда җөйләрне тоташтыру һәм каплау һәм баскыч плитәләрен төзекләндерү — проблеманы хәл итмәделәр. Фасадны тышлау туңу проблемасын хәл итеп, җылылык энергиясен сизелерлек экономияләүне дә тәэмин итәчәк», – дип аңлатты «БРиОР+К» идарәче компаниясе директоры Кәүсәрия Матросова.
Хәзер фасадны җылыту һәм штукатурка белән буяу эшләре бара. Балкон панельләре кирәк булганда ремонтланачак һәм төрле төсмерләргә буялачак. Түбә ябу эшләре 94% ка башкарылган һәм фасад тулысынча ремонтланганнан соң тәмамланачак. Фатирларда һәм подвалларда су белән тәэмин итү һәм канализация системалары алыштырылган инде. Үзәк җылыту радиаторларын алыштыру – якындагы планнарда.
Илсур Метшин подъездда һәм түбәдә эш барышын карады. «Район администрациясе һәм идарәче компаниянең өйдәге барлык эшләрне шәхси тикшереп торуы бик мөһим. Ремонтланган һәр йорт — кешеләрнең тормышын яхшырту буенча мөһим адым, барысын да намус белән һәм озак еллар дәвамында эшләргә кирәк», – дип билгеләде ТР башкаласы мэры. — Быел шәһәрдә 241 күпфатирлы торак йорт яңартылачак. Бик җитди сан! Без программаны башлаганда Казан түбәләренең 25% ы яңгыр үткәрә иде, 1,5 мең лифт алыштыруга мохтаҗ иде. 2008 елдан бирле гамәлгә ашырыла торган йортларга капиталь ремонт программасы нәтиҗәсендә без 4 мең йортка ремонт ясадык, шулар арасында 1,3 мең йорт тулысынча яңартылды, 600 меңнән артык казанлының тормыш сыйфаты сизелерлек яхшырды. Ә моның кебек йортлар аерым ысул мөһимлеген ачык күрсәтә».
Мэр халык белән дә сөйләгеп алды, алар үз канәгатьлеген белдерделәр: «Безнең монда бик шәп ремонт бара! Идарәче компания һәм безнең подрядчы катнашуы аркасында эшләр бик яхшы башкарылган, һәр төзелеш бригадасында бик җаваплы кешеләр эшли», — дип сөйләде йорт буенча өлкән Татьяна Сукманюк, ул биредә йорт төзелгәннән бирле яши. Ул шулай ук йорт яны территориясен төзекләндерүдә актив катнаша.
Подъездның һәр катында электр щитларын һәм чыбыкларны алыштырганнар, төтен чыгару системасын төзәткәннәр. Аннары диварларны бизәкле штукатурлау, түшәмнәрне агарту һәм буяу көтелә.
Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле булган, коляскада йөрүче хатын-кызга авырлыклар булдырмаска аерым игътибар бирелә. Ул урамга чыга алсын өчен, махсус пандус, култыксалар һәм баскычлар урнаштырылган керү төркеме тулысынча төзекләндереләчәк.
Аерым керү төркеме дә ремонтланачак. Гомуми яңартуны подъезд ишекләрен алыштыру белән төгәлләячәкләр. Субподряд оешмасы — «Вектор» ҖЧҖ.
Илсур Метшин шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Рихард Зорге урамындагы 67 нче йорт ишегалдын төзекләндерүне дә карады. Эшкә моннан ике атна элек керештеләр. 6,8 мең кв.м мәйданлы ишегалдында ике катлы таган, тау, тирбәлмә, комлык һәм карусель булган балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Ишегалдында физик күнегүләр ясау өчен бүрәнә, менү өчен дивар, төрле биеклектәге борыс һәм швед стенасы урнаштыралар. Асфальт яңартылачак.
Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» республика программасы 2020 елда Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов теләге белән башланды. Биш ел эчендә гомуми мәйданы 3 млн кв.м булган 2 278 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. быел программа кысаларында 4,27 млрд сум күләмендәге акчага 464 йорт ишегалларын төзекләндерү каралган. Күптән түгел программа экваторны узды. Казанда быелгы программага кертелгән ишегалларының 53% ы төзекләндерелгән инде.
Анда торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Илсур Хисмәтуллин, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Айрат Әхмәдуллин һәм башкалар катнашты.