(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май, Ксения Швецова). Казанда канализациянең биологик чистарту корылмалары территориясендә ләм калдыкларын термомеханик эшкәртү цехын төзүгә керештеләр. Мондый типтагы технология һәм җиһазлар Россиядә беренче тапкыр кулланыла. Цех төзелеше - шәһәрдә калдыкларны утильләштерү буенча зур проектның бер өлеше, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе чистарту корылмаларына үткәрелгән пресс-тур барышында. Проект якынча 1,5 миллиард сумга бәяләнә. Шәһәр башлыгы киләчәктә Казанда канализация һәм каты көнкүреш калдыкларының юк ителүенә ирешеләчәгенә ышаныч белдерде.
«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең иң эре проектын гамәлгә ашыру эшләре гыйнвар аенда старт алды, аларны ел ахырында төгәлләү планлаштырыла. Корылманың гомуми мәйданы 1,5 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Канализациянең биологик чистарту корылмаларында яңа корылмалар тәүлегенә 340 тонна 96% дымлылык булган ләм калдыкларын эшкәртергә, термоутильләштерүдән соң 100 тоннага кадәр бөртекле матдә алырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге матдә шәһәр хуҗалыгының һәм сәнәгатьнең төрле өлкәләрендә кулланыла ала. Проектны эшләүче - «Ростовский Водоканалпроект» Институты», подрядчы – «Томскгазстрой» гавами акционерлык җәмгыяте.
«Хәзер без су кимү системасын урнаштырдык һәм якын көннәрдә җиһазлар өчен корпуслар төзи башлыйбыз, - дип сөйләде «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе директоры Андрей Егоров. - Җиһазларның беренче партиясе июнь-июль айларында килергә тиеш, соңгысы – октябрьдә, аннары җибәрү-көйләү эшләре башланачак».
Бүген төзүчеләр әзерлек эшләрен башкардылар инде - мәйданчыкны, подъезд юлларын койма белән әйләндереп алдылар, вакытлыча электр белән тәэмин итүне оештырдылар, җитештерү-көнкүреш корпусы төзелеше өчен нигез чокырын казый башладылар. Параллель рәвештә инженерлык коммуникацияләре өчен трассалар бүлү эшләре бара.
Мондый типтагы технология һәм җиһазлар республикада гына түгел, тулаем илдә дә беренче тапкыр кулланыла, дип өстәде «Водоканал» директоры. Проект якынча 1,5 млрд сумга бәяләнә: 750,1 млн - төзелеш–монтаж эшләренә, тагын 749,5 млн - технологик җиһазларга юнәлдереләчәк. Сүз уңаеннан, заводта урнаштырылачак барлык җиһазлар да Россиядә җитештерелә.
Казан Россиядә ләм калдыкларын эшкәртү проблемасын хәл иткән беренче миллионлы шәһәр булачак, дип билгеләде Мэр. Чүпне аерып җыю һәм каты көнкүреш калдыкларын күмү полигоннарын киметү белән беррәттән, бу Татарстан башкаласы үсешенең мөһим юнәлешләреннән берсе булачак, дип өстәде ул. Чүпне аерып җыю калдыкларны полигоннарга чыгаруны киметергә мөмкинлек бирә (Авиатөзелеш районында гына да чыгарылган калдыклар санын 35%-ка киметә алдылар), ә ләм калдыкларын эшкәртү – ләм кырлары проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирә. «Идел ярында, экологик куркыныч тудырып, 50 ел дәвамында 4-5 метр биеклектәге 110 га калдык җыелды, - диде И.Метшин. – Бу цехның төзелеше башлану - калдыклар белән эш итү культурасы буенча зур проектның бер өлеше. Без, Россиядә беренчеләрдән булып эре сәнәгать предприятиеләре урнашкан экологик чиста миллион кешеле шәһәр булырга җыенабыз, дип әйткәндә, идеалда канализация һәм каты көнкүреш калдыкларын тулысынча юк итүгә ирешергә телибез».
Экологик чиста шәһәр булу бурычын хәл итәргә «Яшел рекорд» һәм «Чәчәк ата торган Казан» кебек эре шәһәр һәм республика проектлары ярдәм итә. Әмма аны шәһәр халкы катнашыннан башка хәл итеп булмый, дип ассызыклады Мэр. «Халыкка аңлатмыйча, һәр кеше, һәр йорт, һәр ишегалды мәдәниятеннән башка берни дә килеп чыкмаячак. Бернинди акчалар, ишегалдын җыештыручылар, проектлар да җитмәячәк. Без Казан куәтле сәнәгать, туристлык, индустрия, шул ук вакытта экологик яктан чиста шәһәр булсын өчен барысын да бергә эшләргә тиешбез.»
Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанның Авиатөзелеш районында башланган чүпне аерып җыю бүген шәһәрнең барлык районнарында да гамәлгә ашырыла. Торак фондының 47%-ыкалдыкларны аерып җыюга күчерелгән.
Пресс-турда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Вахитов һәм Идел Буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Торак коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов һәм башкалар катнашты.