(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май, Алена Мирошниченко). Бүген Казанда «Сәламәт мәктәп» фестивале тәмамланды. Ул апрель дәвамында узды һәм шәһәрнең 21 мәгариф учреждениесен берләштерде. Фестиваль призерларына һәм җиңүчеләренә бүләкләрне Яңа Савин районының 179-нчы номерлы гимназиясе залында Казан Мэры Илсур Метшин тапшырды.
«Сәламәтлек - ул төп кыйммәт, үсеш һәм тормышта үз урыныңны табу өчен мөһим шарт. Казанда үсеп килүче буын уңайлы шартларда үссен һәм сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту өчен барлык мөмкинлекләр булсын өчен күп эш башкарыла», - диде шәһәр башлыгы, чараны ачып. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрдә барлык иске мәктәпләр дә диярлек ремонтланган, яшүсмерләр клублары югары темплар белән яңартыла, шәһәрнең барлык мәктәпләрендә дә кайнар аш белән тәэмин итүне оештыруга зур игътибар бирелә.
Балаларны лаеклы һәм уку өчен максималь уңайлы шартлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән эзлекле эш нәтиҗәсендә Татарстан башкаласында белем алу сыйфатлы яңа дәрәҗәгә чыга алды, дип ассызыклады Казан Мэры. Моңа «Бердәм Россия» җирле бүлегенең «Сәламәт мәктәп» партия проекты да юнәлдерелгән, ул Казанда инде өченче ел рәттән уңышлы гамәлгә ашырыла. Аның рәсми рәвештә Россиядә иң яхшылардан булып танылуын да билгеләп үтик.
И.Метшин фикеренчә, проект укучыларның җитәрлек дәрәҗәдә физик активлыклары булмавы, аларның фастфуд һәм зарарлы газлы эчемлекләр белән мавыгуы кебек четерекле проблемаларга кагылды. «Тагын бер мөһим проблема, аны ничек хәл итәргә икәнлеген әлегә бөтен дөнья да белми – ул гаджетлар, алар яшүсмерләргә реаль тормышны алыштыра. Урамда йөрү, спорт һәм дуслар белән аралашу урынына алар көне буе интернетта утыра. Бу, үз чиратында, психик тайпылышлар, неврозлар һәм башка авырулар белән авыручылар санының артуы кебек нәтиҗәләргә китерә. Бу проблемаларны хәл итү юлларын, шул исәптән безнең мәктәпләр дә табарга тиеш», - дип ассызыклады ул.
«Бердәм Россия» партиясе контроле астында мәктәп укучыларының сәламәтлеген ныгыту һәм саклау өчен профилактик юнәлешләрнең үсеше тора. Проект кысаларында табиблар, медицина учреждениеләре белгечләре интерактив дәресләр үткәрәләр, аларда сәламәт яшәү рәвеше принциплары, төрле авыруларны профилактикалау, тәмәке, наркотиклар һәм алкоголь зыяны турында сөйлиләр. Ике ел дәвамында алар 21 мәктәптә булдылар һәм 12 мең баланы колачладылар. Төп максат - шәһәрнең барлык мәктәпләрен колачлау.
Апрель аенда узган «Сәламәт мәктәп» конкурсы берничә этапта үтте. Беренче эш буларак балалар һәм яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм авыруларны профилактикалау буенча проектны гамәлгә ашыруны күрсәтә торган видеороликлар булдыру торды. Аннан соң мәктәп командалары сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләреннән спикерлар, шулай ук депутатлар һәм фәнни хезмәткәрләр белән дискуссияләрдә катнаштылар. Фикер алышуга көн режимын оештыру һәм аларны хәл итү юллары, укучыларның хәрәкәт активлыгы, дөрес туклану һәм мәктәп укучылары өчен психологик яктан уңайлы мохит булдыру проблемалары күтәрелде. Өченче этапта, 11-нче апрельдә, Казан мәктәпләре укучылары һәм укытучылары үзләренең иҗади презентация номерларын һәм күргәзмә плакатларын тәкъдим иттеләр. Катнашучы мәктәпләргә куелган проблеманың актуальлеге, аны чишүнең оригинальлеге, чыгышның эчтәлеге, артистлык һәм башкару культурасы кебек критерийлар буенча бәя бирделәр.
Бу ярышта беренче урынны Идел буе районының «Галактика» белем бирү үзәге - 35-нче номерлы лицей укучылары һәм укытучылары яулады, икенче урынны Киров районының 152-нче номерлы гимназиясе алды, өченче урынны Совет районының 175-нче номерлы мәктәбе һәм Яңа Савин районының 179-нчы номерлы гимназиясе бүлеште. Аерым, иң югары бүләк – гран-при, шулай ук җиһазлар алу өчен сертификат - Идел буе районының 6-нчы номерлы гимназиясенә тапшырылды. Шулай ук фестивальнең йомгаклау концертында тагын бер мәктәп билгеләп үтелде, аның чыгышы үзенчәлекле дип бәяләнде. Казан шәһәре Думасының «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе, Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов Идел буе районының 82-нче номерлы мәктәбе укучыларына зоопаркка билетлар тапшырды.
«Казанда мәгариф тагын да көчле һәм нәтиҗәле булырга тиеш. Без мәктәпләр төзүне, аларны заманча техника белән тәэмин итүне дәвам итәчәкбез һәм педагоглар һәм укучылар өчен уңайлы бердәм белем бирү пространствосы булдырачакбыз. Сәламәт, сәләтле, уңай мотивацияләнгән егетләр һәм кызлар тәрбияләү - безнең уртак бурычларыбызда иң мөһим приоритетлардан берсе», - дип ассызыклады Казан Мэры, шәһәр мәктәпләренең укытучылар составына мөрәҗәгать итеп һәм аларга активлыклары, битараф булмаганлыклары, һөнәри осталыклары һәм үсеп килүче буын белән эшләүдә бердәмлек күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.