(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май, Алена
Мирошниченко). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән
цифрлы телевидениегә күчкәндә Татарстанның аз керемле кешеләре өчен 1 мең сумга
кадәр компенсация каралган. Исегезгә төшерәбез, Казан тулысынча «цифр»га 3-нче
июньдә күчәчәк. Татарстан башкаласының цифрлы телевидениегә күчүгә ничек
әзерләнүе турында бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәгълүмати технологияләр
һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов сөйләде.
Казанлыларга 218
волонтер телевизион приставкаларны көйләргә булыша
Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы
хәбәр иткәнчә, апрель аеннан Казанда күпфатирлы йортларның гомуми
антенналарының аналоглы сигналын сүндерүгә әзерлеген планлы тикшерү бара.
«6-нчы май мәгълүматлары буенча, 250 күпфатирлы йорт цифрлы эфир телевидениесен
кабул итүгә күчерелгән. Гомуми йорт
антеннасы цифрлы
телевидениене кабул итәргә
мөмкинлек бирми торган күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә мәгълүмат бирү буенча
аерым эш алып барыла», - дип аңлатты ул. Белгечләр цифрлы телесигналны
кабул итү өчен махсус җайланма сатып алу кирәклеге турында сөйли һәм аны
көйләүдә ярдәм күрсәтәләр. «Әлеге чаралар цифрлы телесигналны кабул итүнең
проблемалы зоналарын ачыкларга, антенна кабельләрен ремонтлау буенча
профилактик эшләр башкарырга, шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләрен алдан
эшләп бетерергә һәм аналогны сүндергәннән соң гаризалар санын киметергә
мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте ул.
«Телевидениены коллектив кабул итү системасы булган
күпфатирлы йортларда яшәүчеләр «Ачык Казан» аша цифрлы эфир телевидениесенә
тоташтыру өчен гариза бирә алалар. Белгечләр телевизорны цифрлы тапшырулар
кабул итү ягыннан тикшерәчәк, аны көйләүдә ярдәм итәчәкләр һәм кирәк булган
очракта телевидениене коллектив кабул итү системаларының гомуми җиһазларын
ремонтлаячаклар», - дип сөйләде Р.Ханнанов. Ул шулай ук шәһәрдә төзелеш
вакытында коллектив телекулланыш челтәре каралмаган күпфатирлы йортлар булуын
яки яшәүчеләрнең теләге буенча мондый системадан баш тарткан йортлар барлыгын
билгеләп үтте. Гомуми йорт антеннасын
торак милекчеләренең гомуми җыелышы карары белән торгызырга яки төзергә, шулай
ук подрядчы оешма белән килешү төзү аркылы да моңа ирешеп була.
Моннан тыш, цифрлы телевидениегә күчүгә әзерлек
кысаларында Казанда 218 волонтер белем алган, алар инде хәзер үк халыкка
приставкаларны көйләргә ярдәм итә. Аларга ярдәм сорап Бердәм федераль мәгълүмат
үзәгенә 8(800) 220-20-02 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Шәхси хуҗалыкларда
гомумйорт антеннасы юк
Р.Ханнанов Казан бистәләрендәге цифрлы сигналны
тоташтыруга аерым игътибар бирде. «Шәхси хуҗалыкларда гомумйорт антенасы юк.
Халыкка цифрлы форматка күчәргә ярдәм итә торган телевизордан һәм приставкадан
тыш, өстәмә рәвештә күпдулкынлы антенна сатып алырга кирәк», - дип искәртте ул.
