(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь, Алинә Бережная). 15-нче октябрьдән Казанның юл хезмәтләре кышкы эш режимына күчә, ул 2020 елның 14-нче апреленә кадәр 182 көн дәвам итәчәк. Подрядчы предприятиеләрнең диспетчерлык хезмәтләре кирәкле сандагы техниканың кизү торуын оештыру белән тәүлек дәвамында эшләячәк. Шәһәр предприятиеләренең әзерлеге һәм урамнарны җыештыру турында бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.
Бу кышта 1900 чакрымнан артык озынлыктагы шәһәр урамнарын 550 берәмлек техника чистартачак. Бүгенге көндә әлеге саннан кышкы шартларда эшләргә 490 берәмлек әзерләнгән, дип хәбәр итте И.Куляжев.
Техника һәм юл хезмәтләренең әзерлегенә йомгаклау тикшерүен махсус ведомствоара комиссияләр үткәрәчәк. Тикшерү 16-нчы октябрьдән 25-нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Комиссия әгъзалары базаларның торышын, техниканың әзерлеген һәм машина йөртүчеләрбелән тәэмин ителешен бәяләячәкләр.
Җыештыру техникасы паркы быел яңа машиналар белән тулыланды - 35 берәмлек кече габаритлы техника сатып алынды, шулардан 25 мини-трактор һәм ел дәвамында эшләү өчен 10 махсус ВКМ 2020 тротуар җыю машинасы.
«Техниканы яңарту, беренче чиратта, тротуарларны, җәяүлеләр урамнарын, яр буйларын һәм җәмәгать киңлекләрен карап тоту сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән. Ул безгә 320-дән артык юл эшчесен алмаштырырга һәм аларга булган сезонлы кытлыкны киметергә мөмкинлек бирәчәк», - дип сөйләде И.Куляжев. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән быел республика бюджеты хисабына «КАМАЗ» шассисында 41 юл предприятиесе машинасы капиталь ремонтланачак. Бу, И.Куляжев сүзләренә караганда, техниканы куллану вакытын озайтырга һәм запас частьләр сатып алу өлешендә предприятиеләргә финанс йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Һава торышы кискен начарланган очракта, кар көртләре белән көрәшү өчен «Буран» оператив планы әзерләнде, ул мең берәмлек юл техникасын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Техника әзерләү белән бергә, кышкы сезонга кар эретү пунктлары да әзерләнә. Узган кышта карның 70%-ы утильләштерелгән. Хәзерге вакытта тагын 7 өстәмә кар эретү пунктын проектлау тәмамланып килә. «Аларның төзелеше кар эретү пунктларының суммар җитештерүчәнлеген тәүлегенә 12 мең куб. метрдан 22 мең куб. метрга кадәр арттырырга һәм карны вакытлыча саклау урыннарын кулланудан качарга мөмкинлек бирәчәк, бу исә шактый экологик нәтиҗәгә китерәчәк», - дип сөйләде И.Куляжев.
Шәһәрнең юл хезмәтләре тарафыннан урамнарның җәяүлеләр участокларын, мәгариф учреждениеләренә һәм социаль әһәмияткә ия объектларга алып баручы метро станцияләренә керү урыннарын һәм тротуарларны тиешле тәртиптә тоту аерым контрольдә тотыла. Быел кыш тротуарларны һәм җәяүлеләр урамнарын җыештыруда уртача 600-гә якын юл эшчесен һәм 90 берәмлектән артык кече механизация техникасын җәлеп итү планлаштырыла.
Казанда юлларны карап тоту өчен 4 генподрядчы оешма җавап бирә, алар белән агымдагы ел ахырына кадәр килешүләр төзелгән. Юлларны карап тоту һәм техника эшен координацияләү өстеннән контроль спутник системасы ярдәмендә район администрацияләре тарафыннан башкарылачак.
Бозлавык барлыкка килүгә реагентлар һәм ком-тоз катнашмасы кулланып каршы торырга планлаштыралар. Шәһәр юлларын бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 75 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 6,5 мең тонна реагент әзерләнгән. Ел ахырында тагын 13 мең тонна реагент сатып алу планлаштырыла.
«Казанның урам-юл челтәрен кышкы карап тотуга әзерлек, һава торышы аномалияләренә карамастан, урамнарны кардан чистарту эшләрен планлы рәвештә башкарырга мөмкинлек бирәчәк», - диде И.Куляжев.
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең барлык юл хезмәтләрен кышкы сезонга күчүгә җитди карарга һәм шәһәр урамнарын сыйфатлы итеп җыештырырга чакырды. «Ел саен кышкы чорда юлларны карап тоту мәсьәләсе зур әзерлек таләп итә. Шәһәрдә машиналар арта, Казанга машиналарда килергә теләүчеләр саны ел саен арта бара. Кышкы чорда юлларны карап тоту өчен җавап бирщ торган барлык җитәкчеләрдән, хезмәтләрдән, ведомствоара комиссияләрдән кыш белән очрашуга әзерләнүләрен сорыйм», - диде И.Метшин. Шәһәр башлыгы шулай ук кышның нинди булачагын алдан фаразлап булмавын билгеләп үтте, әмма шәһәр урамнарыннан карны вакытында чистарту кирәк. «Җыештыру техникасы паркы 35 берәмлеккә тулыланды, Татарстан Республикасы Президенты программасы ярдәмендә техника ремонты башкарыла - болар барысы да чисталыкка китерә, дигән сүз. Шәһәр урамнарын эш режимында җыештырган көннәр дә була, әмма безне ныклыкта сынамаган бер генә кыш та булмады. Без үзебез югары планка куйдык һәм башка шәһәрләр белән чагыштырганда катгый нормативларга таянабыз», - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.