Бүген Казанда, «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең 40 нчы конференциясенең икенче этабы узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. Казан мэры, «Бердәм Россия» партиясенең Казан бүлеге сәркатибе Илсур Метшин «Зур Казан» сайлау алды программасын тәкъдим итте. Ул 14 сентябрьдә узачак Казан шәһәре Думасына депутатлар сайлау алдыннан эшләнгән.
«Бердәм Россия» партиясе Казан шәһәре Думасына депутатлар сайлауда Бердәм сайлау округы буенча 31 һәм бер мандатлы округлар буенча 25 кандидат чыгарды. Катнашучыларның өчтән икесе диярлек яңа кешеләр. «Алар сәясәткә яңа идеяләр, энергия һәм шәһәребез файдасына эшләү теләге белән киләләр. Аларның безнең команданы көчәйтә һәм сайлаучыларның ышанычын аклый алачагына ышанам», – дип шәрехләде «Бердәм Россия» партиясенең Казан бүлеге сәркатибе.
Ә үз чыгышын Илсур Метшин искә төшерүдән башлады: Казан шәһәре Думасына алдагы сайлаулар 2020 елда, бик борчулы вакыт – ковид пандемиясе кызган вакытта узды.
«Алдагы биш елда башкарылганнарга нәтиҗә ясап, без шуны күрәбез: пандемия дә, дөнья көн тәртибендәге катлауланулар да шәһәребезнең тотрыклылыгына һәм аның үсеш темпларына йогынты ясамады. Куелган барлык максатларга да ирешелде диярлек, күп кенә планнарны арттырып үтәдек», – дип ассызыклады Илсур Метшин. Ул билгеләп үткәнчә, Казанның барлык җиңүләре Россия президенты Владимир Владимирович Путин карарлары, Республика рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме, федераль һәм республика проектлары һәм программалары нәтиҗәсендә мөмкин булды. Ә тагын – киеренке эш, халык белән даими диалог, яңа идеяләр һәм иң яхшы чишелешләр эзләү нәтиҗәсендә.
«Бүген безнең алда яңа глобаль чакырулар тора. Безнең ил махсус хәрби операциягә бәйле җитди сынаулар аша уза», – дип билгеләде Илсур Метшин һәм алгы сызыкта торучыларга, Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә һәм МХОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүче барлык шәһәр халкына рәхмәт белдерде.
«Беренче көннәрдән үк без бу юнәлешләр буенча комплекслы эш алып бардык. Казанда МХОда катнашучылар һәм Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләр өчен 1 600 тоннадан артык гуманитар ярдәм җыелды», – диде ул.
Үз докладында Илсур Метшин шәһәрдәге вәзгыятьне, шул исәптән шәһәрнең сан һәм сыйфат үсеше белән бәйле куркынычларны да җентекләп анализлады.
Казанның иң кискен проблемалары арасында ул җәмәгать транспорты өлкәсендәге катлаулы вәзгыятьне, инженерлык челтәрләренең бик нык тузганлыгын, балалар бакчаларына капиталь ремонт ясау һәм газ колонкалы йортларны модернизацияләү ихтыяҗын билгеләп үтте.
Казан агломерациясе үсеше темасына күчеп, мэр соңгы биш елда Казанның, шәһәр яны районнарында масштаблы төзелеш катализаторы булып, фактта үзенең административ чикләреннән чыгуын билгеләп үтте. «Көн саен бирегә шәһәр читеннән 90 мең кеше эшкә килә, балаларны укырга, түгәрәкләргә һәм секцияләргә алып килә», – дип мәгълүмат китерде шәһәр башлыгы, көндәлек миграция масштабларын күрсәтеп.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, бу шәһәр бистәләрен, аларның юл һәм социаль инфраструктурасын, шулай ук Казан агломерациясе кысаларында җәмәгать транспортын үстерү өчен җитди проблема, һәм шул ук вакытта бик зур мөмкинлек булып тора. Мэр искәрткәнчә, бу бистәләрдә бүген 260 мең тирәсе кеше яши.
«Зур Казан» – халык саны һәм төзелеш җәелеше турында гына түгел. Бу – шәһәр тормышында яңа этап, республика башкаласының өлгергәнлегенең яңа дәрәҗәсе, ул инвестицияләр җәлеп итүне һәм яңа эш урыннары булдыруны күздә тота», – дип ассызыклады ул.
Шәһәр башлыгы фаразлавынча, 20-25 елдан «Зур Казан» 2 миллионга якын кешене берләштерәчәк. «Бу яңа кадрлар һәм инфраструктура мөмкинлекләрен ача, тормышның яңа сыйфатын тәэмин итә торган бөтенләй башка базар», – дип белдерде мэр, моңа инде бүген үк әзерләнергә кирәклеген өстәп.
«Кешеләрнең көтү дәрәҗәсе арта – алар гадел рәвештә безнең алда яңа бурычлар куя. Бизнестан да үсешкә ихтыяҗ бар. Һәм без бу сорауларны игътибарсыз калдыра алмыйбыз», - диде Илсур Метшин һәм «Зур Казан» сайлау алды программасы нигезенә кешеләрнең нәкъ менә өметләре, идеяләре һәм теләкләре салынуын билгеләп үтте. Бу программа үз эченә алты зур эш юнәлешен алган.
