(Казан
шәһәре KZN.RU, 7-нче июнь, Алинә Бережная). Казан Мэры Илсур Метшин «Весна»
торак комплексында 1501 укучыга исәпләнгән 185-нче номерлы күппрофильле лицей
төзелешенең барышын тикшерде. Хәзерге вакытта объектта инженерлык челтәрләрен
монтажлау, фасадны тышлау, шулай ук бина эчендә бизәү эшләре бара. Мәктәптә
төзелеш эшләре 90%-ка башкарылган. Лицейны 1-нче сентябрьгә ачу планлаштырыла.
Проект
буенча табигый-фәнни юнәлештәге күппрофильле мәктәп тематик блокларга
бүленәчәк: уку сыйныфлары, спорт, иҗтимагый һәм административ блоклар. Яңа уку
йортында балалар белем алып кына калмыйча, төрле түгәрәкләргә дә йөри
алачаклар. Әйтик, мәктәптә агач һәм металл эшкәртү буенча остаханәләр, кино-,
фотостудия, төрле телләрдә мәктәп телевидениесе һәм туган тел театры булачак.
Шулай ук уку йортында проект эшчәнлеге зонасы, ике катлы китапханә һәм БДИга әзерлек
кабинетлары да каралган. Булачак мәктәптә сәламәтлекләрендә үзенчәлекләр
булган, шул исәптән халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә караган балаларга
уку өчен шартлар тудырыла, алар өчен уку йортында лифтлар эшләячәк.
Проект буенча
табигый-фәнни юнәлештәге күппрофильле мәктәп тематик блокларга бүленәчәк.
Илсур
Метшин булачак мәктәп коридорлары буйлап узды, сыйныфларны, 500 урынга
исәпләнгән актлар залын, 250 урынга исәпләнгән 2 ашханә һәм спорт залларын
карап чыкты. Шулай ук шәһәр башлыгы мәктәп территориясендә саф һавада спорт
белән шөгыльләнү өчен футбол, баскетбол һәм волейбол кырларының кайда
куелачагын да күрде.
Уку
йорты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наталья Стахеева сөйләгәнчә, мәктәпкә
укучылар туплау дәвам итә, аларның саны көннән-көн арта бара. Мәктәптә 100
хезмәткәр эшләячәк, штат формалаштыру дәвам итә.
Илсур Метшин сыйныфларны,
500 урынлы актлар залын, 250 урынлы 2 ашханә һәм спорт залларын карап чыкты.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, 1-нче сентябрьдә балаларның яңа мәктәпкә укырга
киләчәгендә бернинди шик юк. «Мәктәп төзелеше соңгы этапта. Биредә балалар
белем алуы һәм сыйныфтан тыш тормыш алып баруы – түгәрәкләргә йөрсеннәр, спорт
белән шөгыльләнсеннәр өчен барысы да бар», - диде И.Метшин һәм социаль
инфраструктура торак йортлар белән параллель рәвештә төзелә, дип өстәде. «Әгәр
элек без торак төзегәннән соң ун ел үткәч кенә социаль инфраструктура барлыкка
килсә, хәзер социаль шартлар торак төзелешеннән алда бара. Ата-аналар тәрәзәдән
баланың мәктәпкә ничек баруын һәм аннан әйләнеп кайтуын күрә алачаклар», - дип
нәтиҗә ясады И.Метшин.
«Жилище»
федераль максатчан программасы кысаларында мәктәп төзелеше узган елның
гыйнварында башланган иде. 31031,36 кв.м. мәйданлы объектны төзүче булып «Ак
таш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте чыгыш ясый.
Булачак
мәктәпне шулай ук Казанның Совет районы администрациясе башлыгы Роман
Фәтхетдинов, Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов, Казанның Азык-төлек һәм
социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина, заказчы,
төзүче, подрядчы оешма вәкилләре һәм башкалар карап чыктылар.