(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь, Ксения Швецова). Казан зооботаника бакчасының территориясе реконструкциядән соң өч тапкырга – 7-дән 21 гектарга кадәр артачак. Зоопарк өч өлешкә бүленәчәк: Африка хайваннары урнашачак «Замбези елгасы», Көньяк Америка хайваннары яшәячәк «Амазонка елгасы», һәм Россиянең төрле почмакларыннан китерелгән хайваннар территориясе. Реконструкциядән соң Казан зоопаркы иң яхшы Европа зоопарклары белән бер рәткә басачак. Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шундый фикер белдерде.
Казан зооботаника бакчасы борынгы гына түгел, ә Россиядә зоология һәм ботаника коллекцияләрен берләштергән бердәнбер зооботаника бакчасы да. Аны реконструкцияләү турындагы карар 2014 елда кабул ителде, дип искәртте Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов, ә масштаблы төзекләндерү программасы 2015 елда башланды.
Эшләрнең беренче этабында Кабан күле ярында «Замбези елгасы» яңа территориясе булдырыла. Бу уникаль экспозиция - 6,7 гектар территориядә бары Африка хайваннары гына урнаштырылачак. «Замбези елгасы» экспозициясендә барлыгы 34 төр хайван тәкъдим ителәчәк.
Икенче чират - гамәлдәге территорияне реконструкцияләү һәм төзү. «Территориянең төп өлешен Россиянең төрле төбәкләрендә яши торган хайваннардан торган өч экспозиция алып торачак», - диде Ф.Нурмөхәммәтов. Беренче өлеш - «Байкал күле», анда Көнбатыш Себер тайгасындагы хайваннар тәкъдим ителәчәк: росомаха, селәүсен, көрән аю, Байкал су эте һәм башкалар. Икенче өлеше - «Уссури елгасы», анда Россиянең Ерак Көнчыгышы хайваннары яшәячәк: Амур юлбарысы, Ерак Көнчыгыш капланы, Һималай аюы, сары көртлек һәм башкалар. Өченче урында - «Врангель утравы», бу экспозициянең нигезендә ак аю, сарык-үгез, төньяк боланы, морж һәм башкалар.
Реконструкциянең өченче этабында Кабан күленең каршы ягында Көньяк Америкада яшәүче хайваннар өчен «Амазонка елгасы» вольерлар комплексын төзү планлаштырыла: ягуар, гигант кырмыскаашар, тапир, ленивец һәм башкалар.
«Өч өлеш тә үзара күпер һәм тоннель белән тоташтырылачак, – дип аңлатты зооботаника бакчасы директоры. – Бу киләсе көн зоопаркы булачак. Реконструкция нигезенә экспозицияләрнең тамашалылыгын һәм халыкка хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәсен тәэмин итә алырдай хайваннарны карап тоту һәм аларны күрсәтүнең заманча технологияләре салынган».
Ф.Нурмөхәммәтов сүзләренчә, яңа хайваннар белән, ә нәкъ менә филләр һәм кешесыман маймыллар белән эшләү өчен, зооботаника бакчасы белгечләре Европа зоопаркларында һәм Мәскәүдә белем алган. Яңа штат берәмлекләрен гамәлгә керткәннән соң, биологик белеме булган персонал туплау мөмкинлеге барлыкка киләчәк, ә киләчәктә КФУ белән хезмәттәшлектә фәнни тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла.
«Зоопаркны реконструкцияләү - башкалага, Казан халкына һәм кунакларына бүләк. Моның өчен Президент Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт сүзләре җиткерәбез, – диде Казан Мэры Илсур Метшин. - Реконструкциядән соң безнең зооботаника бакчасы чып-чын энҗе бөртеге булыр һәм Европаның иң яхшы зоопарклары белән бер рәткә басар, дип ышанабыз».