Казан Мэры Илсур Метшин «Ел җитәкчесе» - Сергей Мироновны бүләкләде
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсы нәтиҗәләре буенча «Ел җитәкчесе»н - Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Мироновны бүләкләде.
Конкурста барлыгы 16 номинация тәкъдим ителгән иде, алар арасында - «Кунакчыллык», «Тугрылык һәм ышанычлылык», «Ел ачышы», «Иң яхшы остаз», «Елның иң яхшы спортчысы» һәм башкалар.
Татарстан башкаласы Мэры барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерде. «Безнең өчен хезмәткәрләребезнең уй-фикерләре очышын, аларның яңа һәм кыю идеяләрен күрсәтү теләген күрү, шулай ук башкарылган эш нәтиҗәләрен тәкъдим итү бик мөһим», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.