(Казан
шәһәре KZN.RU, 16-нчы октябрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казан шәһәр Думасының
XXXVI сессиясендә депутатлар тарафыннан керемнәр һәм чыгымнар турында
декларацияләр тутырылуны прокурор тикшерүләре нәтиҗәләре турында фикер
алыштылар. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, сессия утырышында бу тема
буенча фикер алышу ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән.
Мэр шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинга коррупциягә каршы
муниципаль программада каралган чараларның үтәлешен шәхси контрольгә алырга
кушты.
Казан прокуроры Олег Дроздов билгеләп үткәнчә,
«ришвәтчелек юнәлешендәге хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау хокук саклау
органнары эшчәнлегендә өстенлекле булып кала бирә».
Казан муниципаль берәмлеге башлыгының коррупциягә
каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшчесе Кыям Беляев хәбәр иткәнчә, кайбер
депутатлар үз керемнәре һәм чыгымнары турында дөрес яки тулы булмаган
белешмәләр бирә, бу исә шәһәр прокуратурасы һәм ТР Президенты Аппараты
тикшерүләре белән расланган. Шәһәр башлыгы тикшерүнең һәр катнашучысын
нәтиҗәләр белән таныштырды һәм тиешле аңлатмалар бирүләрен билгеләп үтте.
«Барысы да үзләре өчен тиешле нәтиҗәләр ясагандыр,
дөрес белешмәләр бирүгә җаваплы караш, федераль һәм республика законнары
нормаларын тайпылышсыз үтәү – һәркемнең шәхси бурычы, - дип мөрәҗәгать итте
Казан Мэры Илсур Метшин. - Күпчелек хокук бозуларның сәбәбе - декларацияләрне
тутыруга карата игътибарсыз мөнәсәбәт. Мондый алымга юл куярга ярамый».
Соңгы еллар дәвамында федераль законнар ришвәтчелеккә
каршы стандартларны катгыйландыру юлы буенча бара, шул исәптән дөрес булмаган
мәгълүмат бирүче депутатларга карата да, дип билгеләп үтте К.Беляев. «2017
елдан башлап депутат тарафыннан дөрес тутырылмаган һәр белешмә буенча
республика Президентына шәхсән хәбәр ителә», - дип ассызыклады ул һәм 2019
елдан мондый хокук бозулар өчен санкцияләр куллану көтелә, дип өстәде. Алар
арасында - кисәтү, депутатны вазыйфасыннан читләштерү, депутат вәкаләтләрен
вакытыннан алда туктату һәм башкалар. Бүгенге көндә әлеге закон проекты өстендә
эш дәвам итә.
Моннан тыш, бүген Казан муниципаль берәмлеге
башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча киңәшчесе депутатларның
игътибарын үз декларацияләрендә мәгълүмат биргән өчен муниципаль
хезмәткәрләрнең җаваплылыгына юнәлтте. Ул шулай ук шәһәрдә 2019-2022 елларга муниципаль ришвәтчелеккә каршы программа гамәлгә ашырылуын искәртте.
«Белешмәләр бирүнең дөреслеге турындагы законнарның
таләпләре барлык муниципаль хезмәткәрләргә кагыла. Безгә ришвәтчелеккә каршы
тору механизмын эшләргә, динамик үзгәрә торган чынбарлык белән бергә атларга,
вакытның яңа чакыруларына җавап биреп барырга кирәк», - дип ассызыклады
Татарстан башкаласы Мэры һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкинга
ришвәтчелеккә каршы муниципаль программада каралган чараларның үтәлешен шәхси
контрольгә алырга кушты. «Эшнең системалы, ачык һәм үтә күренмәле тормышка
ашырылуына инаныгыз», - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.