(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). «Без, балалар мәктәпләрдә сыйфатлы һәм сәламәт ризык белән туклансын өчен, зур юл үттек, күп эш эшләдек. Әмма теләсә кайсы юлдагы кебек үк, бу юлдан барганда да ниндидер шөрепләр бушады, хәзер аларны кысарга кирәк», – дип билгеләп үтте кичә Казан Мэры Илсур Метшин мәктәп туклануына багышланган киңәшмәдә. Ул Башкарма комитет хезмәткәрләреннән һәм депутатлар корпусыннан төркем оештырырга кушты. Алар бер ай дәвамында уку йортларында туклану сыйфатын шәхсән анализлау, кимчелекле якларны ачыклау өчен мәктәп ашханәләрендә тукланачаклар.
Киңәшмәдә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Башкарма комитет бүлекләре җитәкчеләре, барлык районнар башлыклары, район халык мәгарифе бүлеге мөдирләре һәм мәктәп директорлары катнашты.
Искәртеп узабыз, 2006 елда
Казанда «Балаларга сәламәт туклану» муниципаль программасы эшләнгән иде,
мәктәптә туклануның бердәм операторы социаль туклану һәм азык-төлек
департаменты булдырылды, ул мәктәпләрне бердәм бәяләр буенча тулы меню белән
тәэмин итә башлады. Әлеге чаралар нәтиҗәсендә Казан мәктәп укучыларының 80%-тан
артыгы кайнар ризык ала башлады (элек - 37%). 23 мең укучы, ягъни ташламалы
категорияләргә караган укучыларның гомуми саныннан 18%-ы бу еллар дәвамында
Казан бюджетыннан максатчан финанслау хисабына бушлай кайнар ризык ала.
Әмма, шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, теләсә кайсы процессны эшләтеп җибәрү һәм җайга салу аз – даими рәвештә камилләштерергә һәм контрольдә тотарга кирәк. «Без, балалар мәктәпләрдә сыйфатлы һәм сәламәт ризык белән туклансын өчен, зур юл үттек, күп эш эшләдек. Әмма теләсә кайсы юлдагы кебек үк, бу юлдан барганда да ниндидер шөрепләр бушады, хәзер аларны кысарга, кайдадыр тәгәрмәчне майлап куярга, бүген кайда булуыбызны аңларга кирәк, яңа идарә карарлары кабул итәргә, бәлки, яңа технологияләр кулланырга мөмкин. Без бу эшне 10 ел элек башлап җибәрдек, бу бик зур вакыт», – дип билгеләде И.Метшин.
Барлык йомшак якларны анализларга һәм якынлашып килүче җәйге каникуллар вакытында, 1-нче сентябрьгә кадәр, җитешсезлекләр бетерелсен өчен чаралар күрергә кирәк булачак.
Укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүче Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты республиканың иң эре җитештерүчеләре белән эшли, дип билгеләп үтте департамент җитәкчесе Римма Мөхәммәдшина. 2018 ел нәтиҗәләре буенча, балалар туклануы өчен гомуми сатып алуларда җирле тәэмин итүчеләр өлеше 80% тәшкил итә, бу туклану бәясен бер урында тотарга, шул ук вакытта сатып алына торган товарларның киңәйтелгән линейкасын сакларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта теләсә кайсы чимал һәм азык-төлек продуктлары каты лаборатор контроль уза. «Узган ел без мәктәп тәлинкәләренә эләгү мөмкинлеге булган 664 тонна продуктны яраксызга чыгардык, – дип хәбәр итте ул. - Хәзер һәр яңа җитештерүчедән алынган продукцияне без Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә бәйсез лабораторияләрдә тикшерәбез. 2019 ел башыннан бирле 149 партия ит һәм кош ите чималы тикшерелде, шуларның 27-се яраксызга чыгарылды һәм кире кайтарылды».
