(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май, Ксения Швецова). Яңа уку елы башланганчы Казан мәктәпләрендә «контроль» төшке ашлар барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерергә кирәк. Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Яңа Савин районындагы 179-нчы номерлы мәктәптә узган белем бирү учреждениеләре директорлары катнашында узган киңәшмәдә шундый йөкләмә бирде. Яңа уку елына мәктәп ашханәләрендә 45 млн сумлык җиһазлар яңартылачак, тагы 11 млн сумга кирәк булган савыт-саба сатып алыначак. Шәһәр башлыгы 10 ел элек барлыкка килгән мәктәп туклану системасы шәһәр хакимияте һәм мәктәп администрацияләре тарафыннан актуальләштерү, төзәтмәләр кертүне һәм игътибарлылыкны таләп итә, дип ассызыклады.
«Бу намуссызларга ау яисә җаваплыларны табу теләге түгел – бу аңлау теләге»
Киңәшмә Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин чыгышыннан башланды. Ул апрель аеннан мәктәп ашханәләрендә төшке аш белән тукланучы түрәләрнең беренче бәяләре турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, узган киңәшмәдә Казан Мэры мәктәп ашханәләрендә төшке аш үткәргән һәм уку йортларында туклануның сыйфатын анализлаган Башкарма комитет һәм депутатлар корпусы хезмәткәрләреннән төркем оештырырга кушкан иде.
«Мәктәп ашханәләрендә төшке ашларны бәяләү 23-нче апрельдә башланды. Апрель нәтиҗәләре буенча без якынча нәтиҗәләр чыгардык, - дип сөйләде Е.Варакин. - Мәктәпләргә беркетелгән хезмәткәрләр хисапларның махсус формаларын тутырдылар, анда ашларны 5 баллы шкала буенча бәяләделәр. Бәяләүнең объективлыгын арттыру өчен без мәктәпләрдә көн саен төшке ашны ашадык», - дип сөйләде Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе.
Билгеләп үтик, Казанның мәгариф учреждениеләре мәктәптә туклануны оештыру ысулы буенча 2 типка бүленә: «ланч-бокс» (89 мәктәп) һәм «үзләрендә әзерли торган» (77 мәгариф учреждениесе). Һәр бәяләү төркеменә аерым бәя куелды.
«Ланч-бокс» системасы буенча төшке ашларга карата төп кисәтүләр түбәндәгеләр иде: салкын ризык, бик үк тәмле булмаган фрикаделькалар, каты сыер ите, каты кәтлитләр, - дип билгеләп үтте Е.Варакин. - «Үзләрендә әзерли торган» принцибы булган мәктәпләрдә түбәндәге кисәтүләр күзәтелде: тәмле түгел, каты пылау, тәмсез кәтлитләр һәм башкалар. «Үзләрендә әзерли торган» системасы булган мәктәпләрдә бәя югарырак булып чыкты, төшке ашларның күбесе «яхшы» һәм «бик яхшы» дип бәяләнде. Тулаем алганда, 76 учреждениегә «5»ле куелган, тагын 67 учреждение 4,1-дән 4,9 баллга кадәр бәя алган. Евгений Варакин сүзләренә караганда, Казанның 23 мәктәбендә җитди җитешсезлекләр ачыкланган, алар 4-тән 3 баллга кадәр бәя алган.
«Безнең тулы вәкаләтле вәкилләребез вәзгыятьне
анализларга ярдәм итү өчен барлык мәктәпләр буенча йөреп чыкты. Массакүләм
мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә мәктәп туклануы мәсьәләләре
буенча борчулы язмалар булды. Әмма бу намуссызларга ау яисә гаеплеләрне табу
теләге түгел, ә аңларга тырышу иде, - дип аңлатты И.Метшин. - Без мәктәптә
туклану системасын 10 ел элек булдырдык, һәм ул вакытта актуаль булган әйберләр
бүген төзәтмәләр кертүне сорый. 1-нче сентябрьгә барлык кимчелекләрне бетерергә
кирәк. Без бу эшне туктатмыйбыз, җаваплы вәкилләр мәктәпләрдә яңа уку елында да
туклануны дәвам итәчәк».
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов район башлыклары исеменнән мәктәптә туклану системасын камилләштерү турындагы тәкъдимнәр белән чыгыш ясады. Башлангыч мәктәптә төшке ашларны түләү процессын тизләтү өчен ул укучыларның белем бирү карталарын бер сыйныф картасына бәйләргә тәкъдим итте. «Укучыларны тукландыру өчен түләү терминал аша башкарыла. Мәктәптәге укучылар санына бәйле рәвештә, һәр тәнәфестә 100-дән 300-гә кадәр укучы төшке аш ала, - дип билгеләп үтте А.Лобов. – Бер карта хисабына без вакытны янга калдыра алачакбыз».
Мәктәп ашханәләрендә җиһазларны ремонтлау һәм сатып алу өчен 45 млн сум акча тотылачак
Мәктәптә туклану сыйфаты күп очракта ашханәләрнең җиһазланышына һәм ремонтына бәйле, дип билгеләп үтте Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җитәкчесе Рима Мөхәммәдшина. Әлеге ихтыяҗ департамент көче белән ябыла: шул рәвешле, 2016-2018 елларда җиһазларны, савыт-саба һәм инвентарьны ремонтлау һәм сатып алу өчен 115 млн сум акча тотылган, быел тагын 45 млн сум акча тоту планлаштырыла, дип билгеләп үтте ул. «Мәктәпләрдә балалар саны арта, шуңа бәйле рәвештә мәктәп ашханәләренең куәтен арттыру таләп ителә», - дип аңлатты Р.Мөхәммәдшина.
