(Казан
шәһәре KZN.RU, 16-нчы октябрь, Ксения
Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Ратушада узган Казан шәһәре Думасының
XXXVI сессиясе утырышында Казандагы эшлекле активлыкның торышына җентекле бәя
бирергә һәм кече эшмәкәрлек сегментында булган проблемалар буенча эшмәкәрләр
белән фикер алышырга кушты. Шәһәр башлыгы эшмәкәрләрнең фикерләре һәм аларның
шәһәрдә бизнес-климатка бәя бирүләре 2020-24 елларга кече һәм урта эшкуарлыкка
ярдәм итү буенча яңа программа формалаштыруда хәлиткеч роль уйнарга тиешлеген
билгеләп үтте.
Эшмәкәрләр өчен
кредитларны субсидияләүгә шәһәр бюджетыннан 53 млн. сум бүлеп бирелгән
Бүген Казанда 81 меңнән артык кече һәм урта эшмәкәрлек
субъекты исәпләнә, 48%-ы башкалада, дип билгеләп үтте үз чыгышында Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров. Эшкуарларның эшчәнлеге нигездә
сәүдә, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәте күрсәтү, күчемсез милек һәм милек
белән операцияләр, аренда, төзелеш һәм башка өлкәләрдә тупланган.
2019 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча кече
предприятиеләрдә 178,5 мең кеше эшли – бу шәһәр предприятиеләре
хезмәткәрләренең 35%-ы дигән сүз. Кече предприятиеләр хезмәткәрләренең уртача
айлык хезмәт хакы 25,5 мең сум тәшкил итә, бу алдагы ел белән чагыштырганда
11%-ка күбрәк. Ә предприятиеләрнең тулай әйләнеше 324 млрд. сумнан артып
киткән, узган ел белән чагыштырганда 4%-ка үскән.
«Беренче яртыеллыкта салым керемнәре күләме 1 млрд.
400 млн. сумга җитте – бу шәһәр бюджетына керемнәрнең гомуми күләменнән чиреге,
- диде И.Шакиров. - Тулай территориаль продуктта (ВТП) кече һәм урта эшмәкәрлек
субъектлары өлеше 38,5%-ны тәшкил итә (тулай территориаль продукт - 675
млрд.сум)».
Казанда 2007 елдан бирле кече һәм урта эшмәкәрлеккә
ярдәм итү программасы гамәлгә ашырыла. Кече предприятиеләрне нәтиҗәле үстерү
өчен шартлар тудыру, төрле яклап ярдәм күрсәтү һәм административ киртәләрне
киметү анда каралган төп ярдәм чаралары булып тора. Программаның төп
юнәлешләреннән берсе - эшмәкәрләргә кредитлар буенча процент ставкасының бер
өлешен субсидияләү рәвешендә күрсәтелә торган финанс ярдәме. И.Шакиров
сүзләренә караганда, программаны гамәлгә ашыруның өч елы эчендә бюджеттан 144
кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты ярдәм алган, алар 320 млн. сумнан артык
ташламалардан файдаланган. «Шәһәр бюджетыннан процент ставкасын түләү буенча 53
млн. сум субсидияләнгән. Болар барысы да 500-гә якын эш урыны булдырырга мөмкинлек
бирде, - дип ассызыклады И.Шакиров. - Без елдан-ел программа шартларын яңадан
карарга һәм камилләштерергә тырышабыз. Өч ел эчендә юнәлешләр исемлеген
киңәйттек, процент ставкаларын компенсацияләү суммасын берничә тапкыр
үзгәрттек».
«Аренда каникуллары»:
32 бинада эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барыла инде
Эшмәкәрләргә милек ярдәме күрсәтү дә программада мөһим роль уйный, дип өстәде И.Шакиров.
Казанда «Аренда
каникуллары» проекты гамәлгә
ашырылуын искәртте, ул бизнесменнарга ташламалы шартларда муниципаль биналарны
арендага алырга мөмкинлек бирә. Аукционга барлыгы гомуми мәйданы 14,6 мең
кв.метр булган 96 бина куелган. Нәтиҗәдә, эшмәкәрләр белән гомуми мәйданы 8 мең
кв. метр булган 56 бинаны арендага алу турында килешүләр төзелгән.