Учреждение структурасында шулай ук туклануны оештыру бүлекләре дә бар, алар айга бер тапкыр барлык мәктәпләр буенча тикшерү белән йөри. Бер ел эчендә бүлекнең 11 хезмәткәре 840 тикшерү үткәргән, төрле хокук бозуларны, хәтта менюның стендка вакытында урнаштырылмау очракларын, ачыклаган һәм төзәткән. «Хокук бозулар вакытында без хаталарны төзәтәбез, инструктаж үткәрәбез. Хокук бозучыларны премиядән мәхрүм итәбез, аңлату эшләре алып барабыз, бер пешекче хәтта эштән азат ителде», – дип сөйләде Р.Мөхәммәдшина һәм шулай ук мәктәпләргә 1,5-2 айга бер тапкыр департаментның куркынычсызлык хезмәте тикшерү белән килә, дип өстәде.
Р.Мөхәммәдшина сүзләренә караганда, сыйфатлы туклануны тәэмин итүдә эшче кадрлар җитмәү зур проблема булып тора. Ел башыннан бирле хәлнең яхшыруына карамастан, бу мәсьәлә актуаль булып кала – 2018 елның 1-нче сентябренә пешекчеләр һәм аш бүлмәсе хезмәткәрләре белән комплектланган булу 60% һәм 52% тәшкил итсә, 1-нче апрельгә комплектлану 93% һәм 87%. «Пешекче эшенә яшьләр бик теләмичә бара, бу һөнәрнең абруен күтәрү мөһим», – дип билгеләп үтте департамент директоры.
Мәктәп пешекчеләренең хезмәтен җиңеләйтү өчен мәктәпләргә ит ярымфабрикатлары, әзер камыр, кондитер эшләнмәләре һәм чистартылган яшелчәләр китерелә. Термоэшкәртүгә әзер булган ризыклар әзерләү өчен вакытны экономияләргә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте спикер.
Марина Патяшина, үз чиратында, ярымфабрикатларны куллану ризык әзерләү өчен шартлар булмаган мәктәпләрдә генә урынлы булуына игътибар итте. «Шулай да без сәламәт туклануның яңа әзерләнгән ризык икәнлеген аңларга тиеш. Аларга урын булырга тиеш, әмма тулы кыйммәтле төшке ашларны әзерләү өчен шартлар булмаган җирдә генә», – дип билгеләп үтте ул.
Укучыларны сыйфатлы туклану белән тәэмин итүдә укучыларның һәм аларның ата-аналарының бәяләмәләренә аерым роль бирелә. Моның өчен «Ашадым һәм канәгать» дигән кушымта эшли, аңа инде оешу вакытыннан бирле 3 меңгә якын бәяләмә килгән. Моннан тыш, 1-нче апрельдән һәр мәктәп ашханәсендә ата-аналар контроле журналы барлыкка килде. «Ата-аналарны мәктәпләргә килеп, татып карау, күзәтү, журналга язу өчен чакырабыз – болар барысы да персоналны яхшырак эшләргә өнди», - диде Р.Мөхәммәдшина.
Быел департаментка 43 кисәтү килде: мобиль кушымта, социаль челтәрләр һәм мәктәп директорлары мөрәҗәгатьләре аша. Иң күп шелтәләр - ризыкның салкын килеш бирелүенә шикаятьләр, дип хәбәр итте департамент директоры.
Туклануга карата
шикаятьләр күп түгел, ә килгәннәрендә
укучылар салкын һәм тәмсез ризыклар турында язалар, дип килеште Мәгариф идарәсе
җитәкчесе Илнар Һидиятов. «Ризыкның суынуы өстәлләрне вакытыннан алда әзерләү белән бәйле. Бу - мәктәп
дәрәҗәсендә җайга салырга мөмкин булган оештыру моменты, өстәлләрне вакытында
әзерләргә генә кирәк», - дип билгеләп үтте ул. Мәктәпләрне рейтинглаштыру
критерийларында кайнар ризык белән тәэмин итү күрсәткечләре һәм мәктәп
администрацияләре эшчәнлегенә шикаятьләр булу каралган, дип өстәде ул.
