(Казан
шәһәре KZN.RU, 16-нчы октябрь, Ксения
Швецова). Казанда бүгенге көндә теркәлгән үзмәшгульләр саны 10 меңнән артып
китә, ә 9 айда аларның эшчәнлегеннән килгән салым керемнәре 10,5 млн сум тәшкил
иткән. Шәһәрлеләрнең үзмәшгульләр сыйфатында теркәү темпларын хокукый кырда
эшнең отышлы шартлары турындагы мәгълүматны тарату хисабына арттырырга кирәк,
дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин бүген Ратушада узган Казан шәһәр
Думасының XXXVI сессиясе утырышында. Шәһәр башлыгы күп кенә шәһәрлеләрнең яңа
механизм эшен - үзмәшгульләр өчен махсус салым режимны аңламаулары аркасында әлеге статуска күчмәвен
ассызыклады.
«Төп максат -
үзмәшгульләрне рәсми статуска ия булырга күндерү»
Махсус салым режимы – һөнәри керемгә салым кертү
буенча сынау проекты Татарстанда һәм илнең тагын дүрт субъектында ел башыннан
бирле гамәлдә, дип искәртте үз чыгышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
Илдар Шакиров. «Безнең төп максат - үзмәшгульләрне рәсми статуска күндерү, шул
ук вакытта хакимият органнары тарафыннан якланганлык һәм ярдәм алу, - диде ул.
- Әлеге мәсьәлә хакимиятнең барлык структуралары һәм эшмәкәрләрнең үзләре
арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә хәл ителә ала».
Әлеге статусны рәсми рәвештә алган үзмәшгульләргә
ярдәм итү өчен шәһәрдә даими рәвештә төрле чаралар – белем бирү лекцияләре һәм
семинарлар, шулай ук эшмәкәрләргә үз товарларын сатарга мөмкинлек бирә торган
махсус ярминкәләр үткәрелә, дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Әйтик, ТР башкаласында үзмәшгульләр фестивале, агропромпаркта ярминкә
уздырылды. Сабантуй кебек барлык шәһәр бәйрәмнәрендә дә алар өчен аерым
мәйданчык бирәләр. «Үзмәшгуль шәһәрлеләр өчен сату каналларын бирү тәҗрибәсе
үзен тулысынча аклады һәм киләчәктә даими нигездә дәвам итәчәк», - дип билгеләп
үтте И.Шакиров.
Сессия утырышында үз эш тәҗрибәсе, шулай ук яңа эш
башлаган эшмәкәрләргә юлыккан төп авырлыклар турында Ләйсән Яруллина сөйләде.
«Һәрвакытта да яраткан эшемне, үз бизнесымны булдыру турында хыялландым. Эзләнү
барышында сыйфатлы кипкән җиләк-җимеш җитештерү белән шөгыльләнә башладым, ә бу
үз чиратында кечкенә стартапка әверелде, - диде ул. - Сату күләме арткач, мин
шәхси эшмәкәрлекне теркәү турында уйлый башладым, әмма чынлыкта мин моңа әзер
түгел идем – минем өчен артык зур адым бу. Аннары гыйнвар башыннан безнең
республикада башланган эксперимент турында белдем һәм 19-нчы марттан башлап
үзмәшгульлек буларак теркәлдем. Шушы көннән соң минем өчен яңа үсеш
мөмкинлекләре ачылды: төрле чараларда катнашам, клиентлар базасын киңәйттем,
кыйммәтле мәгълүмат алам».
Исегезгә төшерәбез, үзмәшгульләр өчен салым режимы яңа
эш башлаучы эшмәкәрләргә салым салуның ташламалы шартларын бирә. Яңа режим
кулланучы шәһәрлеләр физик затлар кеременә салымнан азат ителә. Бу режимда
салым ставкасы физик затларга хезмәт күрсәткәндә - 4%, юридик затларга 6%-тан
артмый.
«Үзмәшгульләргә
конкрет финанс ярдәм чаралары җитми»
Казан Мэры Илсур Метшин Л.Яруллинадан эш барышында
нинди авырлыклар белән очрашырга туры килүе турында кызыксынды. «Бүген Казанда
10 мең үзмәшгуль кеше теркәлгән, бу гомуми санның якынча 10% дигән сүз. Бу
начар түгел, әмма теркәлмәгән кешеләрнең күбрәк булуын онытмаска кирәк, - диде
И.Метшин. – Әгәр барысы да бик җиңел һәм авырлыкларсыз булса, барлык эшмәкәрләр
дә хокук кырына күчәр иде. Тәҗрибәгезгә нигезләнеп, нинди карарлар кабул
итәргә, сезнең өчен эш шартларын яхшырту һәм шәһәр халкын рәсми статуска күчү
өчен нинди үзгәрешләр кертергә кирәк?».
Эштәге кыенлыклар турында сөйләгәндә, Л.Яруллина бүген
үзмәшгульләргә конкрет финанс ярдәм чаралары җитмәвен билгеләп үтте. «Без
субсидия ала алмыйбыз. Ә ташламалы шартларда кыйммәтле җиһазлар сатып алуга
финанс ярдәме алу мөмкинлеге безгә бик ярдәм итәр иде, - дип фикерләре белән
уртаклашты Л.Яруллина. - Шулай ук без үзмәшгульләр өчен финанс грамоталылыгын
күтәрү, заманча эшмәкәрлек һәм маркетинг нигезләренә өйрәтү курслары уздырырга
кирәк дип саныйбыз. Һәм даими нигездә продукция сату өчен мәйданчыклар тәкъдим
итүне дәвам итәргә».
Моннан тыш, үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләрнең күбесенә
мәгълүмат җитәрлек түгел һәм яңа салым режимының барлык плюслары турында белми,
дип өстәде Л.Яруллина.
Бүген республикада үзмәшгульләргә финанс ярдәме
күрсәтү механизмнары эшләнә, дип билгеләп үтте үз чыгышында ТР икътисад
министры урынбасары Наталья Кондратова. Моннан тыш, кече һәм урта эшкуарлыкны
үстерү турындагы федераль законга үзгәрешләр кертелә, алар шәхси эшкуарлар
белән беррәттән үз бизнесларына ярдәм итүнең барлык чараларын үзмәшгульләргә
алырга мөмкинлек бирәчәк. Ул шулай ук ел ахырына кадәр Татарстанда 60 мең
кешене үзмәшгульләр сыйфатында теркәү планлаштырылуын искәртте. «Хәзер
республикада 35 мең кеше үзмәшгульлек статусын алды. 9 ай нәтиҗәләре буенча
салым керемнәре күләме аларның эшчәнлегеннән якынча 51 млн. сум тәшкил итте», -
диде Н.Кондратова. Республикада үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итү эше дәвам
итәчәк, дип өстәде ул.
«Безне һәм хезмәттәшләребезне алда бик күп эшләр көтә.
Мәгълүмат кампаниясен көчәйтергә кирәк. Үзмәшгуль гражданнарга яңа салым режимы
турында мәгълүмат бирү эшен активрак алып барырга кирәк», - дип нәтиҗә ясады
Мэр.