(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь, Ксения Швецова). 23-нче июньдә Казанда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узачак. 9.30 сәгатьтә бәйрәм бер үк вакытта Мирный һәм Дәрвишләр бистәләрендә, Аккош күле урман-парк зонасында башланачак, аннары Казан ипподромында дәвам итәчәк. Кунакларны бәйгеләр, уеннар, концертлар, театральләштерелгән тамашалар һәм танылган артистлар чыгышлары көтә. Мирный бистәсендәге мәйданда узачак бәйрәмнең хэдлайнеры «Турецкий хоры» булачак. Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәрнең барлык мәйданчыкларында Сабантуй бәйрәменә җентекләп әзерләнергә кушты.
«Халык үтенече буенча, ниһаять, без Дәрвишләр бистәсендәге яраткан мәйданчыкка әйләнеп кайта алдык»
Казанда Сабантуйның ничек узачагы турында Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, быел Сабантуйның төп символы Казан сөлгесе булачак, аның образы шәһәр һәм сәхнә бәйрәмнәрендә кулланылачак. Әйтик, Дәрвишләр бистәсендәге Каенлык аланының үзәк мәйданында килүчеләр өчен «Казан сөлгесе» театральләштерелгән тамашасы куелачак. Бәйрәмне 600 артист катнашындагы матур концерт куелышы белән ачып җибәрәчәкләр. Дәрвишләр бистәсендәге бәйрәмнең төп хэдлайнерлары - татар эстрадасы йолдызлары, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов, шулай ук Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем булачак.
5 еллык тәнәфестән соң Дәрвишләр бистәсендә Сабантуй беренче тапкыр узачак - бу хакта шәһәр халкы күп тапкыр сораган иде, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. «Дәрвишләр бистәсе буенча мөрәҗәгатьләр күп булды, әмма давылдан соң мәйданчык нык таушалган иде, – диде ул. – Быел без аны бәйрәмгә җитди әзерлибез. 20 ел эчендә беренче тапкыр ремонт кына түгел, ә юлларның капиталь төзелеше дә үткәрелә (Парк урамы ремонтланган – иск.ред). Балалар һәм яшьләр анда хәзердән үк рәхәтләнеп велосипед һәм скейтларда йөри. Комсомол күлен төзекләндерү комплексында бу рекреацион зона төзекләндерү буенча яңа дәрәҗәгә чыгачак, шәһәр халкының яратып йөри торган ял итү урыны булачак».
«Осталар шәһәре» тематик мәйданчыкларында кунаклар профессиональ осталар һәм яшь авторларның гамәли һәм сынлы сәнгать әсәрләре белән таныша алачаклар, дип өстәде А.Абзалов. Барлык теләүчеләр халык-сәнгать иҗаты буенча мастер-классларда катнаша алачаклар.
Гер күтәрү, көянтәләр белән йөгерү, WorldSkills һәм «Турецкий хоры» катнашында концерт
Мирный бистәсендәге Каенлык аланы традицион бәйрәм мәйданчыгы булачак. Биредә үзәк мәйданда театральләштерелгән прологта бөтен республикадан иң яхшы бию һәм вокаль коллективлар чыгыш ясаячак. Биредә концерт программасында татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак, алар арасында Айдар Сөләйманов һәм Данир Сабиров та бар. Махсус концерт программасы әзерләгән «Турецкий хоры» бәйрәм хэдлайнеры булачак.
Аккош күле урман-парк зонасында Сабантуйда концерт программасыннан, колоритлы ишегалларыннан һәм спорт ярышларыннан тыш WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына багышланган аерым зона да көтелә. Анда яшь профессионаллар төрле компетенцияләрне тәкъдим итәчәкләр һәм үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр. «Үз эшчәнлекләре юнәлешләрен анда үз продукцияләрен сата алачак казанлылар тәкъдим итәчәк», - дип өстәде А.Абзалов.
Сабантуйның Аккош күле янындагы төп сәхнәсендә фольклор ансамбльләр, иҗат коллективлары һәм танылган артистлар чыгыш ясаячак. Алар арасында Зәйнәп Фәрхетдинова, Алсу Һәм Азат Фазлыевлар, Раяз Фасыйхов та бар.
