(Казан
шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь, Ксения Швецова). Быел Казанда сезонлы сәүдә
объектларын урнаштыруны оптимальләштерү буенча зур эш башкарылды, урнашу
схемасы 500-дән 284 урынга кадәр кимеде. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе
киңәшмәсендә Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр итте.
Ул хәбәр иткәнчә, алдагы аукционнарда ихтыяҗ булмаган
урыннар схемадан чыгарылган. Моннан тыш, аларның бер өлеше урамнардан паркларга
һәм башка иҗтимагый киңлекләргә күчкән. Аукционнарда барлыгы 7 млн 200 мең
сумлык 136 сәүдә урыны сатылган. «Бу, аннан алдагы елга караганда, кимрәк, әмма без башта шәһәр урамнарында
тәртип урнаштыру, закон кысаларында сәүдә итүне тәэмин итү максатын куйдык», –
дип аңлатты Р.Фазылҗанов.
Үзәк урамнарда урнашкан сәүдә урыннарына карата зур кызыксыну
белдерелде, җәйге верандалар һәм кафелар шәһәр халкы арасында зур популярлык
казанды. Рестораторлар бу сезонда аларда трафикның 1,5 тапкырга артуын билгеләп үттеләр.
Әлеге сезондагы яңалыкларның берсе - самокатларны
прокатка алу пунктлары барлыкка килү. Р.Фазылҗанов сүзләренә караганда, әлеге
хезмәт шәһәр халкы арасында популярлашкан. «Аукцион нәтиҗәләре буенча шәһәрнең
үзәк өлешендә самокатларны прокатка бирү буенча 7 станция урнаштырылган. Киләсе
сезонга мондый пунктларның урнашу урыннарын арттыру планлаштырыла, аларны тыныч
районнарда урнаштырачаклар», - диде Кулланучылар базары рәисе.
Быел лотлар алдан куелган иде, шуның аркасында урыннар
1-нче апрельгә кадәр сатылды, ә эшмәкәрләр сезонлы сәүдә стартына алдан ук
әзерләнергә мөмкинлек алды. Билгеләнгән барлык объектлар да кабул итү
комиссиясе тарафыннан каралды, аның составына Кулланучылар базары комитеты,
район администрацияләре, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе һәм Җир һәм
милек мөнәсәбәтләре комитеты белгечләре керде. Төп хокук бозулар - сәүдә өчен
билгеләнгән мәйданны арттыру һәм объектларның тышкы кыяфәтенә туры килмәү аркасында.
«Мондый тупас хокук бозулар ачыкланган һәм кисәтүләрне төзәтергә теләмәгән
очракта, без эшкуарлар белән килешүләрне өздек», - дип сөйләде Р.Фазылҗанов.
Барлыгы 16 килешү өзелде, объектлар сүтелде, дип өстәде ул.
«Башта ук бу мәсьәләдә катгый позиция алдык һәм
хокукый кырда эшлибез, - дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Бүген сәүдә
кагыйдәләре аңлаешлы, ачык һәм базарның бу сегментында эшләргә теләүчеләр өчен
бертөрле дәрәҗәдә ачык. Эшмәкәрләргә объектларның тышкы кыяфәтен эшләүгә вакыт
һәм акча сарыф итәргә кирәкми - алар барысы да расланган, бары тик яраклы итеп
сайлап алырга һәм эшләргә генә кирәк».
Сезонлы сәүдә объектларын урнаштыру вакыты ноябрь
аенда чыга, шуннан соң эшкуарлар аларны үзләре сүтәргә тиеш. Бүген,
Р.Фазылҗанов сүзләренә караганда, яңа сезонга әзерлек башланган, аерым алганда,
объектларны урнаштыру схемасы формалаша. Мәсәлән, мобиль сәүдәгә ихтыяҗны
исәпкә алып, фудтраклар һәм самокатлар прокаты урнаштыру урыннары санын арттыру
планлаштырыла.
«Тормыш бер урында гына тормый, шәһәр үсә, шуңа күрә
бу өлкәдә яңа тәкъдимнәр барлыкка килергә тиеш. Яңа идеяләр, яңа чишелешләр
булдырырга кирәк, шул исәптән сәүдә объектлары дизайны буенча да. Аларга
эшмәкәрләрнең акчасы җитәргә, шул ук вакытта шәһәр урамнарын бизәп торырга
тиеш».
Быел Казан территориясендә барлыгы 198 сезонлы объект
урнаштырылган, шул исәптән 62-се - өч еллык килешү буенча, аларның срогы бу
көздә чыга. Барлык сезонлы объектларның 80%-ы яшелчә һәм җиләк-җимеш сату
нокталары, шулай ук җәйге кафе урнаштыруга туры килгән. Калганнары - туңдырма,
салкын эчемлекләр, чәчәкләр һәм спорт инвентарен прокатка бирү кебек сезонлы
объектларга.