Телевизорның цифрлы телесигналны кабул итү-итмәвен кешеләр сайтта тикшерә ала, биредә кирәкле
җиһазлар һәм аның тасвирламасы күрсәтелгән сату нокталары белән интерактив
карта урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, цифрлы тапшыруларга күчү өчен
телевизор DVB-T2 цифрлы стандартына ияме-юкмы икәнлеген ачыкларга кирәк. Бу
мәгълүматны телевизор паспортында, телевизорның маркасы һәм моделе исеме буенча
Радиотелевизион тапшыру үзәге сайтыннан табарга була. Әйтик, телевизорда бу
стандарт каралган икән, цифрлы форматта каналларны карау өчен күпфатирлы
йортларда яшәүчеләргә телевизорны –
телевидениене коллектив кабул итүнең гомумйорт системасына, ә шәхси йорт
хуҗалыгы хуҗаларына телекулланыш сигналы дәрәҗәсе нигезендә антеннага
тоташтырырга кирәк. Әгәр телевизорда ул каралмаган булса, DVB-T2 форматындагы
приставка сатып алырга кирәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, цифрлы эфир
тапшыруларына күчү кабельле телевидениенең, IP телевидение, спутник
телевидениесенең түләүле челтәрләренә тоташтырылган абонентларга, шулай ук эфир
телетапшыруларының абонентларына кагылмый. Бу цифрлы тапшыруларга күчү автомат
рәвештә башкарыла дигән сүз.
Цифрлы телевидениегә күчүне көйләүнең җентекле
инструкциясен шулай ук Казан Мэриясе, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә
министрлыгы, ТР Радиотелевизион тапшыру үзәге сайтларында, социаль челтәрләрдә,
күпфатирлы йортларның мәгълүмати диварларында һәм лифтларында, мәдәният,
мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль яклау учреждениеләрендә, шәһәр районнары
администрацияләренең кабул итү зоналарында, җәмәгать транспортында, сәүдә
үзәкләрендә, даруханәләрдә табарга мөмкин.
Аз керемле
гражданнарга цифрлы приставкалар һәм антенналар сатып алу өчен 1 мең сумга
кадәр акча биреләчәк
Рифат Ханнанов хәбәр иткәнчә, компенсация алачак
ташламалы категория гражданнар исемлегенә күп балалы гаиләләр һәм инвалид
балалар тәрбияләүче гаиләләр, җан башына уртача кереме 20 мең сумнан ким булган
70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерлар, җан башына уртача керем аена 20
мең сумнан кимрәк булган ялгыз яшәүче инвалидлар керә. «Бу категория
гражданнарга цифрлы приставкалар һәм антенналар сатып алу өчен 1 мең сумга
кадәр акча биреләчәк», - дип ассызыклады Р.Ханнанов. Компенсация сорап Социаль
яклау бүлекләренә һәм 8-800-220-20-02 номеры буенча Бердәм федераль мәгълүмат
үзәгенә мөрәҗәгать итәргә һәм кирәкле документларның исемлеген ачыкларга була.
Спикер билгеләп үткәнчә, Бөек Җиңүнең 74 еллыгын
бәйрәм итү кысаларында Казан Башкарма комитеты белгечләре Бөек Ватан сугышында
катнашучыларга адреслы ярдәм күрсәттеләр һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин
итүгә ихтыяҗларга анализ үткәрделәр. «Таттелеком» ГАҖ һәм район
администрацияләре башлыклары ярдәме белән 8-нче майда 5 приставка тапшырылды
һәм көйләнелде. Эшләр дәвам итәчәк, Бөек Ватан сугышында катнашкан 41 кеше
ярдәмгә мохтаҗ», – дип сөйләде Р.Ханнанов.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәрлеләр
бөтен Россия буенча уза торган «цифрга» күчү турында беләләр, әмма бу хакта
искәртү мөһим. «Төп эш Мәгълүмат технологияләре идарәсендә, шулай да
Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетыннан, идарәче компанияләрдән, район
башлыкларыннан башка бу эшне билгеләнгән вакытка тәмамлау авыр булачак, шуңа
күрә барысын да контрольдә тотуыгызны сорыйм», - дип мөрәҗәгать итте шәһәр
башлыгы хезмәттәшләренә.
Элегрәк Казанда яшәүчеләр түләүсез 3-10 телеканалны
аналоглы форматта карый ала иде. Цифрлы эфир телетапшыруына күчү сәбәпле, халык
2 мультиплексны бушлай карау мөмкинлеге алачак, алар цифрлы сыйфатта 20
телеканалдан тора. ТР Радиотелевизион тапшыру үзәге мәгълүматларына караганда,
Казан цифрлы эфир тапшырулары сигналына 100%-ка тоташтырылган.