(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең яңа баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина белән таныштырды.
Шәһәр Мэры рәислегендәге эксперт советы карары белән аны бу вазифага узган атнада сайладылар. Шәһәр башлыгы Илсөяр Төхвәтуллинның аның өчен ачышка әйләнүен ассызыклады – Казан бүген аның «Берег», «Манхэттен»торак комплекслары, «Дубрава» экопаркы, «Себер номерлары» сәүдә-офис үзәге кебек проектлары белән горурлана. «Шәһәр архитекторлары Илсөяр Мисхәт кызының тармактагы иң яхшы вәкилләрнең берсе булуын әйтә килделәр. Бу бик мөһим фикер. Бүген Казан Россия шәһәрләре арасында алдынгылар рәтендә тора, бу хакта күп сөйлиләр, язалар, моны төрле рейтинглар да исбатлый. Әмма шәһәр яңа уйларга, фикер очышына, илһам чыганагына мохтаҗ», - диде И.Метшин.
И.Метшин сөйләвенчә, Казан Ратушасында узган сайлап алу финалында дүрт кандидат үз тәҗрибәсе турында сөйләде һәм гамәли бурычны хәл иттеләр – Родина һәм Зорге урамнарын реновацияләү вариантларын тәкъдим иттеләр. «Без Казанның иртәгесе көненә карата бик кызыклы һәм кыю якын килүләрне күрдек», - дип билгеләде шәһәр Мэры.
Моннан тыш, шәһәр башлыгы тагын бер кандидатны – Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйровны да билгеләп үтте. «Ул Казан һәм чит ил белемен алды, Европа архитектура бюроларында эшләү тәҗрибәсе бар. Дүрт ел инде ул хәзерге вазифасын били. Хәзер ике кандидатның да бер командада булулары һәм Казан файдасына эшләячәкләре яхшы», - дип билгеләде И.Метшин һәм, команда эшендә генә дә казанлылар һәм булачак шәһәрлеләр көтә торган зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, дип өстәде.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрнең баш архитекторы вазыйфасына сайлау Татьяна Прокофьева үз вазифасыннан киткәннән соң, июльдә башланды. Илсур Метшин ассызыклаганча, ул барлык профессиональ берләшмә өчен дә авторитет булган. «Сергей Саначин (редакция иск. - «Институт «Казгражданпроект» ачык акционерлык җәмгыятендә Казанның Генераль планын эшләү үзәге проектларының баш архитекторы), Герман Бакулин (редакция иск. – «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе проектларының баш архитекторы), Олег Маклаков (редакция иск. - «Аксиом Архитект» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры) тарафыннан Татьяна Георгиевна хакында аның алар өчен чын авторитет булуын ишетү күңелле. Мин ышанам, Татьяна Георгиевна бу сүзләргә лаек. Башкаланың архитектура тормышында төрле чорлар булды, аңа эшләү җиңел булмады, ләкин аның һәрвакыт үз фикере булды, аны алга сөрә белде. Без аның позициясенә колак салдык, шул исәптән Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та. Ә ул беренче көннән үк башкала өчен мөһим проектларга аерым игътибар бирә», - дип ассызыклады Мэр.