(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). Җирле
үзидарә органнары гражданнарның артып барган ихтыяҗларын
канәгатьләндерергә сәләтле булырга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Җирле
үзидарә көненә багышланган тантаналы чарада хәбәр итте.
Чарада
Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче
урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр
советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.
«Муниципаль
үзидарә - ул, барыннан да элек, битараф булмаган, кыю, кешеләрне кайгыртуны
һәм шәһәр, район, авыл һәм бистә үсеше
өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер
актив гражданнар», – диде Р.Миңнеханов.
ТР
Президенты сүзләренчә, республиканың муниципаль бергәлеге – җәмәгатьчелектән
һәм идарәчеләрдән торган зур бер команда.
Аңа вәкиллекле җирле үзидарә органнарының 7,5 меңнән артык депутаты, 6,7
мең муниципаль хезмәткәр, территориаль иҗтимагый үзидарәнең 391 советы
активистлары керә.
"Җирле
үзидарәнең төп бурычларыннан берсе - гражданнар белән эшләү. Алдынгы линиядә
торып, сезгә һәр көнне территорияләрнең һәм конкрет гражданнарның катлаулы
мәсьәләләрен хәл итәргә туры килә.
Сезнең эш нәтиҗәләре буенча халыкта тулаем хакимият органнары эше
турында фикер формалаша», - дип ассызыклады ул һәм республиканың җирле үзидарә
органнары вәкилләренә «шәһәрләребез, районнарыбыз, бистәләребез һәм авылларыбыз
уңышлы үссен өчен намуслы хезмәтләре, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен арттыруга
керткән өлешләре өчен» рәхмәт белдерде.
2013 елдан башлап 21 апрельдә Россиядә Җирле
үзидарә көне бәйрәм ителә. Бу көн
РФ Президенты Владимир Путин Указы белән гамәлгә куелды.