Туклану графигы дәресләр җәдвәлен һәм ашханәләрдә утыру урыннары санын исәпкә алып раслана, әмма ике сменада тулы режимлы мәктәпләрдә, тәнәфесләр вакытын исәпкә алып, барлык балаларны кайнар ризык белән тәэмин итү авыр. Мәсәлән, шәһәрнең 12 мәктәбендә бер тапкыр туклануны исәпкә алып, бер урынга 9-дан артык укучы туры килә, дип билгеләп үтте Мәгариф идарәсе башлыгы һәм коллегаларын бу проблемага игътибар итәргә чакырды.
И.Һидиятов шулай ук башта күп кенә мәктәп җитәкчеләренең мәктәптә туклануны оештыру мәсьәләләреннән тулысынча читләшүен, бу җаваплылыкны азык-төлек департаментына күчерүләре турында сөйләде. Мәгариф идарәсе һәм Департамент проблемага игътибар иткәч, вәзгыять үзгәрде. «Директорлар мәктәп туклануы турында: бу миңа кагылмый, дип әйтә алмый. Бу дөрес түгел», – диде И.Һидиятов.
«Бу дөрес түгел генә түгел, моңа юл куярга ярамый! – дип җавап бирде Казан Мэры. – Мәктәп директоры ничек итеп: хәзер мин моның өчен җавап бирмим, дип әйтә ала? Балалар бит безнеке! 10 ел элек мәктәптә туклану буенча эшне башлап җибәргәндә әйткән идек: безнең балалар төрлечә укый алалар, төрлечә киенә алалар, әмма мәктәптә бер төрле яхшы һәм тәмле итеп туклануларын булдырырга кирәк. Әгәр мәктәп директорлары бу бурычны безнең белән бүлешмәсә, без чаралар күрәчәкбез».
Укучыларның өлгереше белән беррәттән мәктәп ашханәләрендә туклануны оештыру директорлар эшен бәяләгәндә төп факторларның берсе булырга тиеш, дип өстәде ул.
Мэр үз урынбасарларының
һәм район башлыкларының игътибарын мәктәп туклануын оештыру мәсьәләсенә
җитәрлек игътибар бирелмәвенә юнәлтте һәм бу юнәлештә эшне көчәйтүләрен таләп
итте. «Объектив сәбәпләр бар: бәяләр артуны исәпкә алып, 94 сумга ике тапкыр
тәмле ашату җиңелләрдән түгел. Әмма
хәлдән килерлек. Барлык проблемалар турында вакытында сөйләшергә һәм аларны хәл
итәргә кирәк. Хокук бозуның аерым очраклары белән дә килешмәячәкбез!» - диде ул
һәм Казан мәктәпләренең ата-аналар комитетларын «хаталар өстендә эшләргә»
чакырды, шулай ук мәктәптә туклануны анализлау өчен Башкарма комитетның җаваплы
хезмәткәрләре һәм шәһәр Думасы депутатлары төркемен формалаштырырга кушты.
«Без гади генә эшләячәкбез: барлык 162 мәктәпне үзара бүлешәчәкбез. Һәм май ае буе, дүшәмбедән шимбәгә кадәр, мәктәп ашханәләрендә төшке аш ашаячакбыз. Һәркем, алдан кисәтмичә, үзе белән 69 сум акча алып, төшке аш ашарга киләчәк, – диде И.Метшин. – Тик миңа күзәтеп эшләтүчеләр кирәк түгел – без биналарның, утыру урыннарының кайда җитмәвен, нинди хокук бозулар булуын ачыкларга тиеш».
Җәйге каникуллар вакытында үзгәрешләр кертергә кирәк. Мәктәпләрдә төшке аш кайнар булырга тиеш, ашханәләргә укучыларның керүе алдыннан мөмкин кадәр тиз өстәлләрне әзерләргә кирәк, дип өстәде Мэр: «Мәктәп укучыларына барлык ризыклары да тәмле булып тоелмый, чөнки файдалы әйберләр – пицца һәм камыр эчендәге сосиска түгел. Әмма мәктәп укучыларының өстәлләрендә кайнар һәм сыйфатлы әзерләнгән ризыклар булырга тиеш. Балаларның сәламәтлеге - иң мөһиме, һәм кемнәрдер безнең белән килешмәсә, без алар белән бер юлда түгел».