(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче
октябрь, Алена Мирошниченко). Казанда 158-нче номерлы «Тамчы» балалар бакчасы
үз ишекләрен ачты. 340 урынга исәпләнгән яңа учреждение һәм 18 балалар төркеме,
шул исәптән сигез ясле, Табиев ур., 2 адресы буенча «Весна» торак комплексы
территориясендә төзелгән. Казан Мэры Илсур Метшин яңа балалар бакчасын карады
һәм уку йортында тәрбияләнүчеләрне, аларның педагогларын һәм ата-аналарын
котлады.
Яңа балалар бакчасы
«Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән, подрядчы булып «РамСтрой»
җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тора. Шәһәр башлыгына балалар бакчасы мөдире
Эльмира Теймурова сөйләвенчә, балалар бакчасында 18 балалар төркеме
булдырылган, шуларның 8-е - кече яшьтәге балалар өчен. Балалар белән барлыгы 37
педагог эшләячәк, мәгариф учреждениесе штаты тулысынча комплектлаштырылган, дип
ассызыклады ул.
Мәктәпкәчә
учреждениедә мөмкинлекләре чикле балалар өчен каралган 4 аз комплектлы төркем
җиһазландырылган. Балалар белән махсус әзерлекле педагоглар, дефектологлар,
логопедлар эшләячәк. Моннан тыш, яңа балалар бакчасында аерым балалар өчен
сенсор бүлмә бар.
«Безнең балалар
бакчасында заманча технологик җиһазлар беләнтәэмин ителгән зур азык-төлек блогы
бар. Монда сыйдырышлы электр казан, азык-төлек саклау һәм әзерләү цехлары бар»,
– дип сөйләде Э.Теймурова һәм шәһәр Мэрына яңа балалар бакчасында беренче
иртәнге ашны - кабак боткасын татып карарга тәкъдим итте.
Аннары И.Метшин
татар телендә дәрес узган төркемдә, шулай ук музыка һәм спорт залларында булды.
Балалар бакчасында тәрбияләнүче бер сабыйның әнисе Эльвира Устинова сөйләвенчә,
балага беренче дәресләр бүген бик ошаган. «Янәшәдә генә яшибез һәм хәзер баланы
йөртү өчен урын барлыгына бик шатбыз. Безгә бу балалар бакчасы бик ошый», - дип
җиткерде ул Казан Мэрына.
«Бу - быел
«Демография» һәм «Торак» илкүләм проектлары буенча ачыла торган 12 мәктәпкәчә
белем бирү учреждениеләренең берсе. Барыгызны да әлеге яңа һәм матур
микрорайонда балалар бакчасы барлыкка килүе белән котлыйм. «Весна» торак
комплексына яшь гаиләләр килә, ә без аларны кирәкле шартлар белән тәэмин
итәбез. Балаларыбыз иң төзек, матур, уңайлы һәм куркынычсыз шәһәрдә үссен өчен
бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез», - диде И.Метшин балалар бакчасын ачу
тантанасында.
Казан Мэры шулай ук
мөдирнең искиткеч педагоглар коллективын җыя алуын ассызыклады. «Биредә безнең
балалар үсәчәк, уңышлары һәм талантлары белән сөендерәчәк», - дип билгеләп үтте
ул һәм Э.Теймуровага спорт җиһазлары алу өчен сертификат тапшырды.
Балалар бакчасын
ачуда шулай ук Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов, ТР Төп
инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Илнур Кәлимуллин, Казан шәһәр
Думасы депутаты Евгений Чекашов һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез,
2 сентябрьдә «Весна» торак комплексында балалар бакчасы белән янәшә 1501
укучыга исәпләнгән 185-нче номерлы яңа күппрофильле
лицей ачылды. Учреждение Татарстанда иң зурысы булып тора.