Быел Казанда 200 балалар лагеренда 40 меңнән артык бала ял итәчәк, бу үткән ел белән чагыштырганда 15% ка күбрәк. Мәктәп яны лагерьларында беренче смена 28 майдан, шәһәр яны лагерьларында 31 майдан башлана. Бу хакта Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков хәбәр итте.
Җәйге сезонда 174 мәктәп яны һәм хезмәт һәм ял лагеры, 11 муниципаль шәһәр яны лагеры һәм 15 предприятие һәм оешма лагеры ачылачак. «Нармонка» лагеренда әлегә капиталь ремонт дәвам итә, дип ачыклык кертте Хвостиков.
«Без балаларның гомуми саныннан дүрттән бер өлешен оештырылган ял белән тәэмин итәбез – быел 182 мең укучының 40 меңнән артыгы лагерьларда ял итәчәк. Кемдер авылга әбиләре янына кайта, ә кемдер әти-әниләре белән каникуллар үткәрә, сәяхәт итә, шуңа күрә чагыштырсак, бу шактый зур сан. «Ял» үзәге лагерьларына юлламаларның өчтән берен балалар бушлай ала. Әйе, ул зур финанс чаралары таләп итә, әмма бу – безнең балалар, алар арасында авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрнең балалары, сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар һәм махсус хәрби операциясендә катнашучыларның балалары бар», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Муниципаль лагерьларга юлламалар бәясе 18 көнлек смена өчен 12-20 мең сум тәшкил итәчәк, бу Казанда иң кулай тәкъдим булып кала бирә. Предприятиеләр һәм оешмалар лагерьларында бәяләр 39 мең сумнан башлана.
Барлык юлламаларның өчтән бере дәүләт ярдәменә мохтаҗ балаларга – авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге балаларга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ятимнәргә һәм опекага алынган балаларга юлланачак. Алар өчен юлламалар тулысынча бушлай булачак. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен бушлай ял каралган. Бүгенге көндә бу категория өчен 650 урын тулысынча бүленеп бирелгән, шуңа күрә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына квотаны арттыруны сорап мөрәҗәгать юлланган.
Лагерьларның барлык программалары Татарстанда игълан ителгән хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Казан – хезмәт бердәмлеге шәһәре» дигән гомуми шигарь астында берләштерелгән. Программалар үзәгендә хезмәт геройлары тарихы, яшүсмерләрне шәһәрнең заманча һөнәрләре һәм сәнәгать мөмкинлекләре белән таныштыру тора.
«Восток» лагеренда «Покори высоту! Технологии» («Биеклеккә омтыл! Технологияләр») профильле смена ачылачак, ул ракета төзелешенә һәм авиамодельләр коруга багышланачак. Яшүсмерләр үз очу аппаратларын эшләячәк һәм Казанның сәнәгать предприятиеләренә сәфәр кылачак. «Бригантина» лагеренда беренче тапкыр «Яшь геройлар вакыты» хәрби-патриотик сменасын «Воин» үзәге белән берлектә төрле хәрби исәптә торучы 14-17 яшьлек яшүсмерләр өчен оештыралар. Программага тактик әзерлек (хәрби хәрәкәтләрне дөрес ясарга, коралны нәтиҗәле кулланырга өйрәтү), инженерлык һәм медицина әзерлеге керә.
Күзәтчелек органнары искәрмәләрен бетерү һәм күрсәтмәләрен үтәү өчен, муниципаль лагерьларны төзекләндерүгә бюджеттан 12 млн сум һәм «Ял» үзәгенең бюджеттан тыш эшчәнлеге хисабына тагын 6,5 млн сум юнәлдерелгән. Лагерьларда санитария инфраструктурасы яңартыла: «Юнитур» балалар сәламәтләндерү лагеренда бәдрәф урнаштырганнар, 2026 ел сезонына «Каенкай» лагеренда тагын ике бәдрәф пәйда булачак, ә алга таба «Бригантин»да душ бүлмәләре оештыру планлаштырыла.
Барлык лагерьларда террорчылыкка каршы чаралар көчәйтеләчәк, янгын, ракета яки пилотсыз аппаратларның һөҗүмнәре очрагында дөрес гамәлләр кылу буенча өстәмә күрсәтмәләр уздырачаклар, үткәрү режимын һәм территорияне катгый күзәтеп тотуны тагын да көчәйтәчәкләр. Лагерьларда шулай ук хезмәткәрләр арасыннан янгын сүндерү төркемнәре оештырылачак.
«Балачактан җәйнең иң якты истәлеге, каникуллардан тыш, – әлбәттә, пионер һәм спорт лагерьларына баруны көтеп алу һәм аларда ял итү. Безгә һәр лагерьның әзерлеген җентекләп тикшерергә кирәк. Мондый эш «Ял» үзәге, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Сәламәтлек саклау идарәсе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Казан буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан алып барыла. Мөһим мәсьәләләр арасында балаларыбызның физик иминлеге һәм сәламәтлекне саклау, санитар-эпидемиология күзәтчелеге һәм хезмәткәрләрне җәлеп итү мәсьәләләре тора. Һәр смена программаларга бай булырга тиеш. Сез моны эшли беләсез, әмма ата-аналар балаларын ышанычлы кулларда икәнен белеп, тыныч йөрәк белән озатсын өчен, һәрвакыт моңа аерым игътибар бирергә кирәк», – диде шәһәр башлыгы.
1 апрельдән барлык сменалар һәм лагерьлар турында мәгълүмат «Ял» үзәге сайтында урнаштырылган.