Казанда
«Безнең ишегалды» республика
программасы ярдәмендә ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләре дәвам
итә. Быел 600 мең квадрат метр асфальт-бетон
өслеге белән капланган 420 йортның ишегалды төзекләндерелергә тиеш. Хәзерге вакытта юл эшләре 29 ишегалдында
тәмамланган, 139 ында эшләр әлегә дәвам итә. Гомумән алганда, төзекләндерү чараларының 29 проценты башкарылган инде. Бу
хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь
Куляжев хәбәр итте.
«Юлларны төзекләндерү буенча зур күләмле эшләр
планга кертелгән. Игорь Владимирович билгеләп үткәнчә, күпфатирлы 420 йорт
территориясе төзекләндереләчәк һәм 100 меңнән артык Казан халкы күптән көтелгән
«үзгәреш җилләре»н сизәчәк. Гадел Кутуй, Красная Позиция һәм Гастелло урамнары
тирәсендәге зур ишегалларына аерым игътибар бирелә – биредә программа 8 мең
тирәсе кешегә кагыла», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Красная Позиция, Гастелло, Гвардия һәм Гадел Кутуй
урамнарындагы 21 йортны берләштергән территорияне төзекләндерү башкала өчен
елның иң зур проекты булачак. Биредә 8 меңнән артык кеше яши, башкарыласы эш
мәйданы 75,5 мең квадрат метр тирәсе дип санала. Яңартылачак иң кечкенә
ишегалды исә Революция урамы, 56 адресы буенча урнашкан. Аның мәйданы нибары 600 квадрат
метрны алып тора, биредә 22 кеше яши.
«Парковка
урыннары, яшел зоналар, балалар мәйданчыклары санын дөрес итеп бүлү һәм юллар,
тротуарлар киңлеге буенча нормативларны саклау программаның төп принцибы булып
тора. Төзекләндерү эшләре барышында инженерлык челтәрләре урнашкан, яшел
үсентеләр үскән урыннар исәпкә алына», – дип билгеләп үтте Игорь Куляжев.
«Безнең
ишегалды» программасы гамәлгә ашырылган җиде ел эчендә 4,2 миллион квадрат метр
асфальт-бетон өслеге белән капланган күпфатирлы 3 меңнән артык йорт яны
территориясе төзекләндереләчәк, әлеге үзгәрешләр 700 меңгә якын кешегә
кагылачак. Быел барлык эшләр тәмамланганнан соң 300 гә якын ишегалды
төзекләндереләсе кала.
Казанлылар
«Безнең ишегалды» программасына кагылышлы тәкъдимнәрен һәм кисәтүләрен рәсми сайт
яисә кайнар линия хезмәтенең +7(800)275-20-20 телефон номеры аша җиткерә ала.
«Алда безне
актив юл эшләре көтә, халыктан хәрәкәтне чикләү турындагы мәгълүматларны аңлап
кабул итүләрен сорыйбыз. Транспорт комитеты белән бергә урамнарда өлешчә яки
тулысынча транспорт хәрәкәте туктатылуы хакында мәгълүмат биреләчәк», – дип
сүзен йомгаклады Игорь Куляжев. Барлык кирәкле мәгълүмат kzn.ru порталында
һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.