(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь, Алинә Бережная). Казанда барлык күпфатирлы йортларга һәм социаль өлкә объектларына җылылык бирелде. Җылылык сезонына әзерлек эшләре өзеклекләрсез һәм аварияләрсез узды, дип хәбәр итте бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов.
Җибәрү-көйләү эшләре вакытында Торак-коммуналь хуҗалык комитетының кайнар линиясенә барлыгы 1,8 меңнән артык мөрәҗәгать һәм «Ачык Казан» системасына 15 мең мөрәҗәгать килде, дип хәбәр итте Д.Анисимов. Гаризалар, нигездә, процессны тизләтүне сорап, фатирларга җылылык бирү срокларына кагылышлы иде. Мөрәҗәгатьләрнең иң кызган чагы җибәрү-көйләү эшләренең өченче һәм дүртенче көннәренә туры килде - бу чорда, Д.Анисимов сүзләренчә, көн саен Торак-коммуналь хуҗалыкның кайнар линиясенә 300-дән артык һәм «Ачык Казан»системасына 2 меңнән артык гариза килгән.
Хәзерге вакытта җылылык мәсьәләләре буенча халыктан килгән мөрәҗәгатьләр саны кими.
«Ике атналык җылылык бирү чоры тәмамлануга карамастан, ресурслар белән тәэмин итә торган оешмалар һәм идарәче компанияләр, эштә өзеклекләрне булдырмау өчен, җылылык белән тәэмин итү системасының эш параметрларын контрольдә тотып, көчәйтелгән режимда эшләүләрен дәвам итәләр», - дип ассызыклады Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе.