Бүген шәһәр мэры Илсур Метшин «Химград» технополисының резиденты санала торган «ТРЭМ-Казан» компаниясендә булып кайтты. Предприятие озак еллар дәвамында газ компрессорларына аварияләрсез эшләргә мөмкинлек бирә торган җайланмаларны проектлау һәм җитештерү эше белән шөгыльләнә. Кайбер технологияләр буенча компания көнбатыш һәм Азия җитештерүчеләре белән көндәшләр санала. Үзенчәлекле җитештерү нәтиҗәсендә компания продукциясе сигез илгә һәм Россиянең 41 төбәгенә җибәрелә.
«Яңа технологияләрне куллану белән беррәттән, Германия, Англия һәм Америка Кушма Штатлары кебек заманча технологияләр алга киткән көчле илләр арасында сезнең көндәшлеккә сәләтле булуыгызны күрү бик күңелле хәл. Компрессорлар өлкәсендәге казанышларыбыз совет заманындагы иң куәтле җитештерү елларына барып тоташа. Сез әлеге эшчәнлекне кабат торгыза һәм зурайта алдыгыз. Дүрт кешедән торган команданың 90 кешегә якын коллектив белән җитди җитештерүче оешмага әйләнүе күп нәрсәләр турында сөйли», – диде Илсур Метшин.
«ТРЭМ-Казан» табигый газны торбалар аша үткәрергә ярдәм итә торган коры газдинамик тыгызлагычлар җитештерә. Әлеге җайланмалар торба тишелеп, аннан газ чыгу күренешен булдырмый кала. Статик электр туплануны булдырмый торган үзенчәлекле антистатик өслеккә ия булуы бу төр җайланманың төп үзенчәлеге булып тора.
«Безнең тарафтан эшләнгән антистатик өслек ярдәмендә тыгызлагычлар ремонтсыз 4–5 ел эшли ала. Бүгенге көндә мондый технологияләрне дөнья буенча Америка җитештерүчеләре һәм без генә тәкъдим итәбез», – дип сөйләде «ТРЭМ-Казан» җитәкчесе, Казан шәһәре Думасы депутаты Иван Багаев.
Компания белгечләре барлык этапларны – составны сайлап алудан башлап өслек салу технологияләренә кадәр үзләре мөстәкыйль уйлап чыгарган. Конструкцияләрнең төгәллеге таң калдыра: чагыштырма хәрәкәттә булган детальләрнең үзара бәйләнгән өслекләре арасындагы ераклык нибары 5–7 микроннан гыйбарәт. Чагыштыру өчен бер мисал, әлеге күрсәткеч кешенең чәч бөртегеннән 20 тапкырга юкарак (100 микрон чамасы).
Компания дөньядагы иң яхшы аналоглар белән чагыштырырлык продукция җитештерә. Һәм бүгенге көндә «ТРЭМ-Казан» Россиядә мондый системаларны булдыруның тулы мөстәкыйль циклын тәэмин итә торган бердәнбер җитештерүче санала. Алар тарафыннан бары тик кремний карбиды гына сатып алына.
Казанда җитештерелә торган әлеге төр чималга ил эчендә дә, чит илләрдә дә ихтыяҗ зур. Бүген «ТРЭМ-Казан» Россиянең 41 төбәгеннән заказлар кабул итә, шулай ук ул 8 чит ил: Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан, Иран, Ирак, Сирия, Вьетнам һәм Малайзия заказчылары белән эшли. Даими клиентлар арасында иң эре нефть-газ компанияләрен: «Газпром», «Новатэк», «Роснефть» оешмаларын һәм Татарстанның нефть эшкәртә торган «ТАНЕКО» комплексын әйтергә була.
2025 елда компания яңа 300 тыгызлагыч җайланма җитештергән һәм 270 берәмлекне төзекләндергән.
«ТРЭМ-Казан» тарихы 2001 елда дүрт кешедән торган командадан башланган. Бүген исә предприятиедә 89 профессионал эшли. Компания беренче көннәрдә арендага бирелә торган мәйданнарда көч түккән. Хәзерге вакытта аның «Химград» технополисы киңлегендә үз җитештерү комплексы бар. Берничә ел элек ике корпус файдалануга тапшырылган, бүген өченче бинаны проектлау эшләре алып барыла. Хәзер җитештерү мәйданчыгы югары технологияле чимал булдыру өчен кирәкле барлык мөмкинлекләргә ия: биредә механика цехы, лазер белән эшкәртү зоналары, конструкторлык бюролары, заказ бирүчегә җибәрер алдыннан җайланмаларны тикшереп карый торган сынау стендларына кадәр бар.
«ТРЭМ-Казан» җитештерү эшчәнлегеннән тыш, актив рәвештә социаль һәм гуманитар ярдәм белән шөгыльләнә. 2022 елдан компания аена ике тапкыр махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкләр җибәрә. Шушы вакыт аралыгында күрсәтелгән ярдәмнең гомуми күләме 89 миллионнан артып киткән. Хәрбиләргә тапшырылган җайланмалар исемлегендә – иң авыр юлларда да йөри торган 12 автомобиль һәм махсус техника (КАМАЗ, үзбушаткыч, ПАЗ), генераторлар, төзелеш материаллары, Mavic пилотсыз очу аппаратлары, аккумулятор батареялары, радиостанцияләр, радиоэлектрон көрәш чаралары, маскировка челтәрләре һәм башкалар.
Моннан тыш, компания үз табышының бер өлешен Совет районының 20 нче гимназиясен төзекләндерү эшләренә юнәлдергән. Әлеге акчалар хисабына китапханә, физика кабинеты һәм актлар залы тулысынча яңартылачак – төзекләндерү чаралары өчен 47 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Китапханәдә һәм физика кабинетында эшләрне быел җәй көне башкарырга ниятлиләр. Укучылар яңа уку елын заманча, уңайлы һәм җиһазландырылган сыйныфта каршы алачак.
Предприятиедә Казан мэры катнашында уздырылган эшлекле очрашуда шулай ук «Химград» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин, Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Владимир Жаворонков, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров катнашты.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда 88 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән. Шуларның 37 меңнән артыгы кече һәм микропредприятиеләр, 298 урта предприятие һәм 50 меңнән артыгы шәхси эшмәкәр дип санала. Агымдагы елның беренче кварталында әлеге тармактан кергән керем күләме шәһәр бюджетының 40,5 процентын тәшкил итә.