(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май, Алена Мирошниченко). Быел Казанда «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле проекты кысаларында 8 иҗтимагый киңлек төзекләндереләчәк. Шуларның берсе – Әпсәләмов урамындагы җәяүлеләр бульвары. Четаев урамыннан Чистай урамына кадәр яңа участок төрле функциональ зоналар белән транзит булдырырга һәм Җиңү паркын Казансу елгасы ярыннан тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк. Бүгенге эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, яңа променад (җәяүлеләр сукмагы) ярдәмендә казанлылар Җиңү паркыннан Болакка, Кабан күленә һәм зоопаркка кадәр йөри алачак.
Соңгы 8 елда Казанда 70 ял урыны яңартылды һәм булдырылды
Быел төзекләндерү эшләре үткәреләчәк сигез объектның дүртесе – яңалар. Болар - «Дубрава» урман паркы зонасының керү төркеме, Комсомольское күленең яр буе зонасы, Аккош күле янындагы территория, Орджоникидзе скверындагы һәйкәл һәм постамент. Башка дүрт объектта эшләр узган елларда башланган һәм 2019 елда дәвам итәчәк, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.
«Сәламәтлек бишьеллыгы», «Яшел рекорд» һәм «100 сквер» программалары старт алгач, шәһәр паркларын һәм скверларын төзекләндерү буенча системалы эш 2011 елда ук башланган иде. «Нәкъ менә бу эш 2015 елда «Парклар һәм скверлар елы», 2016 елда «Су саклау зоналары елы», 2017 елда «Экология һәм җәмәгать урыннары елы» кебек республика проектларын үстерүгә этәргеч булды, ахыр чиктә «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле федераль проектына әверелде», дип җиткерде докладчы. Әйтик, соңгы 8 елда Татарстан башкаласында 50 ял итү урыны яңартылган, 20-се өр-яңадан төзелгән. Бу территорияләрне төзекләндерүгә 4,5 млрд сумнан артык акча тотылган. Нәтиҗәдә парк зоналарының гомуми мәйданы 131 гектарга арткан. Бүген Казанда гомуми мәйданы 379 гектар булган 143 парк һәм сквер исәпләнә.
Быел Казанның җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә 1 млрд 488 млн сум бүлеп биреләчәк, шулардан федераль финанслау 458 млн сум тәшкил итә, ә республиканыкы – 1 млрд 30 млн сум. Чагыштыру өчен, узган ел бүлеп бирелгән акча күләме 1 млрд 258 млн сум тәшкил иткән, 2017 елда – 763 млн сум, ә 2016 һәм 2015 елларда – 300 млн сум.
Четаев урамыннан Чистай урамына кадәрге бульвар Җиңү паркын Казансу яры белән тоташтырачак
2019 елга килгәндә исә, Юдино торак массивында Дан аллеясын төзекләндерү буенча 2018 елның көзендә башланган эшләр төгәлләнгән инде.
Әпсәләмов урамы буенча җәяүлеләр бульварын проектлаштыру буенча эш дәвам итә. «Четаев урамыннан Чистай урамына кадәр яңа участок төрле функциональ зоналар белән транзит булдырырга һәм Җиңү паркын Казансу ярыннан тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип аңлатты И.Куляжев. Агачлар, куаклар һәм балалар уеннары, спорт күнекмәләре, ял итү өчен функциональ зоналар бульвардагы төп ландшафт-композицион идеясе булачак. Алар үзара җәяүлеләр маршруты белән бәйле булыр дип көтелә. Спикер билгеләп үткәнчә, төзекләндерүнең икенче чиратын гамәлгә ашыру кысаларында Әпсәләмов урамы 28-нче номерлы йорт янында бульварның үзәк мәйданчыгын булдырырга планлаштыралар, биредә күпфункцияле павильон урнашачак. Ә 16-нчы номерлы йорт тирәсендә балалар өчен «Лабораториум» уен киңлеге ачылачак.
Илсур Метшин Четаев урамыннан Чистай урамына кадәрге участок Җиңү паркын, Әпсәләмов урамындагы җәяүлеләр бульварын, «Ак чәчәкләр» һәм «Стамбул» паркларын, Касәне, Казансу яр буен, Ленин дамбасын (анда шулай ук җәяүлеләр өчен трафик ясарга планлаштырыла), Болак, Кабан күлен һәм зоопаркны бердәнбер променад (җәяүлеләр юлы) белән тоташтырачак дип аңлатты. «Тулаем алганда, безнең планда – ГИМС аша «Миллениум» аркылы Өченче транспорт дамбасына кадәр җәяүлеләр юлы булдыру, иске күпер буенча «Казан Арена»га чыгу, «Ривьера» отеле яныннан узу һәм, ахыр чиктә, без фикер алышкан участокларга барып тоташу», - диде ул.
