(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май, Алена
Мирошниченко). Бүген казанлылар үтенече буенча Казан Мэры Илсур Метшин Кәрим
Тинчурин урамындагы 7 һәм 7а номерлы йортлар янындагы ишегалды территориясен
төзекләндерү һәм яшелләндерү программасына кертергә кушты. Хәзерге вакытта бу
йортларда капиталь ремонт эшләре тулы куәтенә бара, эшләр 50%-ка үтәлгән.
Йортларның бүгенге көндәге эш нәтиҗәләре белән Казан Мэры Илсур Метшин
танышты.
Кәрим Тинчурин, 7 һәм 7а адреслары буенча урнашкан биш
катлы дүрт подъездлы торак йортлар 1963 елда төзелгән, 2019 елгы капиталь
ремонт программасына кергән. Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Дмитрий
Анисимов хәбәр иткәнчә, биредә үзәк җылыту, салкын һәм кайнар су белән тәэмин
итү системаларын алыштыру, канализация, түбә ябу эшләре, фасадны ремонтлау,
һава торышын җайга салу узелын урнаштыру һәм электр белән тәэмин итү системасын
яңарту планлаштырылган. Хәзерге вакытта Кәрим Тинчурин урамы буенча урнашкан
7-нче йортта башкарылган эшләр күләме 50% тәшкил итә, ә 7а йортында – 55%. Эшләрне
агымдагы елның 20-нче ноябренә кадәр төгәлләү планлаштырыла.
«Без сезгә озак көтелгән капиталь ремонт өчен бик
рәхмәтле, әмма балалар уйный, йөри алсын өчен, ишегалдыгызны төзекләндерүегезне
үтенәбез», - диде йортта яшәүче бер ханым Фәридә Гатауллина. Шунысын да
билгеләп үтәргә кирәк, Кәрим Тинчурин урамы буенча урнашкан 7, 7а һәм 9,
Татарстан урамы буенча урнашкан 70, 72 номерлы йортлар төзелгән ишегалды
канәгатьләнерлек хәлдә түгел. Хәзер анда ком, таган, берничә эскәмия генә
урнашкан.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Россия буенча
ремонтланмаган һәм якындагы 10 елда ремонтланырга плашлаштырылмаган йөзләгән
мең йорт бар. Соңгы 11 елда Казанда 2717 йорт ремонтланган һәм быел тагын 234
йортта эшләр төгәлләнәчәк. «Бу күрсәткеч буенча бездән бары тик Мәскәү генә
алда бара. 2019 елга Татарстан Президенты хуплый торган программа ярдәмендә
әлеге ике йортка капиталь ремонт ясау өчен акча бар. Киләсе елга мин сезгә
ишегалдына капиталь ремонт ясаячакбыз, балалар мәйданчыгы һәм чүп җыю өчен
контейнерлар урнаштырырбыз, дип вәгъдә бирәм. Ир-атлар өчен доминода уйнау
урыны, балаларыгыз һәм оныкларыгыз йөри алырлык ял итү җирләре һәм барлык
күршеләр бергә ишегалды бәйрәмендә очраша алырлык урын булырга тиеш», - диде
шәһәр башлыгы.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казанда җәмәгать
киңлекләрен төзекләндерүгә кагылышлы традицион фикер алышулар булды. Илсур Метшин
сүзләренә караганда, проект әзерләнгән вакытта биредә яшәүчеләрне фикер алышуга
чакырачаклар. «Әлбәттә, халыкның 100%-ы да проект белән килешү очрагы сирәк
була. Әмма сезнең күбегез аны уңай бәяләр дип өметләнәбез. Ә инде ишегалды
нинди булачаклыгы сезнең таләпчәнлек һәм активлыкка бәйле. Үз ишегалдыгызның
һәм йортыгызның хуҗалары булыгыз», - дип чакырды шәһәр башлыгы.
Кәрим Тинчурин урамы, 7а йортында яшәүчеләр шәһәр
башлыгына башка четерекле мәсьәләне хәл итүдә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать
иттеләр. Йортта яшәүчеләрнең берсе Илдус Мөхәммәтшин сөйләгәнчә, йорт артында
сазлык барлыкка килгән, шуның аркасында халыкка черкиләргә һәм ел әйләнәсе
начар искә түзәргә туры килә. «Иделдә су китә, ә бездә күтәрелә. Елгада су күп
булганда, бездә кечкенә генә күлләвек иде, май азагына кадәр ул кибә иде, ә
хәзер ул тагын да арта бара. Шул урында элек безнең парк, фонтаннар,
карусельләр иде, хәзер исә барысы да бетте», - диде ул. Бу территориядә шулай
ук ике «Водоканал» коесы да бар. Киңәшмәдә катнашкан Казанның Вахитов һәм Идел
буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов су басу һәм начар ис
барлыкка килү сәбәбе ачыкланачагын һәм проблема бетереләчәген хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Казанда 234 күпфатирлы
торак йортны һәм 296 ишегалдын капиталь ремонтлау планлаштырыла. Казанда
яшәүчеләр агымдагы елда ремонтланачак күпфатирлы торак йортларның, ишегалды
территорияләренең, шәһәр һәм бистә урамнарының, мәгариф учреждениеләренең,
яшүсмерләр клубларының тулы исемлеге белән KZN.RU порталында «Капремонт» бүлегендә таныша алалар.
Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
Искәндәр Гыйниятуллин һәм «Иске шәһәр» территориясе префекты Марат Усманов
катнашты.