(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Нур-Солтан шәһәре хакиме Алтай Кульгинов белән очрашты. Очрашу Казахстан башкаласында узды, анда бу көннәрдә Бөтендөнья туристлык оешмасының шәһәр туризмы буенча «Акыллы шәһәрләр, акыллы дестинацияләр» VIII Глобаль саммиты уза. Шәһәр башлыклары киләчәктә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар һәм саммит нәтиҗәләре буенча уртак коммюникега кул куйдылар.
Очрашу барышында ТР башкаласы җитәкчесе һәм Нур-Солтан хакиме социаль-икътисади үсеш мәсьәләләрендә ике яклы хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасы линиясе буенча эш турында фикер алыштылар.
Нур-Солтан шәһәре хакиме Алтай Кульгинов билгеләп үткәнчә, Казанның иң мөһим казанышларыннан берсе - җәмәгать киңлекләрен актив үстерү. Казанның бу өлкәдә файдалы тәҗрибәсен Казахстан делегациясе 18-20-нче октябрьдә Татарстан башкаласында узачак World Urban Parks-2019 бөтендөнья конгрессы барышында өйрәнә алачак.
Очрашу ахырында Илсур Метшин һәм Алтай Кульгинов Бөтендөнья туристлык оешмасының шәһәр туризмы буенча «Акыллы шәһәрләр, акыллы дестинацияләр» VIII Глобаль саммиты нәтиҗәләре буенча уртак коммюникега кул куйдылар. Документ туризмны үстерүдә хезмәттәшлекне, аерым алганда, уртак мәдәни чаралар үткәрүне күздә тота.
Моннан тыш, Казахстан башкаласына рәсми визиты кысаларында Казан Мэры Нур-солтанга саммитка килгән башка шәһәр башлыклары белән бергә «Астана Опера» опера һәм балет театрын карады. Шуннан соң форумда катнашучылар Нур-Солтан ботаника бакчасында агачлар утырттылар.
Шулай ук И.Метшин Astana Hub халыкара IT-стандартлар технопаркында булды. ТР башкаласы башлыгына сөйләүләренчә, бу технопаркта Казахстан һәм чит ил технологик компанияләренең ирекле үсеше өчен шартлар тудырыла. Бүген Astana Hub - илне цифрлы модернизацияләүнең өстенлекле проекты. Казан Мэры заманча технопарк мөмкинлекләрен югары бәяләде. ТР башкаласы җитәкчесе шулай ук Crocus City торак комплексының инфраструктурасы һәм төзелеше белән танышты. Проектны Казахстанның иң эре инвестицион-төзелеш холдингының BI Group компаниясе тормышка ашыра.
Исегезгә төшерәбез, 9-12-нче октябрь көннәрендә Нур-Солтанда Бөтендөнья туристлык оешмасының шәһәр туризмы буенча «Акыллы шәһәрләр, акыллы дестинацияләр» VIII Глобаль саммиты уза. Анда Казан Мэры Илсур Метшин да катнаша, ул кичә түгәрәк өстәлдә «Акыллы шәһәрләр һәм туризм» темасына чыгыш ясады. Саммит программасында - семинарлар, туризмның «акыллы» юнәлешләре турында панель дискуссияләр һәм дөньяның 80 иленнән 15 эре шәһәр башлыклары, чит ил эшкуарлары, архитекторлар, журналистлар һәм дәүләт һәм туристлык оешмалары вәкилләре катнашында башка чаралар.