(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Казанда 28-нче октябрьгә кадәр шәһәр Мэрының исемле стипендияләрен алуга ел саен үткәрелә торган фәнни-тикшеренү һәм фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Быел конкурсның юбилее - ул 25-нче тапкыр уза. Быел яңа өстенлекле юнәлеш - шәһәр авыл хуҗалыгы өстәлде.
Бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов искәртеп узганча, стипендияләр уку елы дәвамында шәһәр хуҗалыгы, мәдәният, икътисад, социаль өлкә һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләнгән фәнни-тикшеренү эшләре нәтиҗәсендә югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына һәм аспирантларына, шулай ук яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләренә бирелә. «Алар конкурста үзләренең гамәли яктан әһәмиятле һәм шәһәр территориясендә тормышка ашыру мөмкинлеге булган фәнни эшләрен тәкъдим итәләр», - дип ассызыклады ул.
Проектларны тәкъдим итү ике этапта уза: читтән торып һәм турыдын-туры – эксперт комиссиясе әгъзалары алдында. А.Фәизов билгеләп үткәнчә, быел конкурста катнашу өчен гариза бирү процедурасы гадиләштерелде. Хәзер катнашучылар барлык документларны «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша электрон рәвештә тапшыра ала, кәгазь вариантта гаризаны китерү таләп ителми.
Традицион рәвештә конкурс лауреатлары булып 38 студент һәм аспирант, Мәдәният идарәсенә һәм Мәгариф идарәсенә караган балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә белем алучы 30 мәктәп укучысы таныла, - диде докладчы. Мәктәп укучылары арасында стипендиягә дәгъва итү конкурсы инде узды һәм 100-дән артык баланы берләштерде, дип өстәде ул.
«Казанның алдынгы югары уку йортлары һәм предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек нәтиҗәсендә конкурста җиңгән эшләр шәһәр хуҗалыгында кулланыла. Мәсәлән, Сергей Гапоненконың проекты Казанның җылылык белән тәэмин итү системаларын диагностикалауда, ә Рөстәм Мөхәммәтрәхимов эше тышкы һәм эчке отделка өчен тышлау плитәләре җитештерүдә кулланыла», - дип билгеләп үтте А.Фәизов.
Стипендия алу өчен гаризаны 28-нче октябрьгә кадәр сайтта тапшырырга мөмкин. Конкурска нәтиҗәләр декабрьдә ясалачак.
Узган ел конкурс комиссиясенә рекордлы санда 221 эш бирелгән иде.
«Нәрсәдер иҗат итүгә юнәлеш тоткан яшьләргә ярдәм итү, аларны күрә белү, һәм кызыксындыру бик мөһим. Шул ук вакытта бүләкләр, чәчәкләр, премияләр һәм исемле стипендияләр белән генә түгел, ә аларның идеяләрен гамәли тормышка ашыру – аларны шәһәр хуҗалыгында куллану аша да», - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин һәм яшь тикшеренүчеләрне конкурста актив катнашырга чакырды.