(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь, Ксения
Швецова). Бу елның иң мөһим вакыйгаларының берсе – Россиядә беренче тапкыр
узачак WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына 70 көннән азрак вакыт калды.
Анда 67 илдән 1400-дән артык конкурсант катнашачак. Казан Мэры Илсур Метшин
бүген Ратушада узган Казан шәһәр Думасының XXXIV сессиясе барышында чемпионатны
үткәрүгә әзерләнергә һәм барлык оештыру мәсьәләләрен дә (транспорт белән тәэмин
итүдән алып кунакларны урнаштыруга кадәр) исәпкә алырга кушты.
Дөнья чемпионатлары һәр 2 ел саен WorldSkills
International халыкара оешмасы канаты астында уза. WorldSkills Kazan 2019
проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, әлеге оешманың төп
максаты – эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү һәм дөньяда һөнәри белем бирүне үстерү.
Май аенда Казанда «Россиядәге яшь профессионаллар»
җиденче илкүләм чемпионаты финалы узды, дип искәртте Э.Гобәйдуллин.
Татарстанлылар анда иң күп санлы командаларның берсе иде, аның составына 81
компетенция буенча 164 конкурсант, шулай ук 14-16 яшьлек 96 яшүсмер керде.
Гомумкоманда медаль зачетында республика җыелма командасы беренче урынны алды,
55 алтын, 47 көмеш, 39 бронза һәм 25 медаль яулады. Җыелма команда составына
казанлылар аеруча да зур өлеш кертте - алар 49 алтын, 32 көмеш, 23 бронза һәм 9
медальон яуладылар. Икенче урынны – Мәскәү, өченче урынны Мәскәү өлкәсе
командалары алды.
«Чемпионатның милли этабы безнең өчен сынау кебек
булды, без тагын да яхшырак әзерләнү өчен нәрсә өстендә эшләргә кирәклеген
күрдек», - дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин.
Бүген республикада 31 ресурс үзәге эшли, ул
WorldSkills хәрәкәтен үстерүнең төп таяныч ноктасы булып тора. Э.Гобәйдуллин
сүзләренә караганда, 2014 елдан 2018 елга кадәр аларны төзүгә республикада 4,3
млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Казанда 9 ресурс үзәге эшли.
Россия милли җыелма командасының киңәйтелгән составына
37 компетенция буенча Татарстан Республикасының 48 вәкиле керә, шуларның 31-е
Казанда белем ала яки эшли. «Без әлегә аларның кайсысы дөнья чемпионатында
республика данын яклаячагын белмибез. Якын арада чемпионатка финал составы
билгеләнер дип өметләнәбез».
Төп ярышлар «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында
узачак. Аларда 67 илдән 1400-дән артык конкурсант катнашачак. Алар 56
компетенция буенча ярышачак, ә 1300 эксперт аларның осталыгын бәяләячәк.
Чемпионатны оештыруда 3500-дән артык волонтер катнаша.
Катнашучыларны Универсиада авылында урнаштырачаклар –
биредә барлыгы 5,5 меңнән артык кеше урнашачак. Чемпионат көннәрендә 300-гә
якын автобус һәм микроавтобус һәм 100 автомобиль җлеп ителәчәк, шул исәптән
халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен дә транспорт каралган.
Дөнья чемпионаты кысаларында WorldSkills традицион зур
конференциясе узачак, чарада бөтен дөньядан 1200 катнашучы катнашачак, шулай ук
WorldSkills оешмасына керүче илләрнең Министрлар саммиты оештырылачак.
Чемпионат кысаларында эшче һөнәрләрне үстерү буенча
«Бер мәктәп – бер ил» белем бирү программасы старт ала. Анда Казан һәм
Татарстанның 3 меңгә якын укучысы катнаша. 22-нче августта әлеге программа
буенча чемпионатта катнашучы илләрнең һәм төбәкләрнең милли җыелма командалары
үзләренә беркетелгән мәктәпләргә барачак, биредә үз илләренең мәдәнияте турында
сөйләячәкләр һәм Россиянең мәдәни үзенчәлекләре белән танышачаклар һәм
интерактив практикумнар уздырачаклар. Ә 23-26 август көннәрендә мәктәп
укучылары ярышларга барачак.
Чемпионатны ачу тантанасы – 22-нче августта, ә ябылу һәм бүләкләү
тантанасы 27-нче августта «Казан Арена» стадионында булачак, дип искәртте
Э.Гобәйдуллин.
«Чемпионатка багышланган мәдәни вакыйгалар шәһәрнең
барлык җәмәгать киңлекләрендә дә диярлек узачак. Казанлылар лекцияләрдә,
мастер-классларда, конкурсларда һәм башка кызыклы чараларда катнаша алачак», -
дип сөйләде спикер.
«Без мөһим вакыйгалар алдыннан булган махсус режимда
эшләргә күнеккән. Хәзер төзекләндерү эшләрен тәмамлыйбыз. Июнь аенда барлык
эшләрне тәмамларбыз дип өметләнәнбез һәм кунаклар шәһәребезнең матурлыгын күрә
алыр дип ышанабыз, - диде И.Метшин. - Транспорт белән тәэмин итү, урнаштыру,
туклану мәсьәләләрен тагын бер тапкыр эшләп бетерүегезне сорыйм. Болар барысы
да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Җәмәгать тәртибен саклау, шәһәр халкының һәм
кунакларының куркынычсызлыгы аерым бурыч булып тора. Зур халыкара чаралар
уздыру тәҗрибәсен исәпкә алып, без WorldSkills хәрәкәте тарихында иң яхшы чемпионат
үткәрә алырбыз дип өметләнәбез».
Исегезгә төшерәбез, WorldSkills Kazan 2019 дөнья
чемпионаты Казанда 22-27 августта узачак. WorldSkills Kazan 2019 дөнья
чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына билетларны онлайн-сату worldskills2019.com чемпионат сайтында башкарып була. Билет бәясе - 300
сумнан 1500 сумга кадәр.