Традицион рәвештә бәйрәмнең мөһим өлеше булып спорт ярышлары һәм халык уеннары торачак. Сабантуй кунаклары барлык мәйданчыкларда да көрәш буенча ярышлар күрәчәкләр, аларда Казанның һәм Татарстан Республикасының иң яхшы батырлары катнашачак. Барлык авырлык категорияләрендә җиңүчеләрне һәм призерларны кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләячәкләр. Көрәшчеләр арасында турнирның абсолют батырлары да билгеле булачак, алар төп приз – тәкә һәм автомобиль алачак. Традицион ярышлардан тыш, Мирный бистәсендәге мәйданда көч экстримы буенча ярышлар узачак.
Барлык теләүчеләр дә гер күтәрү, баганага менү, бүрәнә кисү, чүлмәк вату, көянтә белән йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, катыктан тәңкәләр эзләү, аркан тарту кебек төрле милли бәйгеләрдә һәм ярышларда үзләрен сыный алачак. Ә бәйрәмнең иң яшь кунаклары өчен балалар программалары белән аерым мәйданчыклар оештырылачак.
Бәйрәмнең барлык мәйданчыкларында да татар халкының мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдыра торган авыл ишегаллары оештырылачак, аларның һәркайсы кунакларга үзенең матур программасын тәкъдим итәчәк. Аларны, Мәдәният идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, республиканың 19 муниципаль районы оештыра.
«Бәйрәмне үз ишегаллары белән бизәргә районнардан килгән авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт - бу бик зур хезмәт, – дип билгеләде Казан Мэры. - Бәйрәмгә безнең иҗат коллективлары, балалар әзерләнә. Бу көнне һава торышы яхшы булыр, дип ышанабыз һәм, үз чиратыбызда, бәйрәм иң югары дәрәҗәдә узсын өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләрбез».
Торак массивларда һәм урман-парк зонасында бәйрәм чаралары параллель рәвештә 9.30 сәгатьтә башлана һәм бәйрәмнең абсолют батырлары билгеләнгәнче, 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Бәйрәм Казан ипподромында дәвам итәчәк, анда Сабантуй хөрмәтенә ахалтекин ат чабышлары һәм концерт программасы узачак.
«Бу җаваплы бәйрәм, ул зур тырышлык сорый торган эзерлек эшләре башкаруны таләп итә»
Бәйрәм алдыннан зур оештыру эшләре алып барыла, анда шәһәр районнары администрацияләре дә, шәһәр хезмәтләре дә катнаша, дип билгеләп үтте А.Абзалов һәм быел бәйрәм мәйданчыкларында төзекләндерү буенча моңарчы күрелмәгән эш алып барыла, дип өстәде.
«Сабантуйның һәр мәйданчыгында җәйге кафе һәм сәүдә нокталары эшләячәк. Теләгән һәркем истәлекле бүләкләр, татар милли аш-су продукциясе, шулай ук халык һөнәрләре эшләнмәләре сатып ала алачак», - дип хәбәр итте Мәдәният идарәсе җитәкчесе.
Бәйрәмне үткәрүдә барлык кирәкле хезмәтләр катнаша: Эчке эшләр идарәсе һәм Росгвардия бүлекчәләре, янгынга каршы хезмәт һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре. Моннан тыш, бәйрәмнең барлык мәйданчыкларында ашыгыч ярдәм бригадаларының кизү торуы оештырылачак, медицина пунктлары урнаштырылачак.
Казандагы җәмәгать транспорты Сабантуй көнендә махсус схема буенча эшләячәк, дип өстәде А.Абзалов. Бәйрәм мәйданчыкларына маршрутларга өстәмә рәвештә 161 автобус чыгачак, ә Дәрвишләр бистәсендәге бәйрәм мәйданчыгына түләүсез шаттлда барып җитәргә мөмкин булачак.
«Сабантуй - безнең өчен һәрчак җаваплы бәйрәм, ул зур тырышлык сорый торган эш таләп итә. Без моңа беренче атна гына әзерләнмибез, атналык штаблар үткәрелә, – диде И.Метшин. – Һәр бүлекчә үз җаваплылыкларын белә. Оператив хезмәтләрнең игътибарын тагын бер кат җәлеп итәм: барлык 4 мәйданчыкта һәм гомумән шәһәрдә җәмәгать тәртибен оештыру һәм саклау - иң мөһим бурычларның берсе. Бу безнең яраткан бәйрәмебез һәм без аны башкалага лаеклы дәрәҗәдә оештырырга тиеш».