(Казан шәһәре KZN.RU 17-нче июнь, Ксения Швецова). Август ахырында Казанда зооботаника бакчасын реконструкцияләүнең беренче этабы кысаларында оештырылган Африка хайваннарының «Замбези елгасы» экспозициясе ачылачак. Зоопаркның яңа өлешендә яшәячәк беренче хайванарны Татарстан башкаласына алып килделәр инде. Алар арасында гамадриллар, тәвә кошлары, ташбакалар, Бразза мартышкалары, сурикатлар, даманнар, дикдиклар, арысланнар, зәңгәр гну һәм башкалар бар. Һәр хайванны сатып алу һәм китерү, шулай ук аларның яшәеше өчен шартлар тудыру бик күп таләпләр белән бәйләнгән. «Зоопарк мөмкин кадәр күбрәк кешене кабул итсен дип, кыенлыклар булачагын алдан ук белеп бардык», - дип билгеләп үтте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин һәм хайваннарны сатып алуга 114 млн сум акча биргән меценатларга рәхмәт белдерде.
Казан «Замбези елгасы» зоопаркының беренче чиратын төзү 2015 елда башланды. Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов хәбәр иткәнчә, экспозицияләрнең тышкы кыяфәте Африка стилендә сакланган һәм бу континентның рухын тудыра.
«Замбези елгасы» экспозициясендә 34 төр хайван булачак. «Хайваннар составын сайлау дөньяның әйдәп баручы зоопарклары тәҗрибәсеннән чыгып эшләнде, халык өчен аеруча кызыклы төрләргә өстенлек бирелде, – дип сөйләде Ф.Нурмөхәммәтов. - Африка хайванын сайлау Африка фаунасында зур экзотик хайваннар – филләр, жирафлар, мөгезборыннар, гориллалар, шимпанзе, арысланнар, гепардлар булуына бәйле. Алар шәһәрлеләрдә аеруча зур кызыксыну уята».
Кайбер хайваннар (мөгезборыннар, жирафлар, шимпанзе, гориллалар, зур колаклы төлке, лемурлар, гепардлар) зооботаника бакчасына хайваннарның сирәк төрләрен үрчетү буенча программалар координаторлары тарафыннан әзер вольерлар каралганнан соң гына тапшырылачак.
Казан Россиядә хайваннарның Африка экспозициясе төзелә торган беренче шәһәр булачак, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. «Зоопарк мөмкин кадәр күбрәк кешене кабул итсен дип без кыенлыклар булачагын алдан белеп килдек», - диде Мэр һәм мондый проектны гамәлгә ашыру җиңел булмады, дип өстәде. «Без моның ни дәрәҗәдә катлаулы булачагын фаразлый да алмадык. Без төрле чаралар, форумнар, ярышлар, конгресслар бәяләү комиссияләре белән эшләдек һәм бөтен җирдә дә үз таләпләре барлыгын беләбез. Әмма монда хайваннарның һәр аерым төре буенча үз яклау җәмгыяте бар. Алар профессионаллар һәм беркемгә дә буйсынмый, бары аек акыл һәм хайваннарны яклау теләге белән эш итә. Һәм бу дөрес. Һәр өтергә бәйле катгый кагыйләләр, таләпләр белән без очрашмадык. Зоопаркларны Африка хайваннары белән проектлау буенча Россиядә беркемнең дә тәҗрибәсе юк, шуңа күрә бик күп сораулар туды. Әмма хәзер без аларны җиңеп, финиш сызыгына чыгабыз, дип әйтә алабыз».
Хайваннар Африка фаунасыннан акрынлап китереләчәк. Татарстан башкаласына хайваннарның 41%-ы китерелде инде. Алар арасында гамадриллар, тәвә кошлары, ташбакалар, Бразза мартышкалары, сурикатлар, даманнар, дикдиклар, арысланнар, зәңгәр гну һәм башкалар бар. Хәзер алар гамәлдәге территориядәге вольерларга урнаштырылган. Сентябрь-октябрь айларында хайваннарның тагын 26%-ы – марабу, фламинго, ак башлы сип, таҗлы торна, кафр каргасы, Мисыр челәне, зебра, гепард һәм лемурлар килүе көтелә. Зоопаркның Африка өлешендә яшәүчеләрне урнаштыруны тулысынча 2021 ел ахырына төгәлләү планлаштырыла.
«Бу тулы бер фән, бу эшне регламентлаучы билгеле бер нигезләмәләр бар. Бу процесста этаплылык бар, ул да төгәл регламентлана: беренче булып нинди хайваннар кайтарыла, икенче партиянең урнашуына нәрсәләрнең тавышлары комачаулый һәм башкалар, – диде Мэр. - Октябрь ахырына без хайваннарның тагын 25-26%-ын алып кайтачакбыз. Нәтиҗәдә хайваннарның 70%-ы биредә булачак – без моңа ышанабыз һәм моның өстендә эшлибез. Без моны акрынлап, зур дулкынлану белән һәм хайваннарны, аларның психикасын саклап эшләячәкбез. Алар үзләре өчен якын, таныш шартларга килергә тиеш. Без моның өстендә хәзер бик җитди эшлибез».
Казан зоопаркына күп кенә хайваннарны «Зоопаркның дусты» программасы буенча меценатлар сатып алганнар. «Дөнья тәҗрибәсендә меценатлыкның мондый формасы эре компанияләр арасында да, шәхси затлар арасында да популяр, – дип билгеләп үтте Ф.Нурмөхәммәтов. - Ярдәм төрле формада күрсәтелә ала: сайлап алынган хайванны даими нигездә асрау, зоопарк эшчәнлегендә билгеле бер программага иганә акчасы». Казанда 33 предприятие 167 данә хайван сатып алуга иганәче булды.
Мэр меценатларга программада катнашулары өчен рәхмәт белдерде. «Африка хайваннарын сатып алуга 114 миллион сум акча җыелды - бу бик зур сумма! – диде И.Метшин. - Проектны хуплаган һәркемгә рәхмәт».
«Африка экспозициясенең соңгы хайваннары 2021 елга кайтарылачак. «Замбези елгасы» шәһәр халкы һәм кунаклары өчен, бигрәк тә балалар өчен шундый күләмдә дә яраткан урын булыр дип ышанам», – дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.