(Казан
шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь, Ксения Швецова). «Казэнерго» акционерлык
җәмыягте быел өч район котельнясын комплекслы модернизацияләде һәм
реконструкцияләде. Ә соңгы елларда шәһәрне җылылык белән тәэмин итүнең иң зур
чыганакларыннан берсе булган предприятие 40 котельныйны модернизацияләгән – бу
эшләп килә торган котельныйларның өчтән бере дигән сүз. Мондый эш темпы
шәһәрлеләргә җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын тәэмин итә, дип билгеләп
үтте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.
Яңартылган пар казаннары биналарында искергән
җиһазларны алыштырдылар, технологик процессларны автоматлаштырдылар, бу җылылык
белән тәэмин итүнең энергия нәтиҗәлелеген һәм ышанычлылыгын сизелерлек
арттырырга тиеш, дип билгеләп үтте шәһәрне яңа җылыту сезонына әзерләү турында
чыгыш ясаганда Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Дмитрий Анисимов.
«Казэнерго»
акционерлык җәмгыятенең шундый темпта эшләвен ишетү бик күңелле, - дип
билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Барлык котельныйларның өчтән бере
реконструкцияләнде. Бу безнең шәһәрне җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын
тәэмин итәчәк, хезмәтләрнең сыйфатын арттырачак. Алга таба да бу мәсьәләгә
системалы игътибар бирәчәкбез».
Җылылык белән тәэмин итә торган башка предприятиеләрдә
дә челтәр җиһазларын яңарту һәм реконструкция эшләре башкарылды. Шулай итеп,
яңа җылыту сезонына җылылык челтәрләре оешмалары 2 мең км га якын магистраль
һәм квартал эчендәге җылылык челтәрләре әзерләгән, 46 км дан артык
торбаүткәргеч алмаштырылган һәм реконструкцияләнгән.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Казанда социаль
өлкәнең барлык 783 объекты һәм 5330 торак йортның 5270-е җылылык җибәрүгә әзер.