Бүген Казанда Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрының гастрольләре башлана. Мәскәү театры артистлары Казан тамашачысына Константин Хабенский һәм Александр Цыпкин әзерләгән «Жил. Был. Дом.» тамашасын тәэмин итәчәк. Шулай ук театр сәхнәсендә Александр Вампилов пьесасы буенча «Старший сын» спектаклен күрсәтәчәкләр. Башкала Ратушасында шәһәр мэры Илсур Метшин, Мәскәү сәнгать театрының сәнгать җитәкчесе Константин Хабенский, драматург Александр Цыпкин катнаштында матбугат конференциясе узды.
«Безнең өчен Мәскәү сәнгать театрының гастрольләр белән килүе – һәрвакыт көтеп алынган вакыйга. «Жил. Был. Дом.» спектален тамашага куя башлаганга нибары бер ел, әмма ул инде уңай бәяләмә һәм башка куелышлар арасында җитди урынын алды. Безнең Казан тамашачысын әлеге спектакль һәм искиткеч актерлар составы белән таныштырасыбыз килә иде. Эшләрендә мәшгуль казанлыларның шәһәрдән читкә чыгу мөмкинлеге һәрвакытта да булмый, шуңа күрә без бу кабатланмас йолдызлар составы катнашкан спектакль безгә килсен өчен барысын да эшләдек. Мин Константин Юрьевичка һәм театрның бөтен командасына тыгыз гастроль җәдвалында безнең шәһәргә килү мөмкинлеге таба алулары өчен чын күңелдән рәхмәтлемен. Безне театр белән Олег Павлович Табаков заманнарыннан бирле күптәнге дуслык бәйли. Һәм без Мәскәү сәнгать театрының Казанга гасрольләр белән килүе күркәм гадәткә әверелүен телибез», – дип уртаклашты шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрының сәнгать җитәкчесе Константин Хабенский гастрольләрнең театр өчен аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады һәм Казанның күптән инде илнең мөһим мәдәни үзәкләренең берсе булуын билгеләп үтте.
«Мин яраткан шәһәремә яңадан килүемә бик шатмын. Казан хаклы рәвештә илнең төп мәдәни үзәкләренең берсе булып кала. Биредә үз вакытында иҗади үсешнең мөһим институтлары барлыкка килгән, күп кенә инициативалар һәм проектлар туган. Мәскәү сәнгать театры спектакльләрен Казанга алып килү теләгебез ниһаять тормышка ашты. Һәм бу безнең соңгы килүебез түгел, дип ышанам. Бу юлы без ике спектакль тәкъдим итәбез: Александр Цыпкинның «Жил. Был. Дом.» һәм Александр Вампиловның «Старший сын» пьесасы», – дип сөйләде театр җитәкчесе Константин Хабенский.
Гастрольләрне «Жил. Был. Дом.» спектакле ачып җибәрә, аны Константин Хабенский «Өлкәннәр өчен халык әкияте» дип атады. Тамаша 18 һәм 19 майда узачак. Пьесаны театр өчен Александр Цыпкин язган, ә спектакльне Константин Хабенский куйган. Әлеге пьесада кеше мөнәсәбәте, гаилә тормышы, мәхәббәт һәм гашыйкларның бер-берсен ишетү сәләте турындагы тарих чагылдыра.
«Жил. Был. Дом.» – бер гомуми тарих белән берләштерелгән һәм тәмамланган тугыз тормыш вәзгыяте. Һәр тамашачыга беренче минуттан ук әлеге хәлләр билгеле, әмма аларны күңел белән кабул итү авыр. Спектакльдә мәхәббәткә, дуслыкка, язмышка, бәхеткә һәм Аллага ышаныргамы дигән мөһим сайлау алдында торган кешеләр турында бер яктан, көлкеле, икенче яктан, моңсулы күренешләр җыелган.
Вакыйга геройлар яшәгән бер йортта бара. Сәхнәгә 13 кеше, ике фәрештә, ике күсе, ике попугай, мәче һәм эт чыга. Константин Хабенский сүзләренчә, нәкъ менә әкияти форма авторларга гади һәм әһәмиятле әйберләр турында сөйләргә мөмкинлек биргән. Спектакльдә Россия театр һәм кино актерлары Анатолий Кот, Кузьма Котрелев, Павел Чинарев, Светлана Колпакова, Ольга Литвинова һәм башкалар катнаша.
«Йорт теләсә-кайсы җирдә урнашырга мөмкин. Өйнең булуы мөһим. Өй – ул могҗизалар булган урын. Ә Могҗиза – ул кешенең аралаша белүе. Моннан да мөһимрәк һәм яхшырак ысул уйлап тапмаганнар әле. Без Александр Цыпкин белән спектакль турында фикер алышканда, гади һәм бик мөһим әйберләр турында әкият теле белән чагылдыруның яхшырак булуын аңладык – шулай гаделрәк, җиңелрәк һәм тәкәбберлексез килеп чыга. Шуңа күрә безнең йортта кешеләр генә яшәми. Аның подвалында күселәр, попугайлар, башка җан ияләре бар, алар үзара аралашып яшиләр. Барысын да сөйләп бетермибез, спектакльне үзегез килеп карарсыз һәм бәяләрсез», – дип аңлатты Константин.
Мәскәү сәнгать театры әлеге спектакльне беренче тапкыр узган елның 15 һәм 16 маенда куйган.
Драматург Александр Цыпкин Казанның үзенчәлекле мәдәни мохитен билгеләп үтте: «Минем өчен Казанга килү – зур мәртәбә. Бу шәһәр – чыннан да мәдәниятләр кисешкән урын, Көнчыгыш һәм Көнбатыш очрашкан нокта. Без, петербурглылар, әлбәттә, Казанның мәдәни башкала статусын ныгытуына җиңелчә көнләшү белән карыйбыз. Ләкин моны зур хөрмәт белән кабул итәбез һәм үзебез дә өлеш кертәбез. Минем өчен безнең спектакльнең Вампилов пьесасы белән программада янәшә торуы кыйммәтле. Бу бик көчле драматургик күршелек»
Гастрольләр «Старший сын спектакле белән дәвам итәчәк, аны 20 һәм 21 майда күрсәтәчәкләр.
Куелышта ирония һәм юмор аркылы геройларның бәхетле булырга шикләнүләре һәм үзләренә ышанмаучанлыклары тасвирлана.
Спектакльдә Мәскәү сәнгать театры артистлары Александр Семчев, Кирилл Власов, Маргарита Якимова, Даниил Феофанов, Максим Осинцев, Антон Лобан, Юлия Витрук һәм Владимир Тимофеев катнаша.
Матбугат конференциясе вакытында Константин Хабенский шулай ук театрның Казан белән яңа уртак проектлар планлаштыруын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, идеяләр бар инде, һәм фикер алышу гастрольләрдән соң дәвам итәчәк.