(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь, Алена
Мирошниченко). Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган эшче төркем утырышында
Казанның тарихи җирлеге территориясендәге архитектура объектларын төзү һәм
реконструкцияләү проектларын карадылар. Комиссия тарафыннан каралган 7
объектның 5-се Татарстан Президентына килештерүгә тапшырылачак.
Утырыш барышында эш төркеме Гладилов ур., 38а, Париж
Коммунасы ур., 16, Гоголь ур., 8, Федосеев ур., 2 адреслары буенча урнашкан
объектларны, шулай ук Нариманов, Калинин һәм Габдулла Тукай урамнарындагы торак
йортларны карады. Казанның баш рәссамы Жанна Белицкая билгеләп үткәнчә,
каралган барлык проектлар да шәһәр төзелеше советын узган, билгеләнгән
параметрларга туры килә.
Шулай итеп, утырышта Гладилов ур., 38а адресы буенча
административ бина реконструкциясен расладылар, аның тышкы күренеше тарихи
стиль нигезендә тулысынча үзгәрәчәк. Париж Коммунасы ур., 16 адресы буенча
тулай торак проекты расланды. «Объект мохиткә органик рәвештә яраклашкан,
барлык норматив таләпләр һәм параметрлар туры килә, парковка урыннары үз җир
участогында урнашкан, шулай ук янгын юлы тәэмин ителә», - дип шәрехләде
Ж.Белицкая тәкъдимен. Шулай ук Нариманов урамындагы кунакханә проекты буенча да
уңай карар кабул ителде. Исегезгә төшерәбез, элегрәк шәһәр төзелеше советына
яңа бинаның 5 варианты чыгарылган иде.
Калинин урамы буенча участок төзелеше концепциясен
соңрак карарга дип килешенде, әмма җентекләбрәк каралачак. Биредә табигый
материаллар - кирпеч һәм агач кулланып җир асты парковкасы булган 7-10 катлы
йорт төзү планлаштырыла. Әлеге объект гамәлдәге төзелешкә каршы килми, дип
шәрехләде Ж.Белицкая. Шуңа да карамастан, Казан Мэры проектны эшләп бетерергә тәкъдим
итте. «Минем уйлавымча, объект бу урам өчен бик зур, без үзәккә әйләнәбез.
Транспорт йөкләнешен аерым күрсәтүегезне һәм бу проектны икенче тапкыр карап
тикшерүегезне сорыйм», - дип тәкъдимне кире какты И.Метшин.
Тагын бер проект – Габдулла Тукай урамындагы төзелеш
концепциясе эшче төркем катнашучылары арасында каршылыклы фикерләр уятты. Тукай
урамында авыш түбәле һәм түбәләрдәге тәрәзәләре булган өч торак йорт төзү
каралган. Ж.Белицкая аңлатып узганча, шәһәр төзелеше советында проектның
берничә варианты каралган. «Соңгысы кисәтүләр нигезендә эшләнеп бетте һәм
тарихи төзелешкә якын килде», - диде ул.
Казанның Генераль план эшләнмәләр үзәге проектларының
баш архитекторы Сергей Саначин заманча карарлар файдасына чыгыш ясады.
Архитекторның позициясен Казан Мэры да хуплады. «Без ешрак XIX-XX гасыр
архитектурасын кабатлау карарын кабул итәбез, бөтен дөнья кебек үткәннәргә
яраклаштырып заманча төзелешләр төзүне теләмибез», - дип билгеләп үтте ул.
Г.Тукай урамындагы төзелеш проектының авторы -
архитектор, Казанның тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясен эшләү буенча
проект төркеме җитәкчесе Олег Маклаков. Ул үз эшендә нәкъ менә концепциягә
җитәкчелек итүен билгеләп үтте. «Бу участок җәяүлеләр өчен үзенчәлекле полигон
булды. Минемчә, монда иң мөһиме - әлеге территориядә ничек эшләвебезне төгәл
килештерү», - диде ул.
Олег Маклаков проектның берничә вариантын эшләгән.
Беренчесендә төзелеш масштабы һәм төре саклана, әмма барлык элементлар – пыяла,
түбә, «архитектура теле» заманча карар булып тора. «Әмма нәкъ менә әлеге тыелулы территориядә тарихи мотивларны
сакларга кирәк дигән фикер бар, шуңа күрә мин тагын бер вариант ясадым», - дип
өстәде ул. Президентка карауга ике проектны да чыгарырга кирәк дип килештеләр.
Утырыш нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан каралган
7 объектның 5-се Татарстан Президентына килештерүгә тапшырылачак.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе
Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау
комитеты рәисе урынбасары Светлана Персова, Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары Радик Шәфигуллин, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Евгений
Варакин, шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей
Лобов, «Иске шәһәр» территориясе префекты Марат Усманов, Шәһәр төзелеше
рөхсәтләре идарәсе башлыгы Наил Галиев, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе
башлыгы Ирина Дябилкина һәм башка белгечләр, шулай ук шәһәрнең әйдәп баручы
архитекторлары катнашты.