(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь, Алинә
Бережная). Бүген Казанның Лядской бакчасында Рус теле көненә һәм бөек
шагыйрь-язучы Александр Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган «Китап-фест
2019» VI китап фестивале уза. Бәйрәм кунаклары өчен Лев Толстой дәүләт музее
фондыннан уникаль материалларга нигезләнгән күргәзмә эшли, балалар өчен
мастер-класслар һәм уеннар уза, ә «ирекле микрофон» янында теләгән һәркем
яраткан әсәрләреннән өзекләр һәм шигырьләр укый. Әдәби бәйрәмдә Казан Мэры
Илсур Метшин да булды.
Бакчага керү юлында кунакларны Юрий Коган
җитәкчелегендәге «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры каршы алды. Музыкантлар
үзебезнең һәм чит ил классикларының әсәрләрен башкардылар.
Лядской бакчасының үзәк аллеясында шәһәрлеләр өчен Лев
Толстой дәүләт музее фондыннан «Сакалсыз Толстой» дип аталган экспонатлар
күргәзмәсе оештырылган иде. Үзәк шәһәр китапханәсе китапханәчесе Николай Басков
күргәзмәнең төп өлешендә Лев Толстойның Казандагы тормышына бәйле чор булуы
турында сөйләде. «Нәкъ менә шул чорда бөек рус язучысы яңа яктан ачыла.
Казандагы тормышы Толстойның карашлары һәм фикерләре формалашуга зур йогынты
ясаган, аларның күбесе гомер буена сакланган», - дип сөйләде Н.Басков. Илсур
Метшин билгеләп үткәнчә, мондый күргәзмәләр үсеп килүче буын өчен файдалы,
чөнки алар рус телен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән бөек язучыларның
тормышы турында сөйлиләр.
Күргәзмәдән ерак түгел 6-нчы балалар сәнгать мәктәбе
укучылары картиналар ясады. «Без төрле техникада эшлибез, төп игътибарны татар
образларына, милли орнаментка бирәбез», - дип сөйләде мәктәп директоры Наҗия
Галләмова һәм Илсур Метшинга укучыларның эшләре белән китап бүләк итте.
Шулай ук шәһәр башлыгы фестивальдә тәкъдим ителгән
китаплар ярминкәсе белән дә танышты.
Китап бәйрәме атмосферасы Лядской бакчасының һәр
почмагында хөкем сөрә иде – балалар әкиятләр укыдылар, Александр Пушкин
әсәрләре буенча әдәби диктантта катнашып, грамоталылыкны тикшерделәр. Китап
сөючеләр өчен төп сәхнәдә режиссер, сценарист, әдәби күзәтүче Роман Либеров һәм
прозаик, рәссам-график Арина Обух лекцияләр укыды.
Ата-аналар чакырылган кунаклар чыгышын тыңлаган арада,
балалар китап өчен кыстыргычлар ясадылар. Казан Мэрына кул эшләнмәләренең
берсен бүләк иттеләр.
«Бәйрәмдә балалар белән ата-аналарның да күп булуы
шатландыра, аларның китапка карата булган кызыксынулары күренә», - диде
И.Метшин. – «Әдәбиятка мәхәббәт кайта. Интернет, телевизор беркайчан да тере
китапны алыштыра алмый. Казанда уку культурасы үссен өчен без барысын да
эшләячәкбез».
Иң массакүләм мәйданчыкларның берсе «ирекле микрофон»
булды. Биредә барлык теләүчеләр дә яраткан әсәрләреннән өзекләр һәм шигырьләр
укыдылар. Илсур Метшин 18 яшьлек Наталья Егорованың чыгышын тыңлады, ул
Ф.М.Достоевскийның «Братья Карамазовы» романыннан Грушенька монологын укыды.
«Рус классикасы – ул һәрвакыт актуаль булачак әсәрләр. Яраткан язучым –
Достоевский, аның начар әсәрләре юк. Аларда һәркем үзенә кирәген таба ала», -
дип сөйләдеН.Егорова.
Казанлыларның чыгышларын тыңларга атказанган мәдәният
эшлеклеләре дә килгән иде, алар арасында Качалов театры актеры, РФ һәм ТР халык
артисты Вадим Кешнер да бар иде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый фестивальләр
казанлыларга мәдәнияткә якынаерга мөмкинлек бирә.
Шулай
ук Казан Мэры белән бергә фестивальгә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең
беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов,
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов,
«Парклар һәм скверлар дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры
Марат Закиров та килгән иде.