(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь, Алена
Мирошниченко). «Казан Гипронииавиапром» акционерлык җәмгыяте генераль директоры
Борис Тихомировка һәм сукырлар өчен эшли торган «Ярдәм» укыту-тернәкләндерү
үзәге директоры Мәликә Гыйльметдиновага Казанның Мактаулы гражданины исеме
бирелде. Әлеге карарны Казан шәһәр Думасы депутатлары XXXIV сессия барышында
кабул итте.
Мактаулы гражданнар кандидатураларын депутатлар
каравына Казан Мэры Илсур Метшин кертте. «Бу кешеләр күп еллар дәвамында
Россия, Татарстан һәм Казан файдасына хезмәт куя, үз эшләре белән аларны
данлый, шәһәр, республика һәм аннан читтә яшәүчеләрнең лаеклы абруеннан һәм
хөрмәтеннән файдаланып, хезмәт итәләр», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
«Казан
мәнфәгатьләре һәм ихтыяҗлары һәрвакыт Борис Ивановичның игътибар үзәгендә кала»
Мэр ассызыклап үткәнчә, «Казан Гипронииавиапром» -
Россиянең танылган фәнни учреждениеләренең берсе. «Институтны 30 елдан артык
җитәкләгән Борис Ивановичның югары профессионализмы аркасында предприятие
үзгәртеп кору елларында квалификацияле белгечләр коллективын саклап кына
калмыйча, проектлаштыру буенча яңа юнәлешләрне дә даими үзләштерә алды. Һәм
бүген «Казан Гипронииавиапром» - Россиянең алдынгы проект һәм фәнни-тикшеренү
институтларының берсе», - диде И.Метшин.
Б.Тихомиров җитәкчелегендә Ульяновск шәһәренең
«Восточный», Таганрогның «Лужный», Воронежның «Придача», «Туполев» ачык
акционерлык җәмгыяте филиалы Казан авиация-җитештерү берләшмәсе, Жуковский һәм
башка аэродром базалары үзгәртеп корылды.
Казан Мэры Борис Ивановичның һәм предприятие
коллективының инновацион эшчәнлекне үстерүдә керткән зур өлешен билгеләп үтте.
Шулай итеп, 2012-2014 елларда институт республиканың Югары Ослан районы
территориясендә «Иннополис» махсус икътисадый зонасы объектларын, «Алабуга»
махсус икътисадый зонасы һәм резидент компанияләр предприятиеләрен төзү өчен
проект һәм эш документациясен эшләгән.
Борис Иванович Тихомировның турыдан-туры
җитәкчелегендә институт коллективы башкалада Меңьеллык Казан, Универсиада, Су
спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыруга зур өлеш керткән. Институт
проектлары буенча Казан халыкара аэропортының яңа терминаллары, Су спорт
төрләре сарае, «Буревестник», «Акчарлак», «Бустан» һәм «Олимп» бассейннары
реконструкцияләнде һәм төзелде.
Моннан тыш, «Казан Гипронииавиапром» коллективы
Мәскәүдә «Лужники» зур спорт аренасы планын әзерләүдә һәм реконструкцияләүдә
катнашты.
«Борис Ивановичның игътибар үзәгендә һәрвакыт Казан
мәнфәгатьләре һәм ихтыяҗлары тора. Республика башкаласында компания тарафыннан
эшләнгән проектлар буенча берничә шәһәр кварталларын һәм микрорайоннарны
комплекслы төзү эшләре башкарылды: «Көнбатыш Заречье, «Магеллан», «Светлая
долина», иҗтимагый әһәмиятле һәм административ биналар төзелгән һәм
реконструкцияләнгән», - дип аңлатты шәһәр башлыгы.
Моннан тыш, институт коллективы, шулай ук шәхсән Борис
Иванович хәйрия эшчәнлегендә һәрчак катнашалар. Шулай итеп, «Яңарыш» республика
фондына ярдәм сыйфатында Свияжск утрау-шәһәрендә туганнар корпусын
реконструкцияләү проекты бушлай эшләнде, даими нигездә Бөек Ватан сугышы ветераннарына,
тыл хезмәтчәннәренә, инвалидларга, балаларга, хәйрия фондларына ярдәм
күрсәтелә, шулай ук берничә чиркәүне торгызу, мәчет төзү проектлары әзерләнде.
