(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май, Ксения Швецова). Илле ел элек төзелгән «Сәйдәш» мәдәни үзәгенең реконструкциясен күчмә киңәшмә барышында Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде. Ул билгеләп үткәнчә, яңарту Совет районының үзенә тартып тору үзәгенә әверелгән бинага яңа сулыш өрергә мөмкинлек бирәчәк һәм аны тулы кыйммәтле, заманча, уңайлы Мәдәният сарае итәчәк. Подрядчылар җәй ахырына төзекләндерү эшләрен тәмамларга планлаштыралар.
«Восток-С» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте подрядчы оешмасы башкарма директоры Александр Пикулов сүзләренә караганда, барлык төп эшләр башкарылган, үтәлешнең гомуми проценты 80% тәшкил итә. «Без ныгыту буенча эшләр башкардык, барлык каплауларны да ныгыттык. Инженерия, төтен суырту, янгын сүндерү системалары буенча барлык эшләрне дә диярлек төгәлләдек», - дип сөйләде А.Пикулов.
Мәдәни үзәкне реконструкцияләү проектын төзегәндә архитекторлар бинаның төп концепциясен саклап калырга тырышты. «Реновация барышында без бу бинаны күп функцияле һәм уңайлы итеп эшлибез. Аерым алганда, өч каттагы барлык холлларны анда төрле чаралар үткәрү өчен изоляцияләнгән итеп эшләргә була, - дип сөйләде дизайнер Регина Суюндукова. - Шулай ук тъшщлгщн таш җәелгән матур эчке ишегалды да төзеләчәк – анда кичәләр, музыкаль чаралар үткәрергә мөмкин. Бу безнең шәһәр өчен әһәмиятле бина, һәм без аның матурлыгын сакларга тырыштык».
Элеккечә үзәкнең төп бизәкләре буларак матур витраж тәрәзәләр калачак, алар бинада үзенчәлекле атмосфера булдырып кына калмыйча, энергоэффективлык һәм яктылыктан, тавыштан яклау белән дә тәэмин итәчәк.
Карау барышында Мэрга бинаның икенче катын күрсәттеләр, анда киләчәктә күргәзмә комплексын оештыру планлаштырыла. «Диварлар өлешчә кара төскә буялган, ул экспозицияне ассызыклап торачак, - дип сөйләде Р.Суюндукова. – Бу да төрле күргәзмәләр һәм чаралар үткәрү өчен файдаланырга мөмкин булачак күп функцияле киңлек».
Иҗади коллективлар чыгышларын кабатлый ала торган бию студиясен төзү эшләре тәмамланып килә. «Бигрәк тә безнең тормышны яратучыларыбыз өчен бу үзәк мәйданчык булачак. Алар бирегә киләчәк, чыгышларын кабатлаячак, чыгыш ясаячак», - дип билгеләп үтте «Сәйдәш» мәдәни үзәге директоры Артур Минһаҗев. «Совет районында пенсионерлар актив, иҗади дәресләрдә һәрвакыт катнашып килделәр, бу алар өчен бүләк булачак», - дип килеште И.Метшин.
Яңартылган мәдәният сараеның иң төп үзенчәлеге опера студиясе булачак. Аны үзәк нигезендә Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Мария театры солисткасы Альбина Шаһиморатова белән берлектә оештырачаклар. Бүген студия урнашачак бинада ремонт эшләренең күп өлеше башкарылган. Опера залының төп бизәге матур витраж панно булачак.
«Бу реконструкциядән соң Мәдәният сарае элеккегә караганда да яхшырак килеп чыга торган сирәк очрак. Заллар, холл, студияләр - барысына да яңа төс керде», - дип билгеләде Мэр.
Шунысы кызык, үзәк базасында үз тавыш яздыру студиясе оештырылачак. «Безнең клуб оешмаларына йөриячәк барлык балалар да студиядә тавышларын яздыра алачак, без аларга әзер диск бирә, алар өчен концерт мәйданчыгы оештыра алабыз», - дип сөйләде яңалыклар турында «Сәйдәш» мәдәни үзәге директоры.
И.Метшин әлеге идеяне уңай бәяләде: «Тавыш яздыру студиясе - талантлы башкаручыларны танытуның иң кыска юлы. Зур булмаган акчага әсәр яздыру мөмкинлеге юк икән – югарыга юл ябык».
Шәһәр башлыгы шулай ук мобиль сәхнә һәм тамашачылар залы булган театр сәнгате түгәрәге бинасын һәм вокал белән шөгыльләнү бүлмәләрен карады.
«Төзүчеләргә без рәхмәтне соңрак әйтербез, әмма архитекторларга, проектлаучыларга һәм дизайнерларга хәзер үк креатив өчен рәхмәт әйтәсем килә. Биредә ничек йөргәнебезне һәм кайчан да булса капиталь ремонт ясау турында хыялланганыбызны яхшы хәтерлим. Шундый фикер югарылыгы, шундый зәвык, матурлык, яңа технологияләр – ул яңа Мәдәният сараена караганда да яхшырак булачак!» - диде И.Метшин.
Ул Казанда мәдәни учреждениеләрне республика программасы ярдәмендә яңарту мөмкин булганын искәртте. «Хөкүмәттәге коллегаларыбызга, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка тиңдәшсез программа өчен рәхмәт. Бу биналарның барысы да актив тормыш белән яшәде, «Сәйдәш»тә 500-дән артык кеше шөгыльләнде һәм 27 клуб иҗат берләшмәсе эшләде, ләкин нинди шартларда? Хәзер бу чын мәгънәсендә Мәдәният сарайлары».
Исегезгә төшерәбез, шәһәр мәдәният учреждениеләрен яңарту 2016 елда ике объектны – В.Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу үзәген һәм «Московский» мәдәни үзәген төзекләндерүдән башланды. Быел мәдәният сарайларын реконструкцияләү дәвам итә. Шулай итеп, Казанның иң борынгы һәм матур мәдәният сарайларының берсен - Дәрвишләр бистәсендәге С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортын ремонтлауның, «Чулпан» һәм «Залесный» мәдәни үзәкләрен капиталь ремонтлауның проект-смета документлары эшләнгән, Юдино Тимерьюлчылар мәдәният йортын да үзгәрешләр көтә.
Чарада ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин, Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов һәм башкалар катнашты.