(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь, Ксения
Швецова). Казанда яңа җылылык сезонына социаль өлкә объектларының 783-е (100%)
һәм 5330 торак йортларның 5270-е (99%) әзер. Кирәк булган очракта,
хастаханәләргә, стационарларга, бала тудыру йортларына, интернатларга һәм башка
социаль учреждениеләргә вакытыннан алда җылылык биреләчәк. Узган елда
шәһәрлеләрдән җылылык белән тәэмин итү вакытында минималь санда мөрәҗәгатьләр
килде, дип билгеләп үтте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур
Метшин. Ул кыска вакыт эчендә шәһәрлеләрнең сорауларына җавап бирергә һәм
барлык кисәтүләрне бетерергә кушты.
Шәһәрнең яңа җылыту сезонына әзерлеге турында
торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Дмитрий Анисимов сөйләде. Ул билгеләп
үткәнчә, җылыту чорында барлыгы 5745 күп фатирлы йортны әзерләргә, шул исәптән
үзәк җылыту системасы булган 5330 йортны әзерләргә, 46 км җылылык челтәрен һәм
кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен күчерергә, өч ТЭЦ, өч район котельнясын
- «Горки», «Азино» һәм «Савиново», 137 «Казэнерго» котельнясын һәм 50 ведомство
котельнясын әзерләргә кирәк булачак.
Бүгенге көндә шәһәрне җылылык белән тәэмин итүнең
барлык алты эре чыганагы да эшкә әзер.
90 йортны һәм социаль өлкә объектын җылылык белән
тәэмин итә торган ведомство котельныйлары шулай ук җылылык сезонына техник
яктан әзерләнгән. «Отар торак массивындагы котельный искәрмә булып тора, ул ике
йортны җылыта», - дип билгеләде Д.Анисимов. Киләсе елда бу йортлар, проблемалы
ведомство котельныйсыннан тышкы ягулык чорына газ казаннарына күчереләчәк, ә
әлегә котельныйның хуҗасы - «Монтажстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте -
җылылык белән тәэмин итүнең гамәлдәге схемасын саклап калуны тәэмин итәргә
тиеш, дип өстәде ул.
Быел «КВЗ» ачык акционерлык җәмгыятенең икенче
мәйданчыгында ведомство котельныйсына тоташтырылган Бишбалта бистәсе
кулланучылары яңадан тоташтырылачаклар. Җиде торак йорт, 30-нчы номерлы балалар
бакчасы һәм машина төзүчеләр мәдәният йорты төзелеп килүче блоклы модульле
котельныйга күчереләчәк, ә 378 – нче номерлы балалар бакчасы - «Казэнерго»АҖ
котельныйларына.
Кышка 5330 йортның 5270-е әзерләнгән. Калган 60 йорт -
капиталь ремонттан соң объектларны тапшыру буенча чаралар тәмамланып килә
торган йортлар. Шулай ук социаль өлкәдәге 783 объектка да җылылык җибәрергә
әзерләр. 16 балалар бакчасы, бер мәктәп, 14 яшүсмерләр клубы капиталь
төзекләндерү программасы буенча яңартыла.
«Безнең өчен җылылык бирү - җылылык сезоны башлануны
формаль игълан итү түгел, ә шәһәрлеләрнең фатирларында җылы булдыру.
Кулланучылар, җылылык җибәргәннән соң, билгеләнгән ике атна эчендә, җылылык
белән тәэмин итүнең нормаль режимын тәэмин итәргә әзер», - диде Д.Анисимов.
Быелгы җылылык бирү сезоны башлану тәкъдим ителгән
шартларны исәпкә алып игълан ителәчәк. Исегезгә төшерәбез, үзәкләштерелгән
җылыту системасы вакытында җылылыкны биш көн рәттән уртача тәүлек һава
температурасы +8 градус булганда бирергә киңәш ителә. Узган ел 1-нче октябрьдә
җылылык бирү сезоны башлануны игълан иттеләр.
«Җылыту сезоны - бик зур җаваплылык һәм җылылык белән
тәэмин итә торган оешмаларның зур эше, - дип билгеләде Илсур Метшин. -
Шәһәрлеләр бу эшне күрми. Бу - футбол арбитры кебек, әгәр ул профессионал икән,
аны сизмиләр дә. Биредә дә шул ук хәл - шәһәрлеләр кышын җылылык белән тәэмин
итә торган оешмаларның булуын сизмәскә тиеш, чөнки алар җылылык сезонына яхшы
әзерләнгәннәр».
Узган ел казанлылардан җылылык бирелгән чорда аз
күләмдә мөрәҗәгатьләр килде, дип өстәде шәһәр башлыгы. «Казан - миллион халкы
булган шәһәр, биредә 5,5 меңнән артык төрле каттагы йорт бар. Бер көнне барлык
йортларга да җылылык җибәрү мөмкин түгел, бу төрлечә була, моңа аңлап карарга
кирәк,-дип өстәде Мэр. – Әмма шәһәрлеләрнең мөрәҗәгатьләрен игътибар белән
күзәтергә һәм җитешсезлекләрне вакытында төзәтергә кирәк».
Ахырда Д.Анисимов хәбәр иткәнчә, «Ачык Казан»
системасында, район администрацияләрендә һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы
комитетында җылылык җибәрү чорында кайнар линия телефоннары эшләячәк, номерлар
җылылыкны бирү алдыннан KZN.RU порталында урнаштырылачак.