(Казан шәһәре
KZN.RU, 14-нче май, Ксения Швецова). Бүген Казанда торак фондының 47%-ы
калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюга күчкән. Барлыгы 878 мәйданчык чүпне
төрләргә бүлеп җыю өчен контейнерлар белән җиһазландырылган. Җәй дәвамында
калган контейнер мәйданчыкларын яңартырга, чүп-чарны сортларга аеру өчен яңа
станцияләр төзергә һәм бу мәсьәләдә шәһәрлеләрнең мотивациясен арттырырга
кирәк. Бу хакта бүген Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында каты
коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю мәсьәләләре буенча шәһәр штабы
утырышында хәбәр итте.
Утырышны ачып, И.Метшин билгеләп үткәнчә, чүп-чарны
утильләштерү мәсьәләсе барлык структур бүлекчәләрнең яхшы итеп эшләвен таләп
итә. «Калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю – бөтен ил масштабында глобаль тема.
Эшнең катлаулылыгы һәм күпэтаплылыгы бу мәсьәлә буенча даими штаблар үткәрү
зарурилыгына китерде. Бу безнең өчен гадәти эш режимы – без шәһәрдә уза торган
барлык зур вакыйгаларга шулай әзерләнәбез, - диде Мэр. Каты көнкүреш
калдыкларын аерым төрләргә бүлеп җыю инде күп илләрдә гамәлгә кертелгән, шуңа
күрә Россия «тапталган сукмак» буенча бара», дип өстәде ул. «Без барлык
мәсьәләләрне дә дөрес хәл итү юлларын табарга һәм бу адымны ясарга тиешбез.
Безнең өчен хәзер иң мөһиме – торак фондта чүпне аерым төрләргә бүлеп җыюны
гамәлгә кертү».
Каты көнкүреш калдыкларын аерым төрләргә бүлеп җыю
буенча проектны гамәлгә ашыру барышы турында Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде. Апрель дәвамында Казанда контейнер
мәйданчыклары дуаль принцип буенча калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен
савытлар белән тәэмин ителде: эшкәртелә торган коры фракцияләр һәм эшкәртелми
торган дымлылар. Бүген 878 мәйданчыкта 3047 сары һәм соры төстәге наклейкалы
контейнерлар урнаштырылган: беренчесе - эшкәртелә торган калдыклары җыю өчен,
икенчесе – калганнар өчен.
«Шәһәр торак фондының 47%-ыннан артыгы калдыкларны
аерым төрләргә бүлеп җыюга күчерелгән, - дип билгеләде И.Гыйниятуллин. - Район
администрацияләре башлыкларына калган идарәче оешмалар белән эшне көчәйтергә
һәм торак фондын 100%-ка кадәр колачларга кушылды».
Төбәк операторы – «Торак-коммуналь хуҗалыгы
предприятиесе» идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте –
муниципалитет өчен 300 евроконтейнер сатып алган, шуларның 200-е контейнер
мәйданчыкларында урнаштырылган инде, ә тагын 100-е бу атнада урнаштырылачак.
Казанлыларга ориентлашу җайлырак булсын өчен
контейнерларда калдыклар төрләре сурәтләнгән тамгалар ябыштырылган һәм
рус-татар телләрендә аңлатма язулары беркетелгән. Күпфатирлы йортларда
калдыкларны аерым җыю зарурилыгы һәм тәртибе турында мәгълүмат урнаштырылган
плакатлар урнаштырылган.
Төбәк операторы да, идарә итүче оешмалар да, район
администрацияләре дә чүпне аерым төрләргә бүлеп җыюны контрольдә тотарга тиеш,
дип билгеләп үтте спикер. «Җыелган калдыкларны бер машинага гына төяргә ярамый,
бу аерым төрләргә бүлеп җыюның бөтен системасына зыян китерә. Халык моңа
игътибар итә, безгә актив рәвештә хәбәр бирәләр. Савытларның тулы булуына юл
куярга ярамый, - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары».
