(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь, Алена
Мирошниченко). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Казан шәһәр Думасының
XXXIV сессиясе барышында Казан Генераль планы проекты шәһәрлеләрнең
мәнфәгатьләрен исәпкә алып кабул ителәчәк дип белдерде. Шәһәрдә барлык бәхәсле
мәсьәләләрне хәл итү диалог режимында кабул ителә, аларның һәркайсы буенча
җәмәгать тыңлаулары уза, дип ассызыклады ул.
Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы
урынбасары Анастасия Латыйпова хәбәр иткәнчә, шәһәрнең Генераль планы проекты
2035 елга кадәр шәһәр халкының теләкләрен исәпкә алып эшләнгән һәм территориаль
планлаштыруның федераль геомәгълүмат системасында 2019 елның мартында
урнаштырылган. Әмма шуннан соң да кайбер мәсьәләләр буенча фикер алышу дәвам
итте. Шуңа бәйле рәвештә, 2019 елның июленә Казанда яшәүчеләр белән Генплан
буенча кабат фикер алышу планлаштырылган, документ проектының йомгаклау
версиясен яңадан федераль һәм республика органнары белән килештерү өчен
федераль геомәгълүмат системасына урнаштырачаклар, ә ел ахырына яңа Генплан
проекты Казан шәһәр Думасы депутатларына тәкъдим ителәчәк.
А.Латыйпова Казан шәһәр Думасы депутатларының
игътибарын Дәрвишләр бистәсендәге вәзгыятькә юнәлтте. «2018 елда халык
алдында транспорт моделе тәкъдим ителде, аның буенча тимер юл буенда Липатов
урамы буенча ике юл һәм Поперечная урамы буенча юл планлаштырылды, ул урман
массивы һәм Нагорный торак массивы буйлап уза. Бу юллар Мир урамыннан зур
транспорт йөкләнешен өлешчә киметергә тиеш иде», - дип аңлатты ул.
«Без бистә халкы белән берничә тапкыр очраштык, юллар
вариантларын аңлаттык. Без бу мәсьәлә буенча шәһәрдә яшәүчеләр белән
сөйләшергә, аларның фикерләрен ишетергә планлаштырабыз, чөнки бу юллар чыннан
да кирәк, югыйсә, транспорт бөкеләре белән булган хәл начарая гына», – дип
ассызыклады А.Латыйпова һәм Генпланны эшләүчеләр проблеманы хәл итүнең мөмкин
вариантларын эзләүне дәвам итә дип өстәде.
Иске Горки торак массивында яшәүчеләр шәхси җир
биләмәләре территориясендә балалар учреждениеләре төзү планнары белән бәйле
рәвештә борчылу белдерделәр. Латыйпова аңлатканча, борчылу нигезле түгел.
«Генплан социаль объектларга булган ихтыяҗны ачыклый, документта бу урынга
бәйле булмаган һәм территория хокукына ия булмаган тамгалар рәвешендә чагыла»,
– дип аңлатты спикер. Ягъни Генпланның график материалларында тамга социаль
учреждениеләрдә бу территориянең кирәклеген һәм аларның санын гына терки, ләкин
аны территориядә урнаштыруның конкрет урынын билгеләми.
Горький шоссесының - төзелә торган «Серебряный бор»
бистәсе аша М7-гә чыгу дублер-юлы зур резонанс уятты. А.Латыйпова Горький
шоссесы инде хәзер үк транспорт йөкләнешен үти алмавын билгеләп үтте, шуңа күрә
Генпланны эшләүчеләр алдында бу проблеманы хәл итү бурычы тора диде.
«Бүгенге көндә Казанның Генераль планы проекты буенча
актив рәвештә фикер алышына, без моны халык белән аралашып башкарабыз.
Регламент буенча фикер алышу бер тапкыр уза, әмма без инде өч тапкыр халык
белән очраштык һәм казанлыларны максималь дәрәҗәдә канәгатьләндерерлек карарлар
эзләүне дәвам итәбез», - диде Илсур Метшин.
Казан Мэры планлаштыру мәсьәләсе шактый катлаулы, әмма
Казан тиз темплар белән үсә, туучылар саны, яңа торак, балалар бакчалары,
мәктәпләр саны арта бара, шул ук вакытта, нәтиҗә буларак, автомобильләштерү дә
арта бара, дип ассызыклады. «Берни дә эшләмәү – коллапс. Хәзерге вакытта мөмкин
кадәр күп вариант карала, һәм без барлык мәсьәләләрне күпчелек мәнфәгатьләрен
исәпкә алып хәл итәчәкбез», – диде шәһәр башлыгы, шул ук вакытта Казанның
Генераль планында салынган күп кенә проектларны гамәлгә ашыруга ун елдан соң
гына ирешә алачагын билгеләп үтте.
«Нигә моңа хәзер нигез салына? Коридорлар һәм кызыл
линия булырга тиеш. Бу безнең талым-теләгебез түгел. Зарурилык федераль
законнар һәм без яшәячәк, иҗат итәчәк һәм эшләячәк шәһәребезнең киләчәге
турында кайгырту тарафыннан булдырылды», - дип билгеләде шәһәр башлыгы һәм
депутатларны җәмәгать тыңлауларында актив катнашырга, үз тәкъдимнәрен кертергә
чакырды.