Халыкны саклау
«Казан елдан-ел кешеләрне җәлеп итә торганрак булырга тиеш», – дип билгеләде Илсур Метшин. Үзенең чыгышында ул куелган максатларга ирешү өчен сәламәтлек саклау системасын камилләштерергә, актив озын гомер итүгә шартлар тудырырга, балаларга һәм яшүсмерләргә ярдәм итәргә, гаилә институтын ныгытырга, «Казан — иң яхшы эш бирүчеләр шәһәре» проектын гамәлгә ашырырга, шулай ук инклюзияне үстерүне дәвам итәргә кирәклеген әйтте.
Патриотизмны үстерү
Партия эшенең икенче мөһим юнәлеше патриотизмны һәм күршелекне үстерүгә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә, шулай ук шәһәр халкының гуманитар инициативаларына бәйле. Илсур Метшин сүзләренчә, планнарда актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен «Халык активы» булдыру, шулай ук балалар һәм яшьләр учреждениеләрендә тәрбия эше системасын үстерү өчен шартлар тудыру.
«Без шәһәрдә яшәүче һәркем үзен Казан командасы әгъзасы итеп тоюга омтылабыз, моннан бик күп нәрсә тора», – дип билгеләде Илсур Метшин.
«Үзәк – периферия» балансы
Шәһәр башлыгы үзәк һәм шәһәр читләре бертөрле чәчәк атсын өчен Казанның гармонияле һәм баланслы үсеше кирәклеген ассызыклады.
«Бер катлы Казан» үсешен баланслау, Казан агломерациясе кысаларында Казанны һәм шәһәр яны районнарын үстерү программаларын барысы мәнфәгатьләрендә дә синхронлаштыру зарурлыгы туды. Без күп үзәкле шәһәр векторына таянабыз. Яшәү урыны нинди булуга карамастан, халык социаль объектларга, эш урыннарына һәм ял итү урыннарына тигез мөмкинлеккә ия булырга тиеш», – диде Казан мэры.
Мэр бистәләрдә юлларны ремонтлау күләмен арттыру, транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту һәм социаль объектлар төзү кирәклегенә басым ясады. «Безгә периферия концепциясен яңадан аңларга һәм безнең шәһәр һәм шәһәр яны торак массивларын моңсу чик җирләр буларак түгел, ә тормыш гаилә кыйммәтләренә һәм табигать белән гармониягә корылган уңайлылык һәм иминлек киңлекләре буларак кабул итәргә кирәк», – дип өстәде ул.
Коммуналь апгрейд
«Торак-коммуналь хуҗалык тармагының хроник финансланып җитмәве коммуналь челтәрләрнең аяныч хәленә китерде. Бу проблемага игътибарны җәлеп итү буенча тырышлыкларыбыз республика дәрәҗәсендә генә түгел, федераль үзәк тарафыннан да ишетелде», – диде Илсур Метшин.
Шулай ук, Илсур Метшин сүзләренчә, торак хезмәтләренең сыйфатын яхшыртуга, ачык диалогка, идарәче оешмаларның эшенең үтә күренмәлелегенә, шулай ук аларның халык алдында тулы хисаплылыгына сорау бар.
Алдагы бишьеллыкның яңа бурычы – газ колонкалы йортларны модернизацияләү программасын булдыру һәм гамәлгә ашыру. «Без халыкка уңайсызлыкларны киметеп, мондый йортларда аварияләрне булдырмаска тиеш», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Шәһәр мохитенең сыйфатын яхшырту
«Практика шуны күрсәтә: шәһәр мохитен үстерү өчен никадәр күбрәк эшләнсә, шәһәр халкының сораулары шулкадәр югарырак», – дип билгеләп үтте Казан мэры, шуңа күрә якындагы елларда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүне, сәнәгать зоналарын реновацияләүне, «Казан – судагы шәһәр» концепциясен һәм Казансу елгасын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруны дәвам итү, шулай ук җәмәгать транспортын үстерү планлаштырыла.
Сәламәт экология һәм Казанның тотрыклы үсеше
Илсур Метшин шәһәргә тискәре антропоген йогынтыны киметү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклегенә аерым тукталды. «Без балаларыбыз, оныкларыбыз һәм казанлыларның киләсе буыннары нинди Казанда яшәячәге өчен җаваплы», – дип ассызыклады мэр, Казан шәһәре Думасының XXXIX сессиясендә кабул ителгән Казанның тотрыклы үсеш стратегиясе кыйммәтләренә, барыннан да элек чүп полигоннарына чыгарыла торган калдыклар күләмен киметү курсына тугрылыгын ассызыклап.
Илсур Метшин ассызыклаганча, битараф булмаган халыкны, шәһәр бергәлекләрен һәм социаль җаваплы бизнесны берләштергән Казан командасының бердәмлеге бүген иң катлаулы бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. «Без тигез мөмкинлекләр булган шәһәр булырга омтылабыз – ул сүзләр түгел, ә көндәлек тормыш. Бәхетле гаиләләр корыла, балалар туа, хыяллар тормышка аша торган һәм кешеләр, горурланып: «Мин — казанлы», – дип әйтерлек шәһәр булырга омтылабыз», - дип тәмамлады сүзен Казан мэры.