(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май, Ксения
Швецова). Бүген чүпне аерым төрләргә бүлеп җыю мәсьәләләре буенча уздырылган шәһәр штабы утырышында Казанда «Торак-коммуналь хуҗалыгы
предприятиесе идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең чүп чыгару
буенча республика операторы компаниясе җитәкчесе Сергей Богатов сөйләде.
Утырышны шәһәр Башкарма комитетында Казан Мэры Илсур Метшин үткәрде.
Калдыклар белән эш итүнең яңа системасына әзерлек 2018
елда Авиатөзелеш районында старт алган проект ярдәмендә башланды. Ул вакытта
чүпләрне төрләргә бүлеп аерым җыю бөтен шәһәр буенча башланды, дип искә төшерде
С.Богатов.
Проект уңышының күпчелек өлеше шәһәрлеләрдән һәм
аларның калдыкларны сортларга аеру теләгеннән тора, дип саный «Торак-коммуналь
хуҗалыгы предприятиесе идарәче компаниясе» идарәче компаниясе җитәкчесе.
«Система чүп-чар, контейнерлар сатып алу өчен генә түгел, ә шәһәрдә яшәүчеләр
чүп-чарны үз йортларында бүлеп җыйсын һәм фракциягә бәйле рәвештә контейнерлар
буенча урнаштырсын өчен дә төзелә, - диде ул. - Әмма нәтиҗә бар инде. Без
тенденцияне ачык күрәбез: контейнерлар урнаштырганнан соң, 2-3 атнадан халыкның
50%-ы чүп-чарны бүлә башлый».
Бүген Татарстан башкаласында төрле чүпләр өчен
контейнерлар урнаштырылган барлык мәйданчыклардан калдыкларны чүп-чарны
сортларга аеру станцияләренә чыгаралар.
Шулай ук С.Богатов төбәк операторы компанияләрендә
барлыкка килә торган проблемаларны билгеләде. Әйтик, ишегалларында
урнаштырылган зур контейнер-көймәләр чүпләрне сортларга бүлергә
комачаулый. «Идарәче компанияләр әлеге
контейнер-көймәләрне һичшиксез алып куярга тиеш, халык өчен бу психологик яктан
җиңелрәк булачак – пакетны алып зур күләмле савытларга ташлау җайлырак бит», -
диде ул.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр
Гыйниятуллин ышандырганча, җәй ахырына кадәр шәһәрдә оештырылачак яңа контейнер
мәйданчыкларында мондый мөмкинлекләр булмаячак.
Төбәк операторының тагын бер кисәтүе шәһәрдә
урнаштырылган пластик шешәләр җыю өчен куелган сеткаларга кагылды. «Аерым
төрләргә бүлеп җыю кертелгән урыннарда сеткаларны алып куярга кирәк. Алар
безнеке түгел, без аларны чыгармыйбыз һәм, дөресен генә әйткәндә, табышларыбыз да кими», - диде С.Богатов.
Илсур Метшин сеткаларны алып кую зарурилыгы белән
килешмәде. «Без кешеләрне бер ел гына пластикны аерым ташларга өйрәтмәдек, һәм
бүген моны гамәлдән чыгарырга дип күрсәтмә бирә алмыйм мин», - диде ул.
Искәндәр Гыйниятуллин үз чиратында билгеләп үткәнчә,
ишегалларында пластик җыю өчен сеткалар калачак, бары тик контейнер
мәйданчыкларында урнаштырылганнарны гына алачаклар.
Соңыннан С.Богатов тагын бер проблема белән
уртаклашты: шәхси секторда контейнерлар һәрвакыт шыгрым тулы була, чөнки анда
төзелеш чүп-чарын ташыйлар, дип билгеләп үтте ул. «Моның белән хәтта акча
эшлиләр. Йөк машиналары килә һәм калдыкларны ташлый, халыктан чүп-чар чыгарган
өчен акча алалар, бер көндә алар 10 рейска кадәр ясый, - дип зарланды
С.Богатов. - Җаваплылык аз күләмдә каралган, штрафлар зур түгел».
Бу проблема турында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин
районнары башлыгы Тимур Алибаев та сөйләде. Ул районда 24 контейнер мәйданчыгы
төзелеш чүп-чарын законсыз ташлауны ачыклау өчен видеокүзәтү белән
җиһазландырылганлыгын әйтте.
«Без бердәм карарлар кабул итәргә тиешбез. Кемгәдер
без эшләп бетермәгән урыннарда эшләргә туры килә. Акрынлап берәүгә дә
кагыйдәләрдән читкә тайпылырга мөмкинлек бирми торган шартлар тудырырга
тиешбез. Әйдәгез тагын да катгыйрак чаралар күрик», - дип нәтиҗә ясады Казан
Мэры.
Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан башкаласында торак
фондының 47%-ы калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюга күчерелгән. Барлыгы 878
мәйданчык әзерләнгән: бу аларның шәһәрдәге гомуми санының 50%-ы.
«Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе идарәче
компаниясе» идарәче компаниясе - Казанда һәм республиканың тагын 21
муниципалитетында чүп чыгару өчен җаваплы төбәк операторы.