(Казан
шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). Бүген Казан Ратушасында Казан Мэры Илсур Метшин
рәислегендәге Эксперт советы утырышы нәтиҗәләре буенча шәһәрнең баш архитекторы
итеп Илсөяр Төхвәтуллина сайланды.
Илсөяр Төхвәтуллина - «АДТ» архитектура компаниясе
директоры. Советта катнашучыларның күбесе аның өчен тавыш бирде.
Башка кандидатлар арасында Казанның баш архитекторы
урынбасары Тимур Кадыйров, «Зодчество» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль
директоры Таһир Нуреев, «Ямал-Ненец автономияле округы торак төзелеше фонды»
коммерцияле булмаган оешмасы директорының элеккеге урынбасары Владимир
Спиридонов бар иде. Аларның һәркайсы эксперт бергәлегенә шәһәрнең билгеле бер
территориясен үстерү буенча үз кейсын тәкъдим итте, шулай ук киләсе 20 елга
Казан үсешенә карата үз карашлары белән уртаклашты.
Шәһәрнең баш архитекторы вазыйфасына сайлау, Татьяна
Прокофьева киткәннән соң, июльдә башланды. Кандидатларга үз портфолиоларын
җибәрергә һәм онлайн-анкета тутырырга тәкъдим ителде. Анда катнашучыларга
үзләренең һөнәри һәм иҗтимагый тәҗрибәләрен тасвирларга, шулай ук шәһәрнең
шәһәр төзелеше һәм архитектура үсеше белән уртаклашырга туры килде.
Бүген Бөтендөнья архитектура көнендә үткәрелгән
йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча Казан Ратушасында Эксперт советы вәкилләре
ябык тавыш бирү үткәрделәр. Аның нәтиҗәләре буенча баш архитектор итеп Илсөяр
Төхвәтуллина сайланды.
Исегезгә төшерәбез, Эксперт советы составына Казан
Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ТР Төзелеш, архитектура һәм
торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев, ТР Президенты
ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе
урынбасары Радик Шәфигуллин, бәйсез эксперт Татьяна Прокофьева,
«Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Гадел
Хөснетдинов, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит
Низамов, «Казгражданпроект» институты»
ачык акционерлык җәмгыятенең генераль планын эшләү үзәгенең баш архитекторы
Сергей Саначин, «Казан» гипронииавиапромы» баш архитекторы Давид Дубоссарский,
«Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе проектларының архитекторы
Герман Бакулин, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының Архитектура
проектлаштыру кафедрасы мөдире Николай Новиков, Казанның Архитектура һәм шәһәр
төзелеше идарәсе башлыгы Ирина Дябилкина, «Борщевский» шәхси эшмәкәр
архитекторы Михаил Борщевский, «Аксиом архитект» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
директоры Олег Маклаков һәм башкалар катнашты.