«32 бинада эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барыла башлаган:
аларда хостеллар, стоматология кабинетлары, матурлык салоннары, туристлык
офислары һәм башка оешмалар ачылды, - диде И.Шакиров. - Предприятиеләр
муниципаль биналарны тәртипкә китереп кенә калмадылар, аларда 150 яңа эш урыны
булдырдылар һәм бюджетка 30 млн сум салым түләделәр».
Хәзерге вакытта 2020-24 елларга кече һәм урта эшмәкәрлеккә
ярдәм итү буенча яңа программа эшләнә, дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары.
«Аренда каникуллары» проекты яңа эш башлаучы
эшмәкәрләргә ярдәм итүдә зур роль уйнады, әмма бүген кече һәм урта эшмәкәрлеккә
ярдәм итү программасының күп кенә юнәлешләрен яңадан карау таләп ителә, дип
билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. «Финанс ярдәме күрсәтү, мөлкәт ярдәме бизнес
үсешенә нык йогынты ясады. Әмма хәзер безнең алда яңа чакырулар тора, яңа
мәсьәләләр барлыкка килде, аларны бизнес-бергәлек белән бергә хәл итәргә
тиешбез», - диде И.Метшин.
«Эшмәкәрләрнең
шәһәрдәге гомуми вәзгыятькә тискәре бәя бирүе безне нык борчый»
Казанда, тулаем ил буенча кебек үк, эш активлыгын
киметү күзәтелә, дип билгеләп үтте ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр
хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазыйфаларын башкаручы Венера Камалова.
Ул утырышта катнашучыларны ТР башкаласында эшмәкәрлек торышы турындагы рейтинг
нәтиҗәләре белән таныштырды. «Индекс - ул респондентларның уңай һәм тискәре
бәяләре балансын исәпкә ала торган исәп-хисап күрсәткече, - дип аңлатты
В.Камалова. - Узган ел белән чагыштырганда зур шәһәрләрдә хәлләр начарлана
бара. Казан һәм Яр Чаллы федераль трендларның һәм макроикътисади факторларның
йогынтысына аеруча нык бирешә.
Белгечләр шулай ук үз шәһәрләрендәге бизнес-климатны
ничек бәяләүләрен белү өчен эшмәкәрләрдән сораштыру үткәрделәр, дип өстәде
В.Камалова. «Тулаем республика буенча без тискәре бәяләрнең кимүен билгеләп
үттек: респондентларның 44%-ы ситуацияне тискәре дип бәяләде. Казанда бу
күрсәткеч башка шәһәр һәм районнарга караганда югарырак – респондентларның
60%-ы тискәре фикер белдергән».
«Эшлекле активлык рейтингын игътибар белән өйрәнәбез,
бу чыннан да безнең өчен мөһим күрсәткеч, - дип билгеләде Казан Мэры. - Лидер
булмавыбызны белү, әлбәттә, күңелне төшерә. Әмма бу безнең өчен алга таба кая
барырга кирәклеген, тырышлыгыбызны нинди өлкәләргә юнәлдерергә кирәклеген аңлау
өчен яхшы юнәлеш. Эшлекле активлык рейтингы - ул безнең көндәлек эштәге юл
күрсәткече. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр
белән эшлекле очрашуда билгеләп үткәнчә: эшмәкәрләргә карата мөнәсәбәтне
тамырдан үзгәртергә кирәк, аларның һәр проблемасы чишелеш табарга тиеш».
Казан эшмәкәрләре белән тыгыз элемтәдә торырга һәм
кабул ителә торган барлык карарлар буенча аңлату эшләре алып барырга кирәк, дип
ассызыклады И.Метшин. «Коммуникацияләрнең мөмкин булган барлык ысулларын
кулланырга кирәк: семинарлар, лекцияләр үткәрергә. Әлеге эш нәтиҗәләре
эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча яңа программа нигезенә ятарга тиеш», - дип нәтиҗә
ясады шәһәр башлыгы.