Казанның мәктәпләре төрле вакытта төзелде – иң искесенә 160 елдан артык, ә бу уку елында яңалары ачылды, шуңа күрә туклану төрлечә оештырылган, дип билгеләп үтте үз чиратында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров. Ул искә төшергәнчә, 2013 елдан Казанда «Мәктәп рестораны» проекты гамәлгә ашырыла. Бүген Казанда инде 28 мәктәп рестораны бар, аларда заманча интерьер булдырылган, швед өстәле форматы буенча тарату линияләре эшли. «Һәр ашханәдә уңайлы интерьер булсын өчен капиталь яки косметик ремонт ясау кирәк. 39 мәктәптә азык-төлек блогларын яки туклану залларын капиталь ремонтлауга, 87-сендә косметик ремонт үткәрү зарур», - дип ассызыклады ул.
2016 елның 1-нче апреленнән эксперименталь нигездә белем бирү учреждениеләре штатыннан мәктәп азык-төлек блогы хезмәткәрләренең департамент штатына күчә башлавы да мәктәптәге туклану сыйфатында чагылыш тапты. Илдар Шакиров сүзләренә караганда, бүгенге көндә 175 мәктәп азык-төлек блогының 71 хезмәткәре департамент штатында урнашкан. «Департаментка күчкән мәктәп директорлары, кызганычка каршы, урыннарда туклануны оештыруны тикшерүдән читләштеләр, - дип билгеләп үтте Илдар Шакиров. – Алар кайнар ризык белән кызыксынмый, аның сыйфатын контрольдә тотмый», - дип зарланды ул.
«Без бердәм сыйфатлы продуктлар сатып алыр өчен департамент булдырдык, техник җиһазларны алыштыру буенча бурычларны хәл иттек. Нигә хәзер мәктәптә туклану директорның факультатив җаваплылыгы дип уйлыйсыз? - дип кызыксынды киңәшмәдә катнашучылардан И.Метшин. – Бу, барыннан да элек, сезнең җаваплылык һәм, бәяләүләр күрсәткәнчә, сез аны төрлечә башкарып чыга аласыз. Эш шартлары шундый ук булган мәктәпләрдә туклану яхшы итеп оештырылганнары бар», - дип мөрәҗәгать итте ул мәктәп директорларына.
Гомумән алганда, департаментның эше мәктәп җитәкчеләре тарафыннан югары бәяләнә. «Минем директорлык стажым зур, элек ничек булганын хәтерлим. Без, мәсәлән, мединститут ашханәсенә беркетелгән идек. Кайбер чакта өстәлләр әзерләргә кирәк, бездә икмәк йә юк, йә сөт алып кайтмаганнар, йә башкасы. Мәктәп директорының чал чәчләре менә каян килә, дип фикерләре белән уртаклашты 18-нче номерлы мәктәп җитәкчесе Наҗия Шевелева. - Департамент булдырганнан соң - әзерне алып киләләр. Азык-төлек буламы-юкмы дип борчылмыйм мин – алар 3 көнгә алга запаска кайтарыла һәм һәрвакыт яхшы сыйфатлы».
Искәртеп узабыз, 2006 елда Казанда «Балаларны сәламәт тукландыру» муниципаль программасы эшләнде, мәктәптә туклануның бердәм операторы Социаль туклану һәм азык-төлек департаменты булдырылды, ул мәктәпне бердәм бәяләр буенча тулы меню белән тәэмин итә башлады.
«Без бердәм механизм булдырачакбыз»
Казан
укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итү турындагы мәгълүматны Кулланучылар
хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль
хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина тәкъдим итте. Ул, аерым
алганда, уку ике сменада оештырылган мәктәпләр буенча мәгълүматлар
китерде. Ведомство тарафыннан үткәрелгән мәктәпләр арасында 18 мәктәп
кайнар ризык белән 80%-ка һәм аннан да күбрәк тәэмин ителәчәк, алар арасында
35-нче лицей, 20-нче мәктәп, 165-нче мәктәп, 54-нче мәктәп һәм башкалар бар. 22
мәктәптә укучыларның кайнар туклану белән тәэмин ителеше 59,9%-тан артып китми,
тагын 21 мәктәптә – 60-тан 79,9%-ка кадәр.
«80%-тан кимрәк балаларның кайнар ризык беләнтәэмин ителеше - яхшы күрсәткеч түгел, - диде Мэр. - Без инде зур юл үттек, һәм бу сезнең белән хәл итә алмый торган мәсьәлә түгел. Без бердәм механизм булдырачакбыз: ашханәләрне ахыргача комплектлыйбыз, җитмәгән урыннарга савыт-саба сатып алабыз.
Безнең алга таба ничек хәрәкәт итү карарыбыз бүгенге очрашуның төп нәтиҗәсе булырга тиеш. Җәйне барлык мәсьәләләрне дә хәл итү өчен файдаланырга кирәк, балаларыбыз яхшы итеп тукланырга тиеш. Бу нәтиҗә өчен бергәләп эшләячәкбез».
Киләсе киңәшмәгә Мэр мәктәп җитәкчеләренә мәктәптә туклану системасын камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрен әзерләргә кушты.
Киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов һәм башкалар катнашты.