«Бүгенге көндә идарәче оешмалар белән шартнамәләр төзү
бурычы тора, - диде И.Гыйниятуллин. - Бүгенге көндә тагын 132 идарәче
компаниясе, торак милекчеләре ширкәте, торак-төзелеш кооперативы килешү
төземәде. Моның төп сәбәбе - идарәче оешмаларның яңа шартлардагы эшне
аңламаулары». Шулай ук якын арада шәхси секторда яшәүче гражданнар белән
шартнамәләр рәсмиләштерүне тәмамларга кирәк, чөнки бүгенге көндә регоператор
хезмәтләре йорт хуҗалыкларының 65%-тан да кимрәк түли, дип өстәде спикер. Төбәк
операторы калдыкларны барлыкка китерүчеләр, шәхси ташучылар, калдыкларны
эшкәртүчеләр, сортларга аеру станцияләре һәм полигоннар милекчеләре белән
килешүләр төзергә тиеш.
Шәһәрдә каты көнкүреш калдыкларын аерым төрләргә бүлеп
җыюны күздә тоткан 900-гә якын мәйданчык оештыру планлаштырыла. Моннан тыш,
гамәлдәге 4 чүп-чарны сортларга аеру станциясенә өстәп регоператор тагын 4
станция төзергә планлаштыра.
И.Метшин мәйданчыкларның кайсы вариантына өстенлек
бирелүе белән кызыксынды һәм берничә проектның каралуын искәртте. «Өстенлек Мәскәү районындагы кебек мәйданнарга биреләчәк, әмма
чүп-чар әлегә 5 фракциягә түгел, ә дуаль бүленеш принцибы буенча - коры һәм
дымлы калдыклар өчен бүленәчәк», - дип җавап бирде И.Гинниятуллин. Исегезгә
төшерәбез, Мәскәү районында мәйданчык койма белән әйләндереп алынган
территориядә урнашкан һәм «мишень» дип аталган диварларның берсендә төрле
төрдәге чүп-чар өчен кечкенә генә чокырлар ясалган.
«Май-июнь айларында без аерым төрләргә бүлеп җыю өчен
контейнерлар урнаштыру эшен төгәлләргә тиеш, шул ук вакытта реператор
контейнерлар чыгаруны җайга сала. Хәзер төп мәсьәлә – шәһәр инфраструктурасын
булдыру. Икенче зур сорау – халык белән аңлату эшләре үткәрү», - дип җавап
бирде И.Гинниятуллин.
Халык белән эшләү мәсьәләсен Мэр Башкарма комитет
җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаровка тапшырды. Ул хәбәр иткәнчә,
Казан мәктәпләрендә балаларны экологик яшәү рәвешенә өйрәтәләр – барлык
мәктәпләр чүпне аерым җыю өчен контейнерлар белән тәэмин ителгән, балалар белән
тематик дәресләр үткәрелә.
«Җәй эчендә без инфраструктураны әзерләү эшен
тәмамларга, тагын 4 чүпне сортларга аеру станциясе төзергә, даими, чүп-чарны
вакытында чыгаруны оештырырга тиешбез, - дип нәтиҗә ясады Мэр. – Һәм иң мөһиме
- халыкны кызыксындыру мәсьәләсе. Тәрбия һәм культураны үстерүгә юнәлтелгән
төрле вариантларны уйларга кирәк. Велосипед уйлап табарга кирәкми, аны безгә
кадәр уйлап тапканнар инде. Бу юлны уртача 10 ел эчендә узган төбәкләр дә бар.
Әмма без чүпне аерым төрләргә бүлеп җыю культурасы буенча бөтенләй башка
дәрәҗәдә булсын өчен, шул ук юлны кыска вакытта - 3-4 ел эчендә үтәргә тиеш».
Халыкны чүп-чарны аерым төрләргә бүлеп җыюга ничек
кызыксындыру һәм экологик тәрбия культурасын күтәрү турында штабның киләсе
утырышында фикер алышу көтелә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында коммуналь
калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю буенча пилот проекты 2018 елның җәендә
старт алды: беренче этапта Авиатөзелеш районының 109 контейнер мәйданчыгын эшкәртелә һәм эшкәртелми торган
калдыклар өчен 428 контейнер белән җиһазландырылды. Нәтиҗәдә, чүплеккә каты
коммуналь калдыклар чыгару күләмен 30-35%-ка киметүгә ирешелде.
Утырышта шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе Денис
Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, район
администрацияләре башлыклары, Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләре,
шәһәрнең идарәче компанияләре директорлары һәм башкалар катнашты.