(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май, Ксения
Швецова). Узган ел Казанда балаларны диспансерлаштыру 100% тәшкил иткән.
Өлкәннәр арасында да шундый ук югары күрсәткечләргә ирешү планлаштырыла: быел
яңа тәртип үз көченә керә, аның нигезендә 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге
гражданнарны - 3 елга 1 тапкыр, ә 40
яшьлекләрне һәм аннан өлкәнрәк кешеләрне ел саен диспансерлаштыру көтелә.
Казанлылар акрынлап даими медицина тикшеренүләренә ияләшә, шуның аркасында
куркыныч авыруларны вакытында ачыклап, аларны нәтиҗәле дәвалый алалар, дип
билгеләп үтте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин. Ул
шәһәрлеләрне диспансерлаштыруны вакытында үтәргә чакырды.
Балаларны
диспансерлаштыру барышында беренче тапкыр 60%-тан артык авыру ачыкланган
2018 елда Казанда диспансерлаштыруны 245 мең 596 бала
узды, дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев. Балалар арасында авырулар
таралу структурасында беренче урында - бу 40% - сулыш органнары авырулары тора.
Бу ОРВИ таралуга бәйле, дип билгеләп үтте ул. Икенче урында - ашказаны-эчәк
тракты органнары авырулары (11%), өченчедә – сөяк-мускул системасы һәм
терәк-хәрәкәт аппараты авырулары.
Диспансерлаштыру барышында 237 мең 899 авыру очрагы
теркәлгән, шуларның беренче тапкыр 61%-ы ачыкланган. Диспансер күзәтүе астында
103 мең 200 бала тора, шуларның 40 мең 680-е тикшерү нәтиҗәләре буенча
диспансер учетына куелган.
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының аерым боерыгы буенча
ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны, шул исәптән
уллыкка (кызлыкка) алынган балаларны диспансерлаштыру үткәрелә. 2018 елда бу
категориядән 1 мең 180 бала каралган, бу планның 100%-ын тәшкил итә.
«Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча реабилитацияне -
295 бала, санатория-курорт дәвалавын 215 кеше алды, - дип сөйләде И.Халфиев. -
Стационар шартларда яшәүче 375 ятим баланы һәм авыр тормыш хәлендә калган
балаларны диспансерлаштыру буенча еллык план тулысынча үтәлгән».
Быел эш дәвам итә – агымдагы елның I кварталында
табиблар 75 мең 208 баланы карап чыктылар инде.
«Кешеләрнең
сәламәтлегеннән дә кыйммәтрәк нәрсә юк, һәм халыкның сәламәтлеген саклау -
безнең өстенлекле бурычларның берсе»
Өлкәннәрне гомуми диспансерлаштыру 2013 елдан бирле
тормышка ашырыла. Ул 2 этапта үтә: I этапта скрининглы тикшерү үткәрелә, шуннан
соң ачыкланган тайпылышлар булган пациентлар диспансерлаштыруның II этабына
җибәрелә.
2018 елда Казанда табиблар 172 меңнән артык кешене
тикшергән. Нәтиҗәдә 96 мең 436 авыру теркәлгән, 10 меңнән артык очрак беренче
тапкыр ачыкланган, 22 мең очракта башлангыч диагноз куелган. Пациентлар
диагнозны ачыклау өчен диспансерлаштыруның II этабына җибәрелгән.
Ачыкланган
авырулар арасында йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары алда бара –
41,3%. Икенче урында – эндокрин системасы авырулары (19,4%) һәм өченче урында –
ризыкны эшкәртү органнары (13,1%).
«Бүген халык ягыннан аңлап якын килү сизелә, медицина
оешмалары бик зур эш башкаралар. Һәм без уңай нәтиҗәләр күрәбез: агымдагы елның
беренче кварталында графикны үтәү 100% тәшкил итә», - дип билгеләп үтте спикер.
Илнең барлык төбәкләре алдына гомер озынлыгын 78 яшькә
кадәр арттыру, йөрәк-кан системасы авыруларыннан үлүчеләр санын 24%-ка киметү,
барлык гражданнарны да елга кимендә бер тапкыр профилактик медицина тикшерүләре
белән тәэмин итү бурычы куелды, дип искәртте докладчы. «Сәламәтлек саклау»
илкүләм проекты нигезендә, халыкны диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерү
белән колачлауның һәрдаим үсүе зарур: 2019 елда ул халыкның 41,8%-ын, ә 2024
елда 70%-ын тәшкил итәргә тиеш.
«Бүгенге көндә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының
яңа боерыгы имзаланды, аның нигезендә 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге гражданнарны
- 3 елга 1 тапкыр, 40 яшлек һәм аннан да
өлкәнрәкләрне ел саен диспансерлаштыру
көтә», - дип искә
төшерде И.Хәлфиев. Хәзер Татарстанда диспансерлаштыруның яңа тәртибе буенча
норматив актлар төзелә, дип өстәде ул.
«Без бу карарны хуплыйбыз гына, чөнки кешеләрнең
саулыгыннан да кыйммәтрәк нәрсә юк. Халыкның сәламәтлеген саклау - безнең
өстенлекле бурычларның берсе, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. -
Кешеләр акрынлап ел саен үткәрелә торган профилактик тикшеренүләргә ияләшәләр.
Беренче елларда нинди авырлык белән башкарганыбызны хәтерлибез.
Диспансерлаштыруны узу бик мөһим, чөнки чирне иртә ачыклау аларны вакытында
дәвалау һәм сәламәт тормышны дәвам итү мөмкинлеге бирә. Без күп кенә башка
шәһәрләрдән "78 яшьлек гомер озынлыгы"на якынракбыз, әмма эш күләме
элеккечә үк зур».
Доклад ахырында И.Хәлфиев ел саен мәҗбүри
диспансерлаштыруны Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар,
блокадниклар, фашист концлагерьларының балигъ булмаган элеккеге тоткыннары
узуын искә төшерде. Нигездә әлеге категория халыкны диспансерлаштыруны медицина
оешмалары 30-нчы апрельгә төгәлли, медицина тикшерүләре гадәттә аларның
өйләренә барып үткәрелә.