(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май, Ксения Швецова). Казанда «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе канализациясенең биологик чистарту корылмаларыннан чыккан технологик исне бетерү проекты уңышлы тәмамланды. Моның өчен аларны махсус конструкция – металл «капкачлар» белән яптылар. «Капкачлар» белән капланган корылмаларның гомуми мәйданы 20 мең квадрат метр тәшкил итә - бу өч футбол кыры мәйданы кебек. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, күрсәтелгән тырышлык нәтиҗәсендә Казанда соңгы 45 елда актуаль булган проблеманы хәл итү мөмкин булды. Башкарылган эш нәтиҗәләре белән бүген предприятие объектларына пресс-тур барышында массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары таныша алды.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры Андрей Егоров искәрткәнчә, аерым корылмаларны технологик исне нейтральләштерә торган махсус корылмалар белән ябу проекты 2017 елда старт алды. Аны тормышка ашыру өчен 573 млн сум бүлеп бирелде: 326 млн сум – республика бюджетыннан, 203 млн сум - шәһәр бюджетыннан, 44 млн сум – «Водоканал» кертеме. Халык тарифларында проект берничек тә чагылыш тапмады. Бүгенге көндә эшләр тулысынча тәмамланды - технологик ис чыгара торган барлык корылмалар ябык.
Канализациядән керә торган су 3 чистарту этабы уза: механик, биологик һәм химик, дип аңлаттылар «Водоканал» белгечләре. Башта су кабул итү камерасына керә, анда ул канализациягә эләккән чүп-чар һәм вак фракцияләрдән арындырыла, шуннан соң беренчел тондыру җайланмаларында тондырыла. Җилле һава шартларында якын-тирә бистәләрдә яшәүчеләргә кадәр барып җиткән күңелсез ис нәкъ менә шулардан чыккан. Су тонганнан соң биологик чистартуга керешәләр – бу этапта аңа бактерияләр кушыла. Соңгы этап – химия, аннан соң чистартылган, үтә күренмәле су Иделгә агып чыга.
«Капкачлар» белән барлыгы 20 мең квадрат метрлы территория ябылды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүген, журналистларның объектта булу вакыты эссе, җилсез һәм бик дымлы һава торышына туры килүенә карамастан, чистарту корылмалары территориясендә, тондыргычлар янында, чыннан да, ямьсез ис юк.
«Экологик хезмәтләр ике тапкыр килделәр, һаваны тикшерү өчен сынауга алдылар. Нәтиҗәләр буенча без тәнкыйтьтән читтә калабыз, ис предприятие тирәсендә дә, эчендә дә юк», - дип билгеләп үтте А.Егоров.
Чистарту корылмаларыннан ямьсез ис чыгу проблемасы Казан өчен 1974 елдан бирле актуаль, дип билгеләп үтте шәһәр Мэры Илсур Метшин. Истән Отары, Петровский, Мирный бистәләре, Танкодром районы, Павлюхин урамнары һәм башкалар җәфа чикте. «Шәһәрнең ике ягында безнең ике җитди «исле урыныбыз» бар иде – бер яктан чистарту корылмалары, икенче яктан Самосырово чүплеге, - диде Мэр. - Аллага шөкер, республика Президенты һәм Хөкүмәт ярдәме һәм вакытында кабул ителгән карарлар һәм тырышлык белән без Казанда соңгы 45 елда актуаль булган проблеманы хәл итә алдык». Шунысын да өстәп үтик, узган ел Самосырово каты көнкүреш калдыклары полигонында рекультивацияләүнең техник этабы төгәлләнде.
Чистарту корылмалары проектын эшләгәндә Россиянең эре шәһәрләре – беренче чиратта Мәскәүнең һәм Европа шәһәрләренең иң яхшы тәҗрибәләре нигез итеп алынды. Әлеге шәһәрләрдә финанслау Казан белән чагыштырганда күпкә югарырак булуга карамастан, Татарстан башкаласы искиткеч нәтиҗәләргә ирешә алды, дип өстәде Мэр. «Мондый стратегик мәсьәләләрне хәл итә алырлык вакытлар җитүе сөендерә. Әгәр элек тишекләрне ямаган, насосларны алыштырган, бер проблемадан икенчесенә йөгергән һәм капиталь ремонт кысаларында кискен мәсьәләләрне хәл иткән булсак, бүген инде без стратегик план мәсьәләләрен хәл итә алабыз», - диде И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, быел канализациянең биологик чистарту корылмалары территориясендә барлыкка килә торган ләм калдыкларын термомеханик эшкәртү цехы төзелеше башланды. Анда тәүлегенә 340 тонна ләм калдыклары эшкәртәчәкләр, термоутильләштерүдән соң 100 тоннага кадәр бөртекле матдә алыначак. Беренче башкарылган эшләр белән журналистлар шулай ук пресс-тур барышында таныша алдылар.
Пресс-турда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Вахитов һәм Идел Буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Торак коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов һәм башкалар катнашты.