Хөкүмәт йортында Татарстан һәм Казанның тимер юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
president.tatar.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Бүген иртән Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы – «Россия тимер
юллары» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы башлыгы Анатолий Лесун белән очрашты.
Очрашу Татарстан
Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Чарада Татарстан территориясендә, аерым
алганда, Казан территориясендә урнашкан тимер юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре
турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан
Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан
Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин да катнашты.