«Яхшылык эшләү һәм үзенә рәхмәт әйтүләрен көтмәү аның
өчен яшәү нормасы булып тора. Борис Ивановичның
күпьеллык нәтиҗәле эше һәм төзелеш тармагы үсешенә керткән зур өлеше югары
дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде: 1-нче һәм 2-нче дәрәҗә «Ватан алдындагы
казанышлары өчен» ордены медальләре, «Татарстан Республикасы алдындагы
казанышлары өчен» ордены медале һәм «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан
Республикасы медале белән бүләкләнде. Аның исеме Казанның Мактау
китабына, «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кертелгән. Борис
Иванович - безнең дәрәҗә һәм горурлык», - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
«Бөтен гомере
сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтүгә багышланган»
Икенче кандидат - Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова.
«Ул - уникаль шәхес, бөтен гомере сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм
күрсәтүгә багышланган», - дип белдерде республика башкаласы Мэры.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы була торып Мәликә
Гыйльметдинова үз акчасына Левченко бистәсендәге мәчет каршында ишетү һәм күрү
буенча инвалидлар белән шөгыльләнү өчен «Сулима» беренче төркемен оештырган.
«Күңел җылысына мохтаҗ кешеләр Мәликә Рәфкать кызының гаиләсенә әйләнделәр. Ул,
күрмәүчеләргә дөньяның матурлыгын тоярга ярдәм итеп, үзенең бөтен йөрәген һәм
җанын изге эшкә юнәлдергән. Ул - ишарә телен һәм тефлопедагогика нигезләрен
өйрәнгән, Брайль системасы буенча рельефлы-нокталы шрифт белән укытуны узган, ә
аннары үзе уникаль методик эшләнмәләр авторы булган кеше», - дип сөйләде
И.Метшин һәм соңыннан начар ишетүче һәм күрүче инвалидларның зур булмаган
төркемнәрен реабилитацияләү эшчәнлеге хәзерге вакытта Мәликә Рәфкатовна җитәкли
торган «Ярдәм» укыту-тернәкләндерү үзәгенә кушылуын ассызыклады.
2014 елда «Гаилә учагы» приюты булдырылды, хәзерге
вакытта анда 10 бала тәрбияләнә, Мәликә Гыйльметдинова аларны үз карамагына
алды, дип билгеләде шәһәр башлыгы. «Беренче көннән башлап балалар өчен яшәү,
уку, медицина һәм психологик тернәкләндерү өчен яхшы шартлар тудырылган.
Тәрбиягә алынган балалар Мәликә Рәфкать кызын әни дип атыйлар», - диде ул.
М.Гыйльметдинованың күпкырлы эше нәтиҗәсе – уникаль
хезмәтләр: начар күрүче мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балаларны
социаль-психологик тернәкләндерү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социаль
сәламәтләндерү һәм реабилитацияләү буенча методик ярдәмлекләр, күрми һәм ишетми
торган кешеләрнең «Гаилә учагы» социаль-психологик тернәкләндерүе.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, озак еллар нәтиҗәле
хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Мәликә Гыйльметдиновага берничә
тапкыр бүләкләр тапшырылды. 2016 елда «Хатын-кыз җитәкләгән Россиянең иң яхшы
иҗтимагый оешмасы» номинациясендә «Алтын кош» премиясен алды, 2014 елда «Ел
хатын-кызы» конкурсы нәтиҗәләре буенча «Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият»
исеменә лаек булды, Ингушетия Республикасы башлыгының Рәхмәт хатлары белән
бүләкләнде. Ләкин Мәликә Гыйльметдиновага төп бүләк - ул "яңа" тормыш
бүләк иткән кешеләрнең шатлыгы. Мәликә Рәфкать кызының Казанның мөмкинлекләре
чикләнгән кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүне оештыруга керткән өлеше бәяләп
бетергесез», - дип тәмамлады чыгышын И.Метшин.
Казан шәһәр Думасы депутатлары тәкъдим ителгән
кандидатураларны хупладылар һәм Борис Тихомиров һәм Мәликә Гыйльметдиновага
«Казанның Мактаулы гражданины» исемен бирү турында карар кабул иттеләр.