Игорь Куляжев шулай ук быел гамәлгә ашырырга планлаштырылган башка проектлар турында сөйләде. ««Дубрава» керү төркемен проектлаганда урман-парк зонасының гамәлдәге ландшафтын саклау өстенлекле максат булып тора. Проект Дубравная урамы ягыннан керү зонасын оештыруны күздә тота, ул урман паркыннан файдаланучыларга бик кирәк, һәм якындагы территорияне төзекләндерү», - дип сөйләде И.Куляжев. Объектның төп идеясе – җәяүлеләр юллары линияләрендә, функциональ зоналарда, шулай ук балалар мәйданчыгы, таган һәм кибетләрдә күрсәтелә торган агач тамырлары образы. Прокат, кафе һәм тукталышның җылы павильоннары шулай ук агач кисү образын чагылдырачак, аларны табигый материаллардан башкарачаклар, дип аңлатты И.Куляжев.
Орджоникидзе скверында программа кысаларында постаментны һәм танылган большевик Серго Орджоникидзега һәйкәлне торгызу планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, һәйкәл гипстан ясалган, әмма вакытлар узу белән җимерелгән, һәм аны сүтеп алырга туры килгән. Хәзерге вакытта ул саклауда тора. Спикер һәйкәлне торгызу эше Соцгородның тарихи өлеше өчен әһәмиятле объект булып тора, дип ассызыклады. Узган гасырның 50-нче елларына кадәр бу территориядә Серго Орджоникидзе исемендәге поселок урнашкан булган.
«Су киңлекләре – һәр шәһәргә дә эләкми торган байлык ул»
Казанда парклардан тыш шәһәр яр буйлары да төзекләндерелә. «Без Дәрвишләр торак массивындагы Комсомольское күле пляжын төзекләндерү зарурилыгы турында күп мөрәҗәгатьләр алдык», - дип сөйләде И.Куляжев. Әйтик, узган елның декабреннән башлап халык һәм җәмәгатьчеләр белән очрашулар узды, анда төзекләндерү проекты каралды һәм тикшерелде. Аны гамәлгә ашыру быел ук башлана. Су төбен пычратудан һәм ләм катламнарыннан чистарту, шулай ук күлнең биологик төрлелеген саклау төп бурыч булып торачак. Моннан тыш, биредә уңайлы җәяүлеләр юлларын булдыру, территорияне яктырту өчен объектлар урнаштыру, кече архитектура формалары пляжын төзекләндерү, куаклар һәм агачлар утырту планлаштырыла. Урман өлешендә карагачтан агач юллар барлыкка киләчәк, шулай ук биредә яшәүчеләр өчен кирәкле турник һәм воркаут спорт зонасы яңартылачак.
Кабан күлләре системасының яр буйларын төзекләндерү буенча «Turenscape» Россия-Кытай консорциумы проектын тормышка ашыру буенча эшләр дәвам итә. И.Куляжев хәбәр иткәнчә, быел аны 1,5 чакрымга сузачаклар – фитнес-үзәк бинасыннан Мәрҗани урамына кадәр. Яңа участок 4 функциональ зонага бүленәчәк: спорт, тарихи өлеш, урман һәм күпер. Яр буе буенда җәяүлеләр юлы булдырылачак, ә су буенча җәяүлеләр юлы барлыкка киләчәк. Биредә барлыгы 30-га якын яңа объект төзеләчәк, шулар арасында күзәтү мәйданчыклары, амфитеатр, яңартылган су-ишкәкләү спорты мәктәбе, йога өчен мәйданчык, спорт мәйданчыгы, ана һәм бала бүлмәләре булган павильон, туклану нокталары, таган, ял итү зоналары һәм барбекю бар.
«Бу елда ук халык объекттан файдалана алсын өчен, без эшләрне июнь аенда башларга һәм көзен төгәлләргә планлаштырабыз. Кабан күле – шактый озын территория, шуңа күрә өлешләп тапшырырга мөмкин», - дип аңлатты Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.
2019 елда Аккош күлләре системасының яр зонасын төзекләндерү башлана. Төзекләндерү концепциясе нигезендә күлләр киңлеген берләштерү принцибы ята, ул җәяүлеләр, чаңгы һәм велосипед маршрутлары челтәре белән формалаша. Шулай ук быел Зур Аккош күлендә пляж төзекләндереләчәк. Биредә төп җәяүлеләр сукмагын салачаклар, яктырту җайланмаларын, бәдрәф модульләрен һәм пляж җиһазларын урнаштырачаклар, инженер челтәрләрен урнаштыру буенча эшләр башкарачаклар.
«Акча җитмәү сәбәпле, без үзебезнең су акваториясен куллана алмадык. Хәер, су киңлекләре – һәр шәһәргә дә тәтеми торган байлык бит ул. Әмма бүген вәзгыять үзгәрә. Казансу, Болак, күлләрнең ярлары төзекләндерелә, һәм бу халык өчен бөтенләй башка сыйфаттагы тормыш булып тора», - дип ассызыклады Казан Мэры Илсур Метшин.