(Казан шәһәре
KZN.RU, 7-нче октябрь, Алинә Бережная). Бүген Казан ратушасында шәһәрнең баш
архитекторы вазыйфасына сайлап алу туры узды. Финалга чыккан дүрт кандидат
якындагы 20 елга шәһәр үсеше турында үз фикерләрен тәкъдим итте. Сайлап алуда
катнашучыларның чыгышларын Казан Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендәге эксперт
советы әгъзалары тыңлады.
Исегезгә төшерәбез, Казанның баш архитекторы
вазыйфасына ачык сайлап алу июль аенда - Татьяна Прокофьева үз вазыйфасыннан киткәннән соң башланды. Барлыгы 18 кеше гариза
биргән.
Кандидатларга шәһәр төзелеше анализы нигезендә Совет
районының Родина урамы буенча территорияне реновацияләү вариантларын тәкъдим
итәргә, шулай ук якындагы 20 елга Казанны үстерү буенча үз күзаллауларын
җиткерергә туры килде.
«АДТ «архитектура йорты» җаваплылыгы чикләнгән
җәмгыяте директоры Илсөяр Төхвәтуллина, Родина урамының үсеш перспективалары
турында сөйләгәндә, әлеге территория зур потенциалга ия - ул экологик чиста
районда урнашкан, яхшы транспорт инфраструктурасына ия, шулай ук шәһәрнең спорт
үзәгенә – Казан ипподромына якын урнашкан, дип билгеләп үтте. Архитектор
фикеренчә, территория «икенче сулыш» алсын өчен, биредә барлык кирәкле социаль
инфраструктура белән тәэмин ителгән төрле типтагы торак төзелеш алып барырга,
ишегалды киңлекләрен булдырырга, шулай ук кунакханә кластеры оештырырга кирәк.
«Бу район уникаль – бер яктан, ул шәһәр үзәгендә урнашкан, икенче яктан,
сәнәгать предприятиеләренә бай. Үсеш концепциясендә бу сәнәгатьне саклап калу
максатка ярашлы булыр иде», - дип билгеләде И.Төхвәтуллина.
Гомумән алганда, Казанның үсешенә килгәндә, архитектор
шәһәрнең су потенциалын максималь рәвештә кулланырга тәкъдим итте, аерым
алганда, утрауларны Казансу елгасындагы күперләр белән тоташтырырга кушты.
«Казансуның киңлеге тарихи үзәннән күпкә зуррак, бу аның ике яры белән тыгыз
бәйләнештә торырга мөмкинлек бирми. Мин утрауларны кушарга тәкъдим итәм. Әлеге
территория җәяү йөрү, велосипедларда йөрү урынына әйләнер иде, шулай ук биредә
төрле күргәзмәләр оештырып булыр иде, бу практика инде чит илләрдә киң
кулланыла», - дип аңлатты И.Төхвәтуллина.
Казан Мэры Илсур Метшин архитектор идеяләренең
креатив булуы белән аерылып торуын билгеләп үтте, әмма баш архитектор вазыйфасы
үз эченә көнкүреш эшләрне дә алуын билгеләп үтте. «Сезне нәрсә баш архитектор
вазыйфасына сайлап алуларда катнашырга мәҗбүр итте? Сез гамәлдәге шартларда
әлеге вазыйфаның, кызыклы проектлар булдыруны гына түгел, гади тел белән
әйткәндә, бюрократик эшне дә үз эченә алуын аңларга тиешсез», - диде И.Метшин.
«Баш архитектор - ул мантыйк, функция һәм фикерне үз
эченә туплаган кеше, - дип аңлатты И.Төхвәтуллина. - Әгәр шәһәр архитектура
ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрелергә дигән бурыч куйса, мин сезнең карамакта».
Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров та
Казанның һәм Родина урамнарының үсеш концепциясен тәкъдим итте. Үзенең
презентациясендә ул Совет районы предприятиеләрен үзгәртеп коруга аерым басым
ясады. Аерым алганда, ул файдаланылмый торган сәнәгать предприятиеләре
мәйданчыкларында катнаш файдалану кварталлары төзергә тәкъдим итте.
«Транзит-юнәлешле үсеш принцибы бөтен дөнья буенча кулланыла, ул үз астында
нәтиҗәле эшли торган транспорт янындагы төзелешнең урнашуын һәм компактлылыгын
күз алдында тота», - дип сөйләде Т.Кадыйров. Шулай ук ул Родина урамы буенча
территория «яшел» төзелештә пилот булырга мөмкин, дип өстәде.
Моннан тыш, архитектор Горки-Әмәт урманын, иске
аэропорт территориясен һәм Казан ипподромын җәяүлеләр бульвары белән
тоташтырырга тәкъдим итте.
Казанның якындагы 20 елга үсеше турында сөйләгәндә,
Т.Кадыйров шәһәрнең тарихи потенциалын саклап калу мөһим – мәдәни мирас
объектлары гына түгел, ә конструктивлык һәм авангард кебек стильдәге башка
архитектура корылмалары н да булдыру кирәк, дип билгеләп үтте.
«Ямал-Ненец автономияле округы торак төзелеше фонды»
коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры урынбасары Владимир Спиридонов
тарихи корылмаларны сакларга һәм инновацион-стратегик алымнар кулланып төзергә
тәкъдим итте. Аның фикеренчә, шәһәр киңлегенең гомуми сәнгать-эстетик стандартын
күтәрү Казанны яңа дәрәҗәгә чыгарачак.
«Зодчество» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль
директоры Таһир Нуриев та үз идеяләре белән уртаклашты. Ул яшел үсентеләрне
сакларга һәм экологиягә зур игътибар бирергә өндәде. Аның фикеренчә, шәһәр
урамнарындагы коймаларны үсемлекләргә алыштырырга була, бу шәһәрне бизәп кенә
калмыйча, экологияне дә ныгытачак. «Шәһәрне кислород белән баетырга һәм аны тагын да уңайлырак итәргә кирәк», - дип
тәкъдим итте Т.Нуриев.
Илсур Метшиннан тыш, кандидатларның чыгышларын
Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия
Фишман-Бекмамбетова, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик
Шәфигуллин, Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Ирина
Дябилкина, бәйсез эксперт Татьяна Прокофьева, «Татинвестгражданпроект» дәүләт
унитар предприятиесе генераль директоры Гадел Хөснетдинов, Казан дәүләт
архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов,
«Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе проектларының архитекторы
Герман Бакулин, «Казгражданпроект»
институты» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль планын эшләү үзәгенең
баш архитекторы Сергей Саначин, «Казан» гипронииавиапромы» баш архитекторы
Давид Дубоссарский, «Борщевский» шәхси эшмәкәр архитекторы Михаил Борщевский,
«Аксиом архитект» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Олег Маклаков һ.б.
тыңлады.