(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). Узган ел Казанда «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе 5 мең агач һәм 26 меңгә якын куак утыртты. Предприятие белгечләре эксперимент сыйфатында 25 декоратив сакура агачы утырттылар, моннан тыш, шәһәр урамнарын берьеллык чәчәкләрдән 24 зур чәчәк композициясе бизәячәк. Казан Мэры Илсур Метшин семинар оештырырга кирәклеген билгеләп үтте, анда «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе белгечләре башка подрядчылар белән тәҗрибә уртаклаша алыр иде, шулай ук шәһәрне яшелләндерүнең яңа тенденцияләре турында хәбәрдар булу өчен махсус форумнарда катнашу кирәклеген әйтте.
Ел саен бер агачны карап тоту 1,5 мең сумга төшә
Казанны яшелләндерү белән бергә яшел фондны саклауга һәм реконструкцияләүгә зур игътибар бирергә кирәк, дип белдерде «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе директоры Роза Җәббарова. Аның сүзләренә караганда, үсентеләрне тәрбияләү биш ел дәвамында алып барылырга тиеш, шул ук вакытта бер агачны ел саен карап тоту 1,5 мең сумга төшә. «Үсентеләрне бер генә ел түгел, ә биш ел карап торырга кирәк, шул вакытта гына аларның тернәкләнеп китүе гарантияләнә, - дип белдерде Р.Җәббарова, - бу максатларга юнәлдерелгән акчалар һәлак булган үсемлекләрне даими алыштырганда котылгысыз югалтуларны булдырмаска яки авария хәлендәге агачлар һәлак булуга китергән зыянны компенсацияләүдә ярдәм итәр, дип ышанам», - дип аңлатты ул.
Шулай ук спикер шәһәр паркларындагы яшел зоналарга йөкләнеш үсү чүп-чар күләменең артуына, спорт һәм балалар җиһазларының, кече архитектура формаларының еш ватылуына, шулай ук газонның тиз таушалуына китерә, дип өстәде. Бу шартларда яшел үсентеләр тагын да ешрак һәм сыйфатлы карау таләп итә. «Чүплекләрне юу, юлларны җыештыру, чүп чыгаруга ихтыяҗ да берничә тапкыр арта. Бер үк вакытта шәһәр мохитенә карата шәһәр халкының таләпләре артуын күрәбез. Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, шәһәрнең яшел зоналарына ихтыяҗ зур булу тарифларны үстерү ягына төзәтмәләр кертүне сорый», - диде Р.Җәббарова.
Казан Мэры Илсур Метшин күтәрелгән проблемаларның мөһимлеген билгеләп үтте һәм мәсьәләләрнең каралуын аңлатты. «Без аудитны тәмамлыйбыз, бу документлар белән ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенә, ТР Финанс министрлыгына барачакбыз, анда бу позицияләрне яклаячакбыз. Бу акча җитмәү белән бәйле эш, әмма алар һәрвакыт җитмәячәк. Шуңа да карамастан, без хәрәкәтне дәвам итәбез, республика ел саен моңа күбрәк акча бүлеп бирә һәм Казан ел саен җәйне яңа күләмдәге чәчәк композицияләре белән каршы ала», - диде Казан Мэры.
Казанны төзекләндергәндә террасалы яшелләндерү принцибы кулланыла
Соңгы 8 елда Казанда эре агачлар утыртыла, чәчәк ата торган декоратив токымнарга аеруча игътибар бирелә. «2017 елдан башлап шәһәрдә 1300-гә якын алмагач утыртылган, алар быел яз шәһәрлеләрдә үзләренең алсу чәчәкләре белән зур кызыксыну уятты», - дип билгеләп үтте «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе директоры Роза Җәббарова һәм тулаем территорияләрне төзекләндергәндә террасалы яшелләндерү принцибы кулланыла, дип өстәде.
Кызганычка каршы, барлык үсентеләр дә уңышлы үсеп китми. Беренче чиратта, бу өмәләр вакытында утыртылган агачларны һәм үсемлекләрне компенсацион утыртуга кагыла, дип сөйләде Р.Җәббарова. «Үсемлек утырту гына аз бит - аны тәрбияләргә кирәк. Өстәвенә, эре агачлар бер яктан экологик хәлне тизрәк яхшыртса, икенче яктан җентекләп карауны таләп итә», - дип аңлатты Р.Җәббарова. Шулай итеп, агач үссен өчен су сибү, тукландыру һәм ашлама кертү, авырулардан һәм корткычлардан химик эшкәртү, туфракны йомшарту, кисеп тору зарур. Белгечләр сүзләренә караганда, боларның барысын да елына 3-4 тапкыр эшләргә кирәк.
Мирный торак массивында урнашкан «Горводзеленхоз» питомнигында каен, юкә, өрәңге, чыршы, туя, миләш, шулай ук куакларның төрле төрләрен үстерәләр. Үсемлекләрнең сирәк токымнары башка тәэмин итүчеләрдән сатып алына, диде Р.Җәббарова.
Әйтик, быел Казанда эксперимент сыйфатында 25 декоратив Сакура агачы утыртылды. Әгәр үсемлек кышны уңышлы кичерсә, аны шәһәрне яшелләндерүдә кулланачаклар.
Р.Җәббарова «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесенең узган ел Кремль урамы буенча яшел реконструкция үткәрүен, анда төрле токым һәм төрле яшьтәге агачлар үстерүен сөйләде. «Беренче эш итеп без яшәүгә сәләтле булган барлык үсемлекләрне яшелләндерүгә мохтаҗ башка җирләргә күчереп утырттык, ә алар урынына безнең шартларга җайлаштырылган «Паллида» сортлы юкәләр утырттык», – дип сөйләде Р.Җәббарова һәм Казанның башка иске урамнарына да шундый яшел реконструкция кирәк, дип өстәде.
Сүз уңаеннан, эре шәһәрдә үсә торган агач 30 елга бер тапкыр алмаштыруны таләп итә, дип саныйлар белгечләр. Өлкән агачлар давыл һәм табигый бәла-казалар вакытында тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыра. Аларны «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесенең кизү бригадасы кисә. Горводзеленхоз белгечләре шәһәрнең барлык 143 паркы һәм скверындагы агачларны карап тора.
Яңа чәчәк композицияләре: гаять зур шарлар, ак күгәрчен, йөрәкләр һәм могҗизалар аллеялары
«Чәчәк ата торган Казан» программасы кысаларында шәһәр урамнарында чәчәкләрнең саны елдан-ел арта бара. Әйтик, 2018 елда төзекләндерелгән чәчәк түтәлләренең мәйданы 24 мең кв.м тәшкил иткән, 4 мең гөл чүлмәге һәм кашпо эленгән. «Берьеллык чәчәк үсентеләрен үзебезнең теплицаларда үстерәбез һәм гомуми күләмнән якынча 25%-ка якынын башка җитештерүчеләдән сатып алабыз, чөнки безнең теплицаларның мәйданы ел саен арта барган шәһәр ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый», - дип сөйләде Р.Җәббарова.
Шулай ук Казанда күләмле чәчәк фигураларын урнаштыру дәвам итә. Быел традицион 13 чәчәк композициясенә тагын 11 яңасы өстәләчәк. «Һәр композиция безнең архитекторлар тарафыннан кышкы чорда эшләнә, шул ук вакытта проектның барлык аспектлары да исәпкә алына. Чәчәк фигуралары һәрвакыт бик җиңел булып тоелуга карамастан, аларның күләме җитди нигезле әзерләнүне таләп итә», - диде Р.Җәббарова.
Әйтик, Казан Кремле диварлары янында йөрәк фигуралары һәм гаять зур шарлар барлыкка килде, елга портында ак күгәрченне урнаштыру тәмамлана, шулай ук «Могҗизалар аллеясы» дигән яңа композиция «Әкият» курчак театры янындагы чәчәк агачын тулыландырачак.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Казанда утыртылган үсемлекләр саны елдан-ел арта бара, бу исә шәһәрне тагын да төзекләндерә һәм экологик яктан чиста итә. «Без яңа бурычлар куябыз һәм нәтиҗәләргә ирешәбез. Шәһәрне яшелләндерү өчен бүлеп бирелә торган акча өчен Республика Хөкүмәтенә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Без үз алдыбызга Казанны иң төзекләндерелгән, уңайлы һәм экологик чиста шәһәр итү бурычын куябыз. Яшел үсентеләр һәм чәчәкләр белән бизәү – бу максатларга ирешү юлында төп бурычларыбыз», - диде И.Метшин.
Ул «Горводзеленхоз» белгечләренең зур тәҗрибәсен билгеләп үтте, аны семинарларда башка подрядчыларга ирештерү файдалы булуын, шулай ук шәһәрне яшелләндерүнең яңа тенденцияләре турында хәбәрдар булу, шәһәр урамнарында аларны куллану өчен махсус форумнарда катнашырга кирәклеген әйтте.