(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель, Алинә
Бережная). Бүген «Бердәм Россия»
партиясенең Казан җирле бүлеге сәяси советы утырышында шәһәр халкының
яшәеш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру турында
фикер алыштылар. Ул Казан Ратушасында партиянең җирле бүлеге секретаре,
Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә узды. Җирле политсоветның 35
әгъзасыннан утырышта 28 кеше катнашты, тиешле карар кабул итү өчен кворум бар
иде.
«Бердәм
Россия» партиясенең Казан җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ольга
Воронова бүгенге көндә Казанда «Минем Казаным» программасы белән бәйле 12
федераль, 6 төбәк һәм 18 җирле партия проекты тормышка ашырылуы турында
сөйләде. Ел башыннан бирле ТР башкаласында 150-дән артык чара үткәрелгән,
аларның күбесе социаль.
«Барлык
проектлар да килеп туган хәл конкрет гамәлләр, системалы якын килү һәм нәтиҗәгә
омтылуны таләп иткәндә туа», - диде О.Воронова. Шулай итеп, «Ныклы гаилә»
кысаларында ата-аналар өчен гаилә психологларының бушлай консультацияләре
оештырылды. Мондый очрашулар әти-әниләрдә зур кызыксыну уятты, дип билгеләп
үтте О.Воронова. Моннан тыш, партиянең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләрендә
халык өчен даими рәвештә квалификацияле
юрист консультацияләре белән депутат кабул итүләре уздырыла.
Агымдагы
ел башыннан партия активы мәктәбе дәресләре яңадан торгызылды, бүгенге көндә
аның тыңлаучылары - беренчел бүлекләрнең 100-дән артык сәркатибе. «Без мәктәп
эшен дәрес темалары шәһәр халкы көн саен
очраша торган көн кадагындагы мәсьәләләргә кагылырлык итеп төзергә тырыштык.
Дәресләрдә каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү
мәсьәләләре тикшерелде, шулай ук тыңлаучылар җәмәгать транспортында йөрүнең яңа
тарифлары, торак төзелеше үзгәрешләре турында мәгълүмат белән таныштылар», -
дип сөйләде О.Воронова.
«Чиста
ил» федераль проекты да партия өчен өстенлекле булып тора. Февраль һәм апрель
айларында партия инициативасы белән 2 түгәрәк өстәл үткәрелде, анда җыелучылар
экологик реформаны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Патриотик
тәрбия – партия эшенең тагын бер мөһим юнәлеше. Ольга Воронова Җиңү көнен
бәйрәм итүгә 74 ел тулу уңаеннан, партиянең Казан бүлеге 146-нчы укчы
дивизиясенең һәлак булган 50 Татарстан кешесенең исеме язылган истәлек тактасын
элү инициативасы белән чыгуын, моннан тыш, Җиңү көне алдыннан һәлак булган
якташларга куелган һәйкәл һәм аның янәшәсендәге Советлар Союзы Герое
Б.К.Кузнецов исемендәге Казан кадет
мәктәп-интернаты янындагы территория яңартылачагын сөйләде.
Партиянең
беренче дәрәҗәдәге бурычлары темасын
дәвам итеп, Казан Мэры Илсур Метшинн ТР Дәүләт Советына депутатлыкка
кандидатлар һәм ТР Дәүләт Советына депутатларны сайлау өчен алга таба «Бердәм
Россия» партиясеннән чыгарылачак кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүне
әзерләү һәм үткәрү мәсьәләсен күтәрде. Исегезгә төшерәбез, бу атнада Казан Мэры
«Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды.
Киңәшмәдә
катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, И.Метшин башкала партия оешмасы урыннарда
һәрвакыт актив эшләде, шәһәргә илнең уңайлы, заманча һәм кунакчыл
субъектларының берсе булырга ярдәм итте, дип билгеләп үтте.
Партия
эчендәге сайлаулар 26-нчы майда узачак. Илсур Метшин ассызыклаганча, Татарстан
– илнең яшәеш өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән 47 программа
гамәлгә ашырыла торган бердәнбер төбәге,
алар арасында торак, балалар бакчалары төзелеше, поликлиникаларны ремонтлау,
уңайлы мохит булдыру һәм башкалар бар. «Татарстан иң амбицияле проектларны
гамәлгә ашырырга сәләтле булуын берничә тапкыр исбатлады. Лидер төбәк
позициясен ныгыту мөһим», - диде И.Метшин.
Чыгышының
ахырында шәһәр башлыгы
20-нче апрель көнне ТР башкаласында шәһәр өмәсе узачагын искәртте һәм барысын
да
шәһәр җыештыру өмәсенә кушылырга чакырды.