(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). ТР башкаласы Мэры Казанның өлкән буын вәкилләренә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.
«Хөрмәтле казанлылар, өлкән буын вәкилләре!
Бүген, Халыкара өлкәннәр көнендә, матур традиция буенча, без өлкән буынга – әти-әниләребезгә, остазларыбызга мөрәҗәгать итәбез, алардан үрнәк алабыз, еллар буе тупланган бай тормыш тәҗрибәләре, зирәклек, тәҗрибәдә сыналган белемнәре безгә таяныч һәм ярдәм булып тора.
Сезнең җилкәләрегез артында - төрле вакыйгалар белән тулы озын гомер, ләкин барлык кыенлыкларга да карамастан, сез үзегездә иң изге һәм якты төшенчәләрне саклап калдыгыз һәм балаларга, оныкларга тапшырасыз: мәхәббәт, кайгыртучанлык, дуслык, гадел һәм тугры булу. Инде үсеп килүче буын, яшьләр нәкъ менә шушы сыйфатларны үз гомерләре аша алып барачак.
Безнең яраткан Казаныбыз елдан-ел чәчәк ата, һәм монда, һичшиксез, сезнең дә өлешегез бар.
Игътибарлы булуыгыз, ачыклыгыгыз, сабырлыгыгыз һәм кайгыртучанлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, күңел көрлеге һәм озын гомер телим! Һәр көн шатлык бүләк итсен, ә өйдә мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен!»- диелә мөрәҗәгатьтә.