(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь, Алинә
Бережная). Быел Казанда балалар лагерьларына капиталь төзекләндерү үткәрү
буенча масштаблы программа старт алды. Аларның инфраструктурасын яхшырту гына
түгел, ә лагерьлар ел әйләнәсе эшли торган шартлар булдыру да кирәк, дип
билгеләп үтте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, республика программасы
ярдәмендә җәйге лагерьларда балаларның ял итү шартлары яхшырып кына калмаячак,
аларда урыннар саны да артачак. «Балалар лаеклы шартларда ял итәргә тиеш.
Шунысы куанычлы, лагерьларга капиталь ремонт ясау буенча чираттагы президент
программасы эшли башлады, илнең башка төбәкләрендә аңа тиңнәр юк.
Төзекләдерелгән дүрт лагерь гына да аларда ял итүчеләрнең санын 1000 кешегә
арттырачак", - диде И.Метшин.
Реконструкциядән соң «Молодежный» лагере ел әйләнәсе эшләячәк. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат
Фәизов сөйләвенчә, лагерьдә барлык инженерлык челтәрләре алыштырылган, бөтен
корпусларда да җылылык бирү эше оештырылган, казаннар сатып алынган, өч корпус
һәм ашханә капиталь төзекләндерелгән, клуб төзелгән. Ел ахырына кадәр тагын ике
спорт мәйданчыгы төзергә, территорияне төзекләндерергә кирәк.
Ел әйләнәсе эшли торган лагерьлар Россия һәм халыкара
дәрәҗәдәге зур чаралар үткәргәндә җитди ярдәм булырга мөмкин, дип саный Мэр.
«Бу - бюджет буенча яшәү һәм туклану мөмкинлеге. Инфраструктура ел әйләнәсе
эшли алсын өчен нинди чаралар уздырырга кирәклеген уйларга кирәк: лагерьларның
өч ае балалар өчен эшләячәк, калган 9 аенда түләүле хезмәтләр күрсәтеләчәк», -
диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, ел әйләнәсе эшли торган
лагерьлар гаилә белән ял итү өчен менә дигән урын булыр иде. «Төрле яшьтәге,
төрле бюджетка ия булган казанлылар, ял көннәрен балалар белән үткәрә алсын өчен,
тиешле шартлар тудырырга кирәк», – дип саный шәһәр башлыгы.
Быел капремонт программасына «Молодежный» лагере белән
беррәттән «Заречье», «Восток» һәм «Юнитур» керде. Аларда төзекләндерү эшләрен
2020 елның җәйге сезонына тәмамлау планлаштырыла. Киләсе елда капиталь
төзекләндерү программасына 6 лагерь кертелгән: «Яшь гвардия», «Экран», «Яңа
Юдино», «Огонек», «Татарстан пионериясе» һәм «Нармонка».
Лагерьларны
төзекләндерү белән бергә аларга керү юллары да ремонтлана. Быел «Березка»,
«Экран», «Татарстан пионериясе», «Огонек» лагерьларына керә торган юллар
яңартылды. Бу эш дәвам итәчәк. Ел ахырына кадәр «Молодежный», «Яшь гвардия»,
«Восток» һәм Гагарин лагерьлары янында яңа юллар барлыкка киләчәк.