(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Саха Республикасы башлыгы Айсен Николаев белән очрашты.
Шәһәрнең Башкарма комитетында узган очрашуда яклар «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» бөтендөнья оешмасы кысаларында хезмәттәшлек һәм 11-15-нче ноябрьдә Дурбанда (Көньяк Африка республикасы) узачак БШҖХ Бөтендөнья конгрессын уздыру турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, Айсен Николаев «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Бөтендөнья советы составына Илсур Метшин җитәкләгән оешманың Евразия бүлегеннән керә. Шунысын да әйтергә кирәк, А.Николаев эше нәтиҗәсендә төбәк бүлеге тарихында беренче тапкыр «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» составына тулы бер республика - Якутия керде.
Саха Республикасы башлыгы «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия бүлегенең төрле проектларын тормышка ашыруда Казан Мэрына һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуын ассызыклады. Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең һәм Бөтендөнья мирас шәһәрләренең региональ киңәшмәсен 2020 елда Якутскида үткәрергә карар кылдылар.
Казан Мэры һәм Якутия башлыгы узган ял көннәрендә Татарстан башкаласында узган «Цифрлы алга китеш» IT-белгечләр, программистлар һәм дизайнерлар конкурсының финал этабына фикер алыштылар. Ярыш 3 меңнән артык катнашучыны җыйды, иң массакүләм хакатон буенча Гиннесның дөнья рекорды куелды.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият»нең Евразия бүлеге генераль секретаре Расих Сәгыйтов һәм